Шул ук вакытта, аныңча, акча җиткерә алмаудан гына түгел, пенсионерлар балалары яки оныкларына булышу нияте белән дә эшләп йөрергә мөмкиннәр. Моннан тыш, социаль яктан актив булып каласы килү теләге дә юк түгелдер.
Бу тенденцияне рекрутинг агентлыгының сораштыруы да раслый. Аның нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 61 проценты пенсиягә чыкканнан соң да эшләргә планлаштыра.
“Пенсия янына ярап тора ул акча”
Казанда яшәүче 65 яшьлек Шамил абый Абдуллин да пенсиягә чыктым дип өйдә утырмый. Ул гомер буе инженер булып эшләгән. Пенсия яшенә җиткәч тә эшләп йөргән әле. Хәзер исә бер кечкенә генә оешмага сантехник булып урнашкан. “Хезмәт хакым күп түгел, эшемне дә авыр дип әйтә алмыйм. Проблема килеп чыкканда гына чакыралар. Пенсия янына ярап тора ул акча. Ә менә яшь кеше өчен бу хезмәт хакы бик аз. Килүче дә юк, эзләмиләр дә бугай”, – ди ул. Хатыны да пенсиядә, ул оныкларын караша. Аның эше минекеннән авыррак, хезмәт хакы да түләнми, дип шаярта Шамил абый.
Әлфия апа белән Тәлгать Мансуровлар да эштән туктарга җыенмыйлар. Икесе дә үзләре пенсиягә кадәр эшләгән оешмада хезмәт куялар. 66 яшьлек Әлфия апа башта куркынычсызлык хезмәтендә, аннары шунда ук склад мөдире булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, намуслы, тырыш хезмәткәрне җитәкчесе җибәрәсе килмәгән. “Берничә эш тәкъдим иттеләр, өлкәнәйгән әниемне карарга да кирәк булгач, тулы көнле эш сайламадым, идән юучы булып урнаштым. Иртән килеп эшлим дә, кайтып әнине карап киләм. Аннан кабат килеп юам. Коллектив та, җитәкчелек тә әйбәт. Мөнәсәбәт яхшы булгач, сәламәтлек булганда эшләп йөрибез. Без эшләп үскән буын, мөмкинлек булганда эшләмичә ятуны күз алдына китереп булмый. Бездә идән юучыларның барысы да пенсионерлар. Пенсия акчасын кысып тотып яшәп буладыр, әмма тәмле әйбер дә ашыйсы, балаларга да булышасы, диңгезгә ял итәргә дә барасы килә”, – ди Әлфия апа.
“Кемгә дә булса кирәклегемне тоясым килә”
«Солита Плюс» җәмгыяте директоры Лилия Ибраһимова әйтүенчә, пенсия яшендәге кешеләр элек тә эш сорап мөрәҗәгать иткәннәр, хәзер дә киләләр.
– Эш сорап килүчеләр арасында өйдә утыра алмыйм, кеше арасына чыгасым, кемгә дә булса кирәклегемне тоясым килә диючеләр дә, бераз булса да пенсиямә өстәмә акчасы булыр дип әйтүчеләр дә бар. Яшь категориясенә килгәндә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 68 яшендәгеләр дә бар. Алар күбесенчә авыру яки өлкән яшьтәге кешене карарга алыналар. Әмма безнең төп шарт – бу өлкәдә тәҗрибәләре һәм белемнәре булу. Кеше җаена тора белүе һәм аралашучан булуы да мөһим. Бала караучы итеп тәрбияче булып эшләгән кешеләрне урнаштырабыз. Әлбәттә, бала кару өчен яшьрәк кешеләр кирәк. Әмма әти-әниләр бала җанлы, нечкә күңелле актив апаларны шулай ук теләп чакыралар. Алар гадәттә атнага берничә көн берничә сәгать кенә эшлиләр. Атнага биш тапкыр көне буена эшлисе булганда инде яшьрәкләр кирәк. 60-65 яшьтәге тәҗрибәләре булган ир-атларны бакча эшләрен алып барырга чакырырга мөмкиннәр, – ди әңгәмәдәшем.
Эшче көчләр җитми
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов эшләүче пенсионерларның саны артуны кадрлар кытлыгы белән бәйли.
– Күп кенә предриятие-оешмалар, эшче көчләр җитмәү сәбәпле, тәҗрибәсе булган өлкән яшьтәге кандидатларны да алырга әзер. Шул ук вакытта мондый шартларда пенсионерларга да күңелләренә яткан үз квалификациясе буенча эш табу җиңел. Хәзер эш сораучының яшенә бик үк карамыйлар, – ди ул. – Икенче сәбәп итеп цифрлаштыру технологияләренең алга китүен атарга була. Цифрлаштыру читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә. Әйтик, пенсиядәге бухгалтерлар, хәзер репетитор булып эшләүче пенсиядәге укытучылар өйдән торып эшлиләр.
Өченче сәбәпне дә атап үтте, ул да булса – кешеләрнең гомере озая бару һәм дөрес яшәү рәвешенең популярлашуы. “Кешеләр сәламәтлекләре турында кайгырта башлады, бу да аларга өлкән яшьтә дә активлыкны сакларга булыша” ди белгеч.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегеннән алынган саннар да эшләүче пенсионерларның саны артуын күрсәтә: 2023 елда аларның саны (2024 елның 1 гыйнварына) – 207 044 кеше булса, 2024 елда (2025 елның 1 гыйнварына) – 221 531 кеше.
Сүз уңаеннан: 1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада пенсионерларның гомуми саны 1 105 452 кеше тәшкил итә, шулардан иминият пенсияләре алучылар – 1 020 238 кеше (яки 92,3 проценты).
Татарстанда соңгы өч айда 61 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында резюмелар саны буенча топ-10 белгечлек
Машина йөртүче – 6 процент
Каравылчы – 6 процент
Бухгалтер – 4 процент
Производство-техник бүлек инженеры инженер-сметчик – 2 процент
Администратор – 2 процент
Куркынычсызлык хезмәте белгече – 2 процент
Инженер-конструктор, инженер-проектлаучы – 2 процент
Упаковщик, комплектовщик – 2 процент
Производство җитәкчесе – 2 процент
Идән юучы, җыештыручы – 2 процент
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар