Белгәнебезчә, кайбер социаль челтәрләрдә әле күптән түгел реклама белән бәйле тыюлар кертелде
2025 елның көзеннән блогерлар заводларга эшкә керәчәк, тыелган социаль челтәрләрдә акча эшләү чикләнә, дигән сүзләр, мөгаен, үтүк вә чәйнекләрдән генә ишетелмәгәндер. Моннан чыгып, берничә сорау туа: 1 сентябрьдән блогерлар нинди кысаларда контент булдырырга тиеш? Аларны бу үзгәрешләр куркытамы? Гомумән, тыелган социаль челтәрләрне алып баруның хәзер мәгънәсе калдымы? Блогерлар эш урыннары эзли башламаганмы? Бу актуаль сорауларга белгеч һәм блогерлар үзләре җавап табарга булышты.
“1 сентябрьдән “Реклама турында” законның 5 нче маддәсенә өстәмә таләпләр кертелде. Россиядә эшчәнлеге тыелган чит ил яки халыкара ресурсларда, суд тарафыннан юкка чыгару турында карар кабул ителгән иҗтимагый һәм дини оешмаларда, шулай ук безнең ил территориясенә керү чикләнгән башка мәйданчыкларда реклама тарату тыела”, – дип сөйләде Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов.
Ассызыклап узарга кирәк, бу үзгәрешләргә компанияләр ресурсларында реклама урнаштыруны тыю, телефон шалтыратуларын мәҗбүри маркировкалау, рәсми төстә теркәлмәгән блогерлар һәм VPN-сервисларны рекламалау өчен штрафлар керә. Чикләүләр 1 сентябрьдән соң урнаштырылган рекламаларга кагылачак. Мисал өчен, пост элегрәк бастырылган булып, аны алга таба тарату буенча чаралар күрелсә, бу шулай ук штрафка китерергә мөмкин, дип ассызыклый Ренат Вәлиәхмәтов.
Ләйлә Лерон, блогер:
– Әлеге мәйданчыкта 2022 елдан башлап ниндидер тыюлар барлыкка килде. Кулланучылар бу вазгыятькә адекват карый, чөнки тормыш һәрвакыт үзгәрештә. Мин үземнең укучыларыма да еш кабатларга яратам: “Социаль челтәрдәге аккаунтларыгыз сезнеке түгел. Шушы мәйданчыкларны уйлап табучы: “Әй, башка эшлисем килми, туйдырды”, – дип әйтсә, сезнең җыелган фото-видео, мәкаләләрегез көннәрдән бер көнне барысы да юкка чыгачак. Шуңа күрә үзгәрешләргә яраклаша белергә кирәк. Социаль челтәрдәге реклама буенча тыюлар кергәч, артык төшенкелеккә бирелмәдем, чөнки үз хезмәтеңне, продуктыңны тәкъдим итәргә рөхсәт ителә, ә рекламаны мин болай да артык урнаштырмый идем. Гомумән, бер мәйданчыкта аудитория туплый алган кеше икенчесендә дә бу эшне башкара алачак, дип уйлыйм. Моннан куркырга кирәкми! Мин бик яратып Телеграм-каналымны алып барам, әмма биредә аудиторияне туплавы кыенрак. Шуңа күрә тыелган социаль челтәрдән башка мәйданчыкларга җәлеп итү ысулларын да карарга кирәк дип уйлыйм.
Кайбер блогерлар, танылган шәхесләр реклама урнаштыруны дәвам итәләр һәм “Без кемгә кирәк, безне кем тикшерсен”, – дип акланалар. Әлбәттә, ФАС барыбызны да тикшереп өлгермиячәк, ләкин “дошман” һәм хейтерларыгыз сезнең өстән шикаять язарга мөмкин. Менә шул вакытта штрафлар килә башлаячак. Беләсезме, социаль челтәрдәге рекламалар кулланучыларны арытты, туйдырды. Аның кимүе тыелган социаль челтәр өчен яхшыга гына булачак, миңа калса. Соңгы яңалыклар белән бәйле рәвештә Россиядә дә UGC контент (User Generated Content – кулланучылар тарафыннан продукт яки компания турындагы контент) барлыкка киләчәк.
Илнар Идрисов, блогер:
– Кайбер социаль челтәрдә реклама буенча тыюлар керә икәнен ишеткәч, әлбәттә, курку хисе туды, чөнки төп керем нәкъ менә биредә иде. Сентябрь якынайган саен шүрләтте, әмма август аенда реклама бирүчеләр “ашап туймаганны, ялап туймассың” принцибы белән эшләп алдылар. Реклама һәм эш күп булгач, бу хәлләр хәтта онытылып торды. Аннары натив рекламага вакыт җиткәндер, дип тә уйлап куйдым. Кыскасы, чыгу юллары бар, башка мәйданчыкларга да күчеп була. Бүтән социаль челтәрләрдә язылучылар саны күп булмаса да, рекламаны алачаклар, чөнки шәп контентны аны кайда да ясарга мөмкин. Шулай ук исем дә роль уйный. Тик башка мәйданчыкларга ияләшүе кыенрак. Мисал өчен, ВК, Рутуб минем өчен ниндидер кара урман кебек. Аудиториям күбрәк Ютуб һәм Тик-токта... Штрафлар исә шактый зур, сак булырга, белгечләр белән киңәшләшергә кирәк. Үзем исә юристларга барганым юк, әмма аларның Интернетта бу темага карата видеоларын еш карыйм, барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тырышам. Иң мөһиме – хәзер кануннарны бозмыйча сыйфатлы контент ясау!
Гөлия Вәлиәхмәтова, блогер, актриса:
– “Реклама турында”гы законга үзгәрешләр керәчәген ишеткәч, артык курыкмадым, чөнки бу өлкә минем төп керем чыганагы түгел, Аллаһка шөкер. Тыелган социаль челтәрләр – бердәнбер яки төп акча эшләү чыганагы булган блогерларга бик авыр туры килгәндер, аңлыйм. Ничә еллык хезмәт бит бу. Мин барыбер дә оптимист кеше, вакыт узган саен барысы да җайлашыр, хезмәттәшлек итү өчен законны бозмаучы башка альтернатив юллар барлыкка килер, дип уйлыйм. Шулай ук Телеграм һәм ВКонтакте бар икәнен онытмаска кирәк, бөтен реклама хәзер биредә. Тыелган социаль челтәрдәге аккаунтны үстергән сыман, башка мәйданчыкларда да уңышка ирешеп була миңа калса. Бары тик тырышлык һәм вакыт кына кирәк. Хәзер мин күбрәк Телеграм-каналымны алып барам, фото-видео контент күбесенчә биредә.
Чулпан Гиниятуллина, блогер:
– 8 ел әлеге тыелган социаль челтәрдә аудиториямне тупладым, күпме тырышлык, вакыт һәм ресурслар китте... Бераз авыр иде бу үзгәрешләр турында ишетү, русча әйткәндә “обидно”. Чыгу юлын тиз таптым – ВК һәм Телеграмга күчтем, хәзер күбрәк әлеге мәйданчыкларда эшлим, рекламаны шулай ук биредә урнаштырам. Тыелган социаль челтәрдә реклама ясамыйм, ниндидер читләтеп узу юлларын да эзләмим, чөнки бу закон тарафыннан тыелган. Бик зур штрафлар чынлап та куркыта, ИП өчен (минем шәхсән ИП), мисал өчен, 500 000 сум каралган. Әйе, сүз дә юк, башка мәйданчыкларга контент ясау, аккаунтларны алып бару бераз гадәти түгел, әлбәттә. Аюны да биергә өйрәтәләр, әкренләп анысына да өйрәнербез. Бер урында гына утырмаска, үсәргә кирәк!
Комментарийлар