Кечкенә генә бер тыныш билгесе ноктаның бу өч көндәге кебек почетта булганы булдымы икән... Дәрәҗәсе буенча өндәүне дә узып китте. Бөтен кеше телендә шул нокта.
Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә оештырылган турнирның җирәбәсе вакытында: "Ике команда кәгазьләренә нокталар куелган", - дигән сүз яшен тизлеге белән таралды, исемнәр күрсәтелми генә төрле төркемнәргә китте. Турнир буе сүз шул хакта булды. Җирәбәне яңадан оештырганнар. "Өчәр тапкыр алышындык инде, Лилия апа", - диде кайбер көрәшчеләр. Әле җирәбә кыйссасы, әле кәгазьдәге ялгышлыклар... Мәш киләләр.
12 апрельдә ярышка килгәч тә, кайберәүләр исәнләшер-исәнләшмәс борын, шуның буенча ябыштылар: журналистлар язмый, безнең команда булса язарлар иде әле, моңа хәтле дә шулай булган инде бу... Акланып түгел, җавап итеп, бераз үзем дә сезне гаепләп һәм сезнең шикелле, исемнәрсез язам әле менә. Бердән, шулай булды дип конкрет атап язарга, җирәбә уйнатучылар янында басып тормадык. Ник бу хәл килеп чыккан? Нәрсә караганнар? Кемнәр җаваплы моңа? Әгәр шулай булган икән, ни өчен гаеплеләрне ачыклап, урында ук ниндидер чаралар кылынмый? Язма өчен дип сораштыра башлагач, аңлатучыларның фикерен үз исеме белән белдерәселәре килми башлады. Аңлашыла, һәркайсының яхшы булып каласы килә. Әле шундыйлары бар: "Яз син боларны, только мине кертмә инде", - дип төгәллиләр дә, яныңнан китеп, әле генә сүгеп аткан кешеләр янына барып басып, аларга мактау сүзләре яудыралар. Ничекләр шулай булдырып бетәләр... Өйрәнәсе иде шундый алымнарны бераз. Көрәштә аеруча килешле һәм актуаль алым бугай ул.
Ярыш вакытында миңа гаеп аткан кайбер вәкилләргә: "Фикереңне әйт, язармын", - дигәч, "ярар" диючеләре дә соңыннан җавап та язып тормады. Әйткәнемчә, шушы җирәбә тирәсендә эшләүчеләрнең дә кайберләре: "Минем исемнән бирмә инде. Тегесеннән-монысыннан яхшы түгел"дән ерак китмәде. "Исбатланганмы соң бу?" - дип комментарий бирергә теләмәде өченчеләре. Ял көнемне әрәм итеп, "расследование" үткәреп утырдым менә шулай куркак "батырлар" белән язышып. Әле үземне мәгълүматка баетучылар аудиоязмаларын да бер тапкыр гына тыңлап була торган итеп салган. Саклана беләләр. Алтынчылары: "Анда нокта дип бәйләнсәң, кайсы кәгазь бөкләнгән, кайсысының чите ертылган, ручка сызылып киткән... Ике түгел, әллә ничә команданы гаепләп була", - дип аңлатты. "Акны - ак", "караны - кара", - дип төгәл аңлатып бирегез сез. "Шулай да булырга мөмкин. Болай да булырга мөмкин", - ише фаразларга гына таянып эш итеп булмый. Журналистиканың үз кагыйдәләре бар. Көрәштә яхшы да ул, ай саен булмаса да, ел саен кагыйдәләрне үзгәртү мөмкинлеге бар. Журналистикада алай түгел. Шарапҗан әйтмешли, сказал - больше не сказал.)
Яңа кагыйдәләр дигәннән, арып бетте кайбер көрәшчеләр аякны кую-алу тәртипләре белән). Яңалыкка ияләшергә дә вакыт кирәк шул. "Батырлар илендә" каналында администратор куйган комментарийлардагы әйтмешли, "ноги, ноги, аяклар...". Колакта әле дә яңгырап тора. Хөкемдарлар да арыгандыр аңлата-аңлата һәм кисәтә-кисәтә. Киләсе ярышларга хәтле барысы да ияләшеп бетәр. Аннары тагын яңалары чыгар... Бер кабынып алабыз да тагын тынабыз. Шулай бара инде ул. Аңлашылмаган ситуацияләр, бәхәс-ызгышлар, сату-алулар ярыш саен булып тора инде, яңалык түгел. Аларына шаккатмый башладык. Намус белән, тырышып, чын күңелдән һәм матур көрәш күрсәтеп, бәхәсләшмичә, бәхәсләргә юл куймыйча җиңү яулаган көрәшчеләребезгә рәхмәт!
Лилия ЙОСЫПОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар