Дәүләт думасының түгәрәк өстәлендә яңгыраган тәкъдим.
“Ах, син Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?” – дип язган Габдулла Тукай. Бу сүзләргә быел 120 ел була, ә Дәүләт Думасы ай саен диярлек берсеннән-берсе кызыклы тәкъдимнәр белән шаккаттырып тора. Әллә юри эшлиләр инде. Безнең бәхет, һәр тәкъдим дә тормышка ашмый.
Дәүләт Думасында узган түгәрәк өстәлләрнең берсендә әтиләргә «тугрылык» өчен премияләр түли башларга тәкъдим иттеләр. Медиаменеджер Иван Бакуров фикеренчә, акчаны "ана капиталы" очрагындагы кебек бала тугач, «болай гына» бирергә кирәкми. Ир-ат, чыннан да, гаиләсенә тугрылыгын исбатларга тиеш.
«Бер ел үтте, мәсәлән. Аерылышмадың, икенче хатын янына китмәдең. Миллионыңны ал», – ди ул. Шул ук вакытта, аерылышып яңадан гаилә корсаң, премиядән мәхрүм буласың. Иптәш Бакуров моны «бер әти – бер гаилә» сәясәте дип атаган.
Депутатлар канун һәм акчалата ярдәм телендә сөйләшкәч, без дә шулай фикер йөртеп карыйк инде. Россия Федерациясе гаилә кодексының 31 маддәсендә: “Ир белән хатын гаиләдәге мөнәсәбәтләрен ихтирам һәм ярдәмләшү нигезендә төзергә, гаиләнең иминлегенә һәм ныгуына өлеш кертәргә, балаларының иминлеге һәм үсеше турында кайгыртырга тиеш”, – дип язылган. Бер-берсен ихтирам иткән кешеләр яңа гаилә кору турында уйламыйлардыр, шәт. Аерылышырга теләгәннәр бер елдан соң миллион алам дип тә көтеп ятмыйлар. Гаиләдә бер-бересенә карата хөрмәт булмаган кешеләрне миллион гына саклый аламы икән?
Бәйләнделәр, шул бер миллионга. Кайда тишек, шунда ямау булып йөри. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне дә җайлы гына миллион белән хәл итеп куярга уйлыйлар менә.
Гаилә сүзе – үзе үк асылда тугры булуны күздә тотмыймы соң? Рәсми язылышып та, ир хатынына, хатын иренә хыянәт итсә, алар барыбер гаилә буламы? Бергә яшәп, тугрылык саклап, бер-берсен хөрмәт иткән, әмма язылышмаган кешеләрне нишләтергә? Аңлап бетерү кыен. Әле бу ике генә мисал. Ә чынбарлыкта гаилә мөнәсәбәтләренең нинди генә формалары очрамый. Һәркем намуслы гаилә тормышы алып барса, нинди дөньяда яшәрбез икән? Әдәби әсәр, музыкаль композицияләрнең яртысы язылмас иде, һичшиксез. Чөнки яралы йөрәкләр булмас иде.
Шунысы да кызык: тугрылык өчен премияне ир-атларга бирүне ир-ат тәкъдим итә. Ирләр, димәк, өстәмә түләүләрсез генә тугры була алмый дигән сүзме инде бу? Алай булгач, премияне хатын-кызларга да бирергә кирәк. Ирләр тугры булган өчен кэшбэк алганда, хатын-кызлар хыянәт итә башламагае.
“Кайгыда да, шатлыкта да; байлыкта да, фәкыйрьлектә дә; авырлыкта да, рәхәттә дә” – дип вәгъдәләшә парлар. Шушы вәгъдәләргә тугры кала алганнарны бүләкләсәләр, бер дә каршы килмәс идек. Әле анысын да тикшереп булмый. Филиппин утрауларында әнә гаилә сагына хокук сакчылары баса. Хыянәт ачыкланса, кеше 2 елдан 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә ала икән. Бәлки, монысын сынап караргадыр? Хәер, кайвакыт белергә теләмәү дә гаеп түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар