Соңгы айларда Россиядә куркыныч һәм агрессив машина йөртүчеләргә карата яңа хокук куллану тәҗрибәсе формалаша башлады.
Скопировать ссылку
Соңгы айларда Россиядә куркыныч һәм агрессив машина йөртүчеләргә карата яңа хокук куллану тәҗрибәсе формалаша башлады.
Элек сирәк кулланылган Россия Федерациясе Җинаять кодексының 267.1 маддәсе (“транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләүгә янаучы гамәлләр”) хәзер урам дрифтерларына да кагыла.
Каспийскидан Казанга кадәр Ел башында Каспийскида Porsche Cayenne белән каршы як полосадан зур тизлектә йөргән шоферга 180 мең сум штраф билгеләнгән. Бу – 267.1 маддә буенча чыгарылган карарларның берсе.
Татарстан башкаласында да мисаллар җитәрлек. Кремль урамында BMW белән дрифт ясаган 2007 елгы егет, Ташаяк урамындагы парковкада “ВАЗ-2107” белән куркыныч узышлар оештырган 2004 елгы казанлы – болар барысы да социаль челтәрләрдәге видеолар аша ачыкланган очраклар. Башта аларга Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы маддәләре буенча беркетмәләр төзелгән. Әмма хокук саклау органнары аларның гамәлләрендә җинаять составы билгеләре дә күргән. Әлеге хокук бозулар буенча алга таба суд хәл итәчәк. Ә җинаять җаваплылыгы — ул инде гади штраф түгел. Бу — кешенең киләчәгенә тәэсир итүче тамга.
– Юл-транспорт һәлакәте статистикасы — коры саннар гына түгел. – ди ул. – Алар артында гаиләләр, өзелгән язмышлар, күз яшьләре. Дрифтерларга җәза табылды, диләр. Әмма чын сорау башкада: без юлларда батырлык күрсәтү культына нокта куя алырбызмы?
“Юл – ярыш мәйданы түгел”: машина сөючеләр ни ди? Агрессив машина йөртү турында сөйләгәндә, гадәттә, без хокук саклау органнары позициясен ишетәбез. Әмма юлда иң күп вакыт үткәрүчеләр – машина сөючеләрнең үзләре бу хәлгә ничек карый? Бу сорауга җавап эзләп, без автосөючеләр фикерен тыңладык.
“Бер секундлык хата – фаҗига”
Рөстәм Гәрәев – автосөюче һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәрриреагрессив йөртүгә карата тискәре мөнәсәбәттә. – Мин кайчак махсус рәвештә юл чатларын күзәтәм. Ян белән “очып” узучы машиналар, светофорда туктамыйча диярлек кисеп керүләр, каршы полосага чыгып маневр ясаулар – болар барысы да “контрольдә” кебек күренә. Әмма бу – иллюзия генә. Юк кына дип уйлаган вакыйга да юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Автомобильгә зыян килсә – бер хәл, ә җәяүлеләр кичүендә кешеләр булса? Кыш көне бу бигрәк тә куркыныч, – ди ул. Бу сүзләрдә һич ялган юк. Бары тик тормыш тәҗрибәсе. Рөстәм Гәрәев агрессив йөртүчеләрне тулысынча “дошман” итеп карамый. Аның фикеренчә, бу – автомобиль культурасының бер өлеше. Әмма ул урамда түгел, махсус мәйданчыкларда яшәргә тиеш.
– Адреналин кирәк икән – автодромга бар. Вакытка бәйле узышларда катнаш. Дрифт буенча рәсми ярышлар бар. Урамда “герой” булып күренергә теләүчеләр автодромга чыкса, призлы урын ала алмас иде, – ди ул. Бу фикер күп нәрсә турында сөйли. Урамдагы “батырлык” еш кына чын осталык түгел, ә җавапсызлык кына.
Җәза кирәкме? Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыятенең төбәк җитәкчесе Юрий Кулагин фикере кырысрак: җәза мәҗбүри булырга тиеш. Агрессив йөрү – җәмгыятькә ачык чакыру, ди ул. Иң мөһиме – мондый йөртүче аңлы рәвештә башкаларны куркыныч астына куя.
Комментарийлар