16+

Кече яшьтән динне ничек аңлатырга?

Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, ислам динен, милли йолаларны өйрәтү буенча үз методикасын булдырып, балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга диннең асылын аңларга өйрәткән ул.

Кече яшьтән динне ничек аңлатырга?

Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, ислам динен, милли йолаларны өйрәтү буенча үз методикасын булдырып, балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга диннең асылын аңларга өйрәткән ул.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче лаеклы ялдагы тәрбияче Гөлфәния Тәлгать кызы ФАЗЛЫЕВА белән балага ничек итеп дини тәрбия өйрәтә башлау турында сөйләштек.    

– Гөлфәния ханым, балага гыйлем бирүдә зур осталык кирәк. Кече яшьтәгеләргә өйрәтүнең дә үз кагыйдәләре бар. Тәҗрибәле тәрбияче буларак, баланы кешеләр белән ничек исәнләшергә өйрәтергә?

– Балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп төрле итеп исәнләшергә өйрәтеп була. Бала яшьтәшен күрүгә: “Сәлам”, “Привет”, “Исәнме”,  дип эндәшә, чөнки алар бер-берсеннән күреп, шулай исәнләшергә кирәген үзенә сеңдерә. Тәрбияче, өлкәннәр белән “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар бакчасында эшләгәндә Җәлил абыегыз яки мәчеткә баручы әби-бабайлар керсә, сезгә алар “Әссәламүгәләйкүм”, дип эндәшәчәк, сез “Әссәламүгәләйкүм” яки “Вәгаләйкүм әссәлам”, диеп исәнләшергә тиешсез, дип аңлата идем. Әби-бабарыгызның өйгә килгән кунаклар белән ничек күрешкәнен карап, тыңлап торыгыз, күрешү ул – җылы сүз, кешенең хәлен, кәефен сорашу, аңа сәламәтлек теләү, дип әйтә, бакчада булганда әби-бабайлары, әти-әниләре кебек исәнләшүләрен сорый идем. Кешеләр белән генә түгел, бөтен тереклек дөньясы белән аралаштырырга тырыша идем. Мисалга, яз көне урамга чыккач, җылы яктан кайтучы кошларны күрсәк сәламли, кул болгап: «Исәнмесез, кошкайлар, исән-имин кайтып җиттегезме, канатларыгыз бик талмадымы?» дип хәлләрен белдек. Урамга йөрергә чыккач авыл кешеләре белән исәнләштек, машинадагы кешеләргә кул болгадык. Безгә җавап итеп кешеләр исәнләшә, машинадагылар кычкырта, баш селки, куллары белән сәлам бирәләр. Балалар моны күрә һәм хәтерләренә сеңдереп калдыра, исәнләшүне гадәткә кертә башлый. Сәламләшү – иң яхшы гадәт. Исәнләшеп йөрисез икән, димәк сез зур, акыллы бала, дип аларны үсендереп торырга кирәк.

–  Мөселманнар бала күзлегеннән кемнәр алар?

– Мәчетле авылда мөселманнар яши. Мөселман кешесе намаз укырга, түбәтәй кияргә, яулык ябарга, намаз укырга, мәчеткә йөрергә, ураза тотарга тиеш. Намаз укучы ир-егетләр – мөселман, яулык япкан кызлар мөслимә була, дип аңлатасың икән, бала бик тиз төшенә.   

–Аллаһы Тәгалә турында ничек дөрес итеп аңлатырга?

– Ашлык үстерер өчен җирне дә, агач үсә торган урманнарны да, яңгырны, җилне, кояшны да Аллаһ бар иткән. Болар барысы да  Аллаһ нигъмәтләре. Аллаһ Тәгалә күзгә күренми. Безгә матур итеп яшәрлек кояшны да, айны да бар иткән Аллаһка без иң матур сүзне әйтергә тиеш. Аллаһны зурлый торган иң матур сүз  – Ләәә иләәһә илләллаааһ! Бу сүзне әйткән кешенең күңеле чиста була, ул кеше Аллаһка якын була. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр кешеләр чиста күңелле булсын, начарлыклар эшләмәсен өчен: «Ләәә иләәһә илләллаааһ», – дип көненә 100 мәртәбә әйтергә кушкан. Без яхшы, дус яшәсен диеп тырышкан Пәйгамбәребезне: «Мөхәммәдүр расүүлуллаааһ», – дип зурлыйбыз. Тәсбих тарткан кешене күргәнегез бармы? «Ләәә иләәһә илләллаааһ», – диеп, тартып барабыз-барабыз да, иң соңгы сында «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мөхәммәдүр расүүлуллаааһ», – дип куябыз. Бу сүзне әйтергә өйрәнгән кеше, иң матур сүзне әйтә белә торган кеше иманлы, бәхетле була. Әти-әниләребез эшләгәч, хезмәт куйгач, Аллаһ безгә ризык бирә. Ашлык үсә, терлекләр үсә. Без үзебезгә ризык әзерләүче әти-әниләребезгә, Аллаһка рәхмәт әйтергә тиеш. Ашап бетергәч «Аллаһу әкбәр» дип дога кылабыз, «Әти-әни, рәхмәт, бик тәмле булды», дибез. Ашаганда ризыкны әрәм итмәгез, ипи валчыгын чәчмәгез. Безнең өебез җылы, ашарыбызга бар, Аллага шөкер. Ашауны, ипине беркайчан да әрәм итәргә ярамый. Ипинең өстенә әйбер дә куярга ярамый. һәрбер хөрмәтле әйбергә чиста кул белән генә кагылалар. Димәк, ашаганчы кул юарга кирәк. Безгә ризык бирүче Аллаһны телгә алып, «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим», дип ашый башларга, ризыкка уң кул белән үрелергә һәм уң кул белән генә ашарга, ризыкны  ризыкны чәчмәс өчен ашаганда күп сөйләшмәскә, басып ашамаска, ризыкны үзеңә кирәк кадәр генә алып ашап бете рергә, күп алмаска, чәчелгән ипи валчыгын әрәм итмичә ашарга. Ашап бетергәч «Аллаһу әкбәр» дип дога кылырга, Аллаһны олыларга, ризык әзерләүче кешегә рәхмәт әйтергә кирәк.

– Коръән китабын балалар телендә сөйләгез әле?

– Өлкәннәр кадерләп саклый, укый торган китап – Коръән, дип атала. Бу китапны чиста тастымалга, сөлгегә төреп, шкафта, шүрлектә саклыйлар, чиста килеш кенә кагылалар. Чөнки ул – изге китап. Аны теләсә ничек тотарга ярамый, чөнки ул – Аллаһ китабы. Бу китапны укыр алдыннан өлкәннәр тәһарәт алалар, юыналар. Чиста кием кияләр һәм «Бисмилләһ» әйтеп китапны кулларына алалар. Әлеге китап дөрес яшәргә, әшәкелекләр эшләмәскә, кешеләргә мәрхәмәтле, яхшы булырга өйрәтә торган китап. Бу китапны иманлы кешеләр укый, Коръән укып аларның иманнары ныгый, күңелләре чистара. Яхшы китап уку күңелгә шатлык китерә, ә начар китап уку  вакытны әрәм, кешене начар юлга итә.

– Балаларга Коръән аятьләрен кайчан өйрәтергә?

– Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе дә кыен. Чөнки һәр баланың үсеш алуы төрлечә. Кемгәдер 2-3 яшьтә, кемгәдер 5-6 яшьтә догаларны ятлый алырга мөмкин. Шуңа күрә аның үсешенә игътибар итәргә кирәк. Моннан тыш соңгы елларда балаларның телләре соң ачыла, логопедлар бер телне үзләштереп бетергәннән соң гына икенче телгә өстенлек бирергә куша. Һәр бала үзенчәлекле, монда бер яклы гына уйларга ярамый.

– Динебездә күркәм бәйрәмнәр шактый. Шуның берсе хакында балаларга ничек аңлатырга?

–Гарәбстан дигән илдә бик матур Мәккә шәһәре бар. Шул илнең Габдулла дигән егете Әминә исемле кызга өйләнгән, гаилә корган. Аларның баласы – Мөхәммәд туган. Ул кешеләрне яхшылыкка өйрәтүче Мөхәммәд пәйгамбәр булып үсеп җиткән. Мәүлед – туу дигән сүз. Мәүлед бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне, мөселманнар өчен зур бәйрәм. Мәүлед кичәсендә Коръән укыйлар, салават әйтәләр. Бөтен мөселманнар бу көнне бәйрәм итә.  Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап, олылап искә алалар, аңа мактаулар әйтәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһның сүзләрен кешеләргә җиткергән, кешеләрне яхшылыкка өйрәткән күркәм кеше. Бу көнне яхшы теләкләр теләп дога кылырга кирәк. Бөтен балалар әйбәт, күркәм булсыннар, пәйгамбәребез кушканча яшәсеннәр диеп бу көнне бәйрәм буларак билгеләп үтелә.  

– Рамазан ае, ураза хакында ничек аңлатырга?

– Рамазан ае – барлык мөселманнар өчен дә кадерле, җаваплы ай. Бу айда безнең изге китабыбыз Коръән иңгән. Бу айда мөселманнар ураза тота. Ураза нәрсә ул? Ураза вакытында өлкәннәр балалар йокыдан торганчы ашап куялар. Кояш чыкканчы торып ашауны  сәхәр дип әйтелә. Сәхәр – ул ниятеңне белдереп ашап кую, аннан көне буе, кояш батканчы ашамый-эчми тору. Кояш баткач ашауны “авыз ачу”, диләр. Кешегә көне буе ашамый, эчми торыр өчен зур сабырлык, түземлек кирәк. Шуңа күрә ураза тота торган айны – Рамазан аен сабырлык ае, диләр. Көне буе ашамый, эчми сабыр иткән өлкәннәр янында кычкырырга, чабышырга, ашарга, аларны борчырга ярамый. Без ураза тоткан өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәр балалары авырганда, сүз тыңламаганда, киреләнгәндә, каршы әйткәндә һәрвакыт борчылалар. Шуңа күрә бу чорда аларны борчырга ярамый. Алар ураза тотып, балаларына, якыннарына яхшы теләкләр телиләр, дога кылалар. Сабыр итеп ураза тоткан, яхшылыклар теләгән әби-бабайларга ямьсез сүзләр әйтмәсәгез, хөрмәтләсәгез, аларга карата яхшылык эшләсәгез – сез зур үсәрсез. Рамазан аенда өлкәннәр тәравих намазына йөри. Анда дога укыйлар, килгән балаларга җимешләр, конфетлар өләшәләр. Андый урыннарга өлкәннәргә ияреп балалар да бара ала.

– Гает турында да сөйләгез әле?

– Рамазан ае тәмамлангач, ир-атлар таң белән мәчеткә килеп, күмәкләшеп гает намазы укыйлар, яхшы сүзләр тыңлыйлар, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, теләкләр теләп дога кылалар. Матур теләкләр тели, бер-береңнең хәлен белешеп, күчтәнәчләр бирешә торган, бер ай буе тоткан уразаны бәйрәм итә торган көн. Ураза гаете узганнан соң 70 көн узгач Корбан гаете була. Үзебезнең татар, мөселман икәнлегебезне белеп үссеннәр диеп, бу көнне өлкәннәр мөселманнар гына ашый торган иттән ашлар, бәлешләр пешерәләр. Корбан ите ул – бисмилланы әйтеп, теләкләр теләп чалынган сыер, сарык ите. Аны бисмилла әйтеп ашаган кеше зур үсә, акыллы була. Гает көннәрендә кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлый, күчтәнәчләр бирә, кунакка йөрешә. Гаетләрдә һәр өйдә таба исе чыгаралар, коймак пешерәләр, мөселманнар иртәнге чәйне коймак белән эчә, бер-берсен бәйрәм белән котлый, бүләкләр өләшәләр. Безнең балалар бакчасында гает бәйрәмнәре җиткән саен Җәлил хәзрәт балаларга күчтәнәчләр өләшә. Бакчадагы балалар Кыш бабай елга бер килә, мулла бабай ике тапкыр килә, дип әйтәләр иде. Инде менә ничә еллар бу матур бер гадәткә керде, балалар гаетләрне көтеп ала.  

 – Яңа ел белән Нардуганны бергә бәйләп аңлатып күрсәтегез әле?

– Кыш бабай килә торган бәйрәм – Нардуган бәйрәме була. Көннәр кыскара, төннәр озая баш лый. 22 декабрьдә көн кыскарудан туктый, 24 декабрьдән көн минутлап озыная. Борынгы бабаларыбыз яктылык караңгылыкны җиңә диеп, Нардуганны бәйрәм иткәннәр, хәзер инде ул Яңа ел бәйрәме диеп йөртелә. Кыш бабай карлар яудырып, бозлар катырып, бизәкләр ясап Нардуган бәйрәме матур, күңелле булсын өчен тырыша. Кыш бабай көндез дә, төнлә дә сезне тәрәзә артыннан гына күзәтеп китә. Сезнең тәрбияле бала икәнлегегезне күреп, бүләкләр өләшә.

–  Гошер нәрсә ул?

– Басуларда игеннәр җыелып беткәч, әбиләр чуагы үткәч Сөмбелә бәйрәме, ягъни уңыш бәйрәме уза. Бу электән калган йола. Элеккеге елларда авылларда аны зурлап уздыралар иде. Аллаһ җирләрне яраткан, яңгырлар яудырган, мул итеп нигъмәтләр биргән – уныш җыелган. Аллаһ биргәнгә шөкер итеп, мөселманнар үзләре үстергән көзге байлыктан мохтаҗларга өлеш чыгаралар. Бу – гошер була. Гошерне мохтаҗ кешеләргә бирәләр. Шулай ук дини белем алучы шәкертләргә дә җибәрергә була. Үзең үстергән бәрәңге, кабак, кишер, суганны гошер буларак мәчетләргә илтергә була.  

– Бала өйдәге кешеләрне генә үзенең якын кешесе дип уйлый. Туганлык, кардәшлек, нәсел, шәҗәрә төшенчәсен ничек аңлатырга?

– Гадәттә, шәҗәрә агач формасында ясала. Шәҗәрәне өйрәткәндә агачны кеше белән чагыштырырга кирәк. Кешенең – аяклары, ә агачның – тамыры; кешенең –  гәүдәсе, агачның – кәүсәсе; кешенең – куллары, агачның – ботаклары; кешенең – бармаклары, агачның – яфраклары; кешенең – башы, агачнын очы бар, дип чагыштырып, агач формасында ясалган үзгә агачны шәҗәрә, нәсел агачы, дип балаларга күрсәтә башлыйсың. Агачка охшатып, туганнарның исемнәре язылган.  Нәсел – төрле өйләрдә яшәүче туганнар. Кайчандыр ерак бабайлар бер йортта яшәгән. Аннан гаилә корып, төрле өйләргә күчкәннәр. Болар хакында балага мисаллар белән гади телдә әйтергә кирәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading