16+

«Без тарихта эзлебез» фестивале: Татарстанның иң үрнәк гаиләләре кемнәр?

«Без тарихта эзлебез» фестивале милләт хәтерен барлады.

«Без тарихта эзлебез» фестивале: Татарстанның иң үрнәк гаиләләре кемнәр?

«Без тарихта эзлебез» фестивале милләт хәтерен барлады.

7 июль көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының өр-яңа бинасында сигезенче тапкыр үткәрелгән «Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең финалы узды.

Залга җыелган һәр гаилә, һәр бала, һәр ак яулыклы әби күңелендә бер үк хис - безнең көчебез нәсел тамырларында. Тамырын белгән кеше генә киләчәген нык итеп кора ала.

Фестиваль елдан-ел республикабызның иң күркәм мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелә бара. Быел да ул Татарстанның һәр почмагын колачлады. Муниципаль этапларда 37 районнан, Казаннан һәм Чаллыдан 152 гаилә катнашкан. Зона этабына 42 иң көчле гаилә сайлап алынган. Ә республика финалына милләтебезнең һәм республикабызда яшәүче халыкларның байлыгын күрсәткән алты гаилә генә күтәрелә алды.

Гасырлар аша килгән язмышлар
Финалга чыккан һәр гаилә – үзе бер китап, диярсең. Нурлат районыннан килгән Артамоновлар 1714 елдан башлап 11 буын шәҗәрәсен саклап килә икән. Бөек Ватан сугышы елларындагы фаҗигаләр, гаилә учагын саклап калган көчле рухлы Марфа әби, өй музеенда кадерләп сакланган ядкәрләр болар барысы да тарихның тере битләре булып яңгырады.

Теләче районының Гарифовлар нәселе тарихы XVII гасырга барып тоташа. Алар арасында мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр бихисап. Бу нәселнең тарихы белемгә һәм Ватанга хезмәт итү тарихы.

Әгерҗенең Гончаров-Габитовлар гаиләсе исә ике милләтне, ике шәҗәрәне бергә үргән. Рус-япон сугышыннан алып бүгенге көнгә кадәр илне саклаган батырлар, буыннан-буынга килгән умартачылык, милли ризыклар, борынгы сандык һәм бизәнү әйберләре барысы да гаилә хәтеренең кыйммәтле хәзинәсе.

Алексеевск районыннан Егоровлар гаиләсе өчен бал кортлары кәсеп кенә түгел, тормыш фәлсәфәсе дә. «Безнең көч – бердәмлектә!» дигән девиз аларның һәр чыгышында яңгырады.

Кайбыч районы Мышевлар нәселе риваятьләрне дә, тарихи дөреслекне дә саклап килә. Бер гасырлык сарафан, иске фотолар, фронттан әйләнеп кайтмаган туганнар турында истәлекләр залда утырганнарны битараф калдырмады.

Ә Түбән Каманың Хәсәнҗановлар гаиләсе тамырларын хәтта XVII гасырга кадәр җиткергән. Алар бүген дә 800дән артык тарихи документ, борынгы тәңкәләр, гаилә ядкәрләрен саклый. Бу эшнең нигезендә бер генә теләк ята: киләчәк буын үзенең кем икәнен онытмасын.

Бер гаилә тарихында – ил язмышы
Фестивальдә яңгыраган һәр чыгыш шуны раслады: һәр нәсел язмышы ил тарихының аерылгысыз өлеше. Сәхнәдә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган ата-бабалары турында сөйләделәр. Беренче бөтендөнья сугышы, Әфганстан, Чечня, махсус хәрби операциядә катнашкан туганнарны искә алдылар. Әмма иң көчле тәэсирне кайгы түгел, ә гаиләләрнең рух ныклыгы калдырды.

Кемдер йөз еллык туку станогын алып килгән, икенчеләр гаилә сандыгын ачкан, өченчеләр борынгы милли ризык пешергән. Болар барысы да – музей экспонаты түгел, бүген дә яшәүче гаилә мирасы.

«Монда милләтнең йөрәге тибә»
Татарстан Дәүләт архивы җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова фестивальнең әһәмиятен ассызыклап, мондый очрашуларның төрле милләт вәкилләрен берләштерүен билгеләп үтте.

– Бу гаиләләр башкарган хезмәткә сокланмый мөмкин түгел. Алар еллар буе архивларда эшләгән, өлкәннәр белән сөйләшкән, шәҗәрәләрен җыйган. Монда чын дуслык та, бердәмлек тә күренә. Монда милләтнең йөрәге тибә, – диде ул.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та гаиләне җәмгыятьнең иң төп нигезе дип атады.

– Гаилә никадәр рухи яктан сәламәт булса, дәүләт тә шулкадәр көчле була. Бу фестиваль милләтебезнең рухи байлыгын күрсәткән искиткеч зур хезмәт, – дип бәяләде ул.

Жюри өчен җиңүчене сайлау җиңел булмагандыр. Чөнки һәр чыгышта еллар буе җыелган хезмәт, гаилә горурлыгы, күз яшьләре һәм шатлык иде.

Нәтиҗәдә өченче урынны Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе яулады. Икенче урын Түбән Кама районының Хәсәнҗановлар гаиләсенә бирелде. Ә гран-прига һәм беренче урынга Әгерҗе районыннан килгән Гончаров-Габитовлар династиясе лаек булды. Җиңүчеләрнең исемнәре яңгыраганда зал көчле алкышларга күмелде. Әмма ул мизгелдә һәркем аңлады: бу бәйгедә җиңелгән гаилә юк.

Фестиваль күңелләрдә озак сакланыр. Милли ризыкларның тәме, борынгы җырларның моңы, гаилә ядкәрләренең җылысы бер зур фикергә алып килде, тамырын белгән халыкның киләчәге өзелми.

«Без тарихта эзлебез» фестивале моны тагын бер кат раслады. Һәм киләсе елларда да республикабызның иң кадерле, иң көтеп алынган мәдәни бәйрәмнәренең берсе булып калыр, дигән ышаныч уятты.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading