16+

«Баланы мәктәпкә укырга кергәнчегә кадәр имезергәме?»

07 апреля 2025, 10:53
831
0
1
Уку өчен 9 минут

Социаль челтәрләрдә 7 яшьлек баласын имезүче әниләр турында фикер алышалар.

«Баланы мәктәпкә укырга кергәнчегә кадәр имезергәме?»

Социаль челтәрләрдә 7 яшьлек баласын имезүче әниләр турында фикер алышалар.

Психологлар кисәтә: «Бу юньлегә түгел».
Инде бернигә дә гаҗәпләнмим дигәннәр өчен тагын бер үзгә яңалык. Каршы алыгыз! Тынгысыз блогерлардан яңа тренд (бу сүзне мөгез чыгару дип аңлагыз. ред.иск.). Хатын-кызлар челлендж (интернет-роликлар жанры, аларда блогер видеокамерага биремне үти һәм аны социаль челтәрдә урнаштыра, ә аннары бу биремне үзенең танышына яки чикләнмәгән кулланучылар даирәсенә кабатларга тәкъдим итә ред.иск.) башлап җибәргән, янәсе кем үз баласын имезүен башкаларга караганда озаграк дәвам итә ала. «Балага күкрәк сөтен озак ашатырга буламы?» дигән баш исемле роликлар, «Ул һаман да имчәк суыра әле» һәм

«Минем балам һаман да әнисен имә» кебек сүзләр белән социаль челтәрләр тулган. Бу мәгънәсез ярышның лидеры җиде яшьлек кызын имезүен дәвам итүче хатын-кыз икән.

Комментарийларда чын шау-шу купкан. Кайберәүләр моны хуплый, табигый процесс, нигә оялырга, дигән фикерләр дә бар. Кайберәүләр аптырашта калган: мәктәпкә киткән баланың әнисен имүе гадәти күренешме?
«Бу нәрсә, сабыйлыкны озайту ысулымы? Әллә бала үсеп, үзегездән ераклашыр дип куркумы?». Наталья дигән кулланучы шулай дип язган. 
«Нигә шулай озак имезәсез? Ни өчен сез моны мәгълүмат кырына чыгарасыз, үзегезнең балаларыгыздан көлсеннәр өчен эшлисезме моны?» – дип ярсый Александр исемле комментатор.

Табигать яңалыкларга каршы: нигә табигый процесстан сенсация ясарга?
Шунысы кызык, челленджда катнашучыларның күбесе: «Бу табигый!» дигән фикердә. Алар аңлавынча, әгәр хатын-кызның тәне сөт бүлеп чыгара ала икән, димәк, бу процесс баланың яшенә карамастан тулысынча нормаль. Әмма биологлар оптимистик рухта түгел.
– Күкрәк сөте баланың яшенә карап үзгәрә, һәм өч яшьтән соң аның составы элеккеге кебек үк файдалы булудан туктый. Ана организмы кирәкле ферментлар җитештерүдән туктый, ә балага тулы канлы туклану таләп ителә, – дип аңлата нутрицолог Чулпан Мөслихова. – Мин үзем өч баламны да 1,3 айга кадәр имездем. Чөнки бала бу яшьтә инде әкренләп башка ризыклар да ашый башлый, имине әзрәк каба, һәм тора-бара күкрәк сөтенең файдасы аеруча 2 яшьтән соң кими бара. Шул ук вакытта хәзерге вакытта күп кенә хатын-кызларның организмы талчыккан була, күбрәк имезгән саен организмдагы витамин, микроэлементлар да кими. Бу күкрәк сөтенә дә кагыла. Шуңа да мин озак вакыт имезү яклы түгел.

Психологлар кисәтә: «Моның нәтиҗәсе тискәре булырга мөмкин»

Блогерлар видео караучылар санын җыйган һәм лайклар санаган арада, балалар психологлары чаң суга. Алар озакка сузылган имезү баланың физик сәламәтлегенә генә түгел, психик сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин, дип белдерә.
– Өч яшькә җиткән балада үзен шәхес буларак аңлау формалаша. Ул мөстәкыйль булырга, социумда җайлашырга, башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә. Озак вакыт имезү аның әнисеннән эмоциональ яктан аерылырга өйрәнмәвенә һәм аңа бәйле сабый позициясендә калуына китерергә мөмкин, - дип аңлата олылар һәм балалар психологы, гештальт-терапевт Гүзәл Хисмәтуллина.

Башкача әйткәндә, үзенә ышанмаган, карарлар кабул итә алмаган һәм авырлыкларны җиңә алмаган шәхес формалашырга мөмкин. «Әнидән киңәш сорыйм әле» – диюләре бу, әлбәттә, бик яхшы. Тик үсмер баланың әнисе алдына менеп утырып имүе акылдан шашарлык гамәл.

– Күкрәк сөтенең файдасы турында артык сөйләп тору да урынсыздыр, – дип үз сүзен дәвам итә Гүзәл Мәсгутовна. – Ул баланың физик һәм психик үсеше өчен дә бик кирәкле. Соңгы вакытта мин ул теманы еш күзәтеп барам. Клиентларым арасында да баласын 4 яшькә кадәр имезүче ханым бар. Күкрәк сөтен имезү буенча белгечләр яшь әниләргә ярдәм итә. Минемчә, бик кирәкле һөнәр ияләре. Әлбәттә, файдалы киңәшләре дә ярап куя. Әмма, шул ук вакытта, баланы 4-5 яшькә кадәр имезергә кирәк, моңарчы аерырга ярамый, стресс булмасын дип фикерләүчеләр дә бар. 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгьлүматлары буенча, баланы ике яшькә кадәр имезү тәкъдим ителә. Аннан соң инде файдасына күрә зыяны күбрәк дип уйлыйм мин. Бу зыян күбрәк баланың психикасына да йогынты ясыйдыр. 
Ике яшькә кадәр имезү турында шундый мәгълүмат та бар. Күкрәк сөтендә баланың төрле чир, инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра торган антитәнчекләр бар. Алар беренче алты айда күкрәк сөтендә күп күләмдә була икән. Бала күкрәк сөтен имгән вакытта алар аны саклап тора. Ә нәкъ 2 яшь тулган вакытта бу антитәнчекләр янәдән күбәя. Бу инде нәкъ менә шул вакытта баланы имидән аерырга кирәк дигәнне аңлата. 

– Бәлкем, күкрәк сөте тулы күләмдә азыкны алыштыра дип фикерлиләрдер...
– Балага күкрәк сөте имезү ул әле азык ашату дигәнне генә аңлатмый. Күкрәк сөтен имгән вакытта бала белән ана арасында бик тыгыз эмоциональ бәйләнеш барлыкка килә. Бу үзгә хисләр гормональ фон белән дә бәйледер. Үсә төшкәч, бала әнисе белән аралаша башлый. Күз белән контакт барлыкка килә, сабый әнисен тота башлый, битләрен, кулларын капшап карый. Балага бер яшь тулганчы, бу күренеш бала өчен бик мөһим, файдалы. 
Фрейд буенча, психоанализда бала туып, бер яшь тә алты айга кадәрге чор ораль стадия дип атала. Әлеге чор баланың авызы аша үзен канәгатьләндерү вакыты дип атала. Үзегез дә күргәнсездер, бер яшькә кадәрге балалар бөтен әйберне авызына тутыра. Күкрәк сөте имеп үскән балалар стресска каршы торучан, әнисе белән даими контактта. Әлеге фактор кешенең шәхес буларак формалашуына, башкалар белән аралашуына да уңай йогынты ясый. Бу вакытта әниләргә сизгер булырга өндәр идем. Чөнки бала ачлыктан гына еламый, димәк, аңа нидер булган, нидер җитми. Мәсәлән, бер яшькәчә бала әле сөйләшә алмый, көйсезләнә, әнисенең битләренә суга, үзенә карата игътибарны җәлеп итәргә тели. Ә яшь әни телефонда утыра. Ул аны-моны абайламыйча, бала ач дип уйлап, түшен ача да тизрәк баласына күкрәген каптыра. Ләкин сабый моны таләп итми, ул аны төкереп чыгара, кирәк түгел ди, ләкин әнисе янәдән шул ук гамәлен кабатлый. Әни кешенең баласы белән контактта булмавын күрсәтә инде бу. Әлеге күренеш гел кабатлана икән, күкрәк сөте белән эмоциональ бәйлелеккә китереп чыгара. Әни кеше балага нәрсә кирәген аңларга тиеш, бала чыннан да ашыйсы килеп елыймы, йә булмаса, аңа башка төрле аралашу кирәкме. Сабыйга ике яшьләр тирәсендә аны башка төрле тынычландыру формасы эзлибез. Икенче бер мәсьәлә, ни өчен әни кеше баланы күкрәк сөте имезүдән аеруны суза килә. Бәлкем, баланың яше барган саен күкрәк сөте имгән вакытта ул үзен кирәгрәк итеп тоядыр? Икенче бер фактор, баласын 4-5 яшькә кадәр имезүче ханымның ире белән мөнәсәбәтен анализларга кирәктер. Бала әтисе белән әнисе арасында киртә булып тормыймы микән? Чөнки, әйтик 5 яшьлек бала әнисен имә икән, димәк, ул аның белән йоклый да. Бу ир белән хатын арасындагы проблемаларны каплаучы, шуларны чишү ысулы булып тора. 

– Ә инде мәктәпкә укырга кергән баланың әнисе итәгенә утырып имүен ничек анализлыйсыз?
– 5-6 яшьлек баланы имезү күренешен социаль челтәрләргә кую минем өчен сәер күренеш. Әлеге әниләргә карата бик күп сорау туа, бу гамәлләрен һич тә аңлап булмый. Берничә ел элек шундый төр фото бер социаль челтәрдә йөрде. Хәтта психологик форумнарда төрле фикер кузгатылды. Бер ханымның 6 яшьлек кызын имезү күренеше тасвирланган иде анда. Минемчә, бу баланың чикләрен бозу, биредә психологик-сексуаль тайпылыш та булырга мөмкин. 
Әмма иң мөһиме – физиология түгел, ә психикага йогынты. Үзегез уйлап карагыз: бала үсә, тышкы дөнья белән бәйләнешкә керә, аннары өенә кайта... һәм... имә. Аңа коллективта җайлашу, яшьтәшләре белән аралашу нык авыр булачак. 

Татарстан блогерлары ни уйлый?
Мондый видеолар шулкадәр кискен бәхәсләр тудыра ки, социаль челтәрләрдәге комментарийлар сугыш кырын хәтерләтә.

Рәсим Хаҗиев, блогер. "Именно шулай" телеграм каналы хуҗасы.

– Кешеләр лайклар һәм үзен күрсәтү өчен нәрсә генә уйлап чыгармый. Үз балаларын халык алдына чыгарып акча эшлиләр. аларга соңыннан психологта дәваланырга туры киләчәк бит, ә бәлкем психиатрның ярдәме дә кирәк булырга мөмкин. 
Хәер, хәзер бернәрсәгә дә шаккатырга кирәкми. Шәхсән үзебезгә килгәндә, кызыбыз 2 яшьләрдә имүен ташлады. Ә малай әле дә имә, аңа 1 яшь тә 2 ай.

Илүзә Хөснетдинова, аш-су блогеры.

– Хәзер блогерлар социаль челтәрдән кулланучыларны ничек тә шаккаттырга, нәрсә төшерергә белми.  Шуңа әнә күкрәкләрен ачып күрсәтәләр. Янәсе, «подписчик» җыялар. Югыйсә, 7-8 яшьлек балалар үзләре үк телефонда утыра, интернетка керә. Алар катнашындагы видеоны күргән яшьтәшләре алардан көләргә мөмкин. Мин мондый трендка каршы, катгый каршы. Дөнья үзгәрде дип лаф оралар, ул үзгәрмәде, халык үзгәрде. Шәхсән үзем зур кызымны – 1 яшь тә 9 айлык, Розаны – 1 яшь тә 7 айлык, Ридван улымны 1 яшь тә 7 айлык вакытында ташлаттырдым.

 

Педагог карашы: «Балалар сезнең уенчык түгел»

Румия Мостафина, 
КФУда мәгариф Департаментының әйдәүче белгече, педагог. 

– Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат туплау чоры. Баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, үзем икенче улым белән анатол курсын үттем. Музыка тыңладым, аңа бишек җырлары җырладым. Аңа карында җайсыз икән. Бу сизелә бит, аңа җайлырак итеп утырырга тырыштым. Шигырьләр сөйли идем. Барлык 9 ай буе анатол курсы үттем. Тәрбия дигән сүзнең асылы тирәндәрәк ята бит, ул үз эченә ашарга, киенергә, үзенең артыңнан җыештыра белергә өйрәтергә кирәк. Моннан тыш, тулы канлы шәхес буларак формалашу юлында кеше төрле этап үтә, бу дөньяга ул тешсез килеш туа. Аннан соң тешләре пәйда була. Бу әнисенең күкрәк сөтен имү вакыты бетүен, мөстәкыйль рәвештә каты азык ашарга өйрәнүен аңлата. Ә әнисенең күкрәк сөте артта калган этап буларак бара. Хәзер күп кенә балаларның тешләрен төзәттерәләр, коррекциялиләр. Бу, беренче чиратта, каты ризык ашамау аркасында барлыкка килә. Сабый балага кимерер өчен алма, яки кишер кисәге бирергә кирәк. Физиологик яктан үсү өчен бик мөһим, кирәкле процесс. 
Гомумән алганда, балага күкрәк сөте имезү интим әйбер. Аны бөтен халыкка чыгарып күрсәтү тәрбиясезлекнең, эгоизмның бер чагылышы дип уйлыйм. Әни кеше баласының психологик яктан үсеше турында уйламый. Үзеңә беркетеп кую – катастрофа. Соңгы арада бик күп семинарларда булырга туры килде. Аларда әйтелгән төп фикер – суицидаль дәрәҗәгә барып җиткән балалар бик күп. Кызганычка каршы, Казанда балалар өчен психиатрия хастаханәләре авырулар белән тулган. Ул балаларга 10-12 яшь. Аларның травмалары сабый чактан, карында ук башланган. Әти-әниләр, әби-бабайларның тискәре рольләре дә бар. Балаларны шәхес буларак формалаштырырга, үстерергә, мөстәкыйльлек тәрбияләргә  кирәк. Балалар курчак түгел, менә мин уйнадым да, хәзер туйдым. Бар үзең яшәп кара дип әйтә алмыйбыз. Үзеңне социаль челтәрдә таныту өчен баланы корал буларак куллану акылсызлык дип уйлыйм. 

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

– «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала тапкан аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен. Бала тудырган кеше, хәленнән килгәнчә, балаларын яхшылык белән ашатырга һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс», - диелә. Ислам баланы ике ел имезүне мәҗбүри итеп куймый. Ләкин «бала тудырган кеше хәленнән килгәнчә балаларын яхшылык белән ашатырга тиеш».
Аллаһы Тәгалә Коръәндә баланы ике яшькә хәтле имезү турында әйтә. Күбрәк ярамый. Әгәр бала имүне иртәрәк ташлый икән, гөнаһ юк. Тик, кызганыч, яшьләр арасында хәзер имезмәү модада. Күкрәк формасы үзгәрә, авырлыгым арта, дип яки башка сәбәпләр табып, имезүдән туктыйлар, баланы ясалма тукландыруга күчерәләр икән, бу дөрес гамәл түгел. Әнинең хәле булмаса, ул авырса, сөте сабыйга туры килмәсә, табиб кушуы буенча да баланы күкрәктән аерырга мөмкин. Рәсүлебез (с.г.в.), хатын-кыз бала тапканда беренче тулгакны кичерү белән Аллаһы Тәгалә аның бөтен хата-гөнаһларын кичерә, ди. Имезгән саен сәдака санала. Бер тамчы күкрәк сөте дә түләүсез калмый, әҗере бара. Һәр тамчы күкрәк сөте белән анага савап языла. Ана сөте белән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелек кебек сыйфатлар, тәрбия керә. Рәсүлебез (с.г.в.), сабый йөрәк астында булганда да барысын ишетә, ди. Тәрбия эшен бала карында чакта ук башларга кирәк. Сабыйны “бисмилла” әйтеп имезү хәерле. Бала әти-әни мөнәсәбәтен, үзенә карата игътибарны тоеп, күреп, барлык гореф-гадәтләрне сеңдереп үсә. Аллаһ бәрәкәтле гомер бирсен.

Баланы имезү аның дөрес үсеше өчен мөһим
Республика стоматология поликлиникасының балалар бүлеге мөдире, балалар стоматологы Наилә Хөснуллина әнә шундый фикер белән уртаклашты.

– Беренчедән, суыру рефлексы формалаша. Икенчедән, ана сөтендә витаминнар һәм кальций бик күп, бу бала өчен бик мөһим. Ә тагын - бала имгәндә, авызы буш түгел, ул тумыштан ук дөрес суларга өйрәнә.  Имү рефлексы нәтиҗәсендә бала мускуллары үсә, бу казналыкның дөрес формалашуына ярдәм итә. Игътибар, баланы туганнан алып бер яшькә кадәр имезергә кирәк – нәкъ менә шул яшькә суыру рефлексы кими. Тугыз айдан бала ризыкны кашыктан яларга өйрәнсен өчен өстәмә ризык кертә башлау мөһим, бу исә теш казнасының алга таба дөрес үсешенә ярдәм итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы баланың гомеренең беренче алты ае дәвамында бары тик имезүне генә тәкъдим итә, ә аннары, ана һәм баланы канәгатьләндергән очракта, өстәмә тукландыру кертү белән бергә, аны ике елга кадәр һәм озаграк дәвам итәргә киңәш итә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading