Министр табигать кочагында язын һәм көзен тәмәке тартмаска куша?!
Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Урманчылар «җиткән инде» дип тормый, республиканың яшеллеген сәламәтләндерү һәм ишәйтү чаралары күрүне дәвам итә.
Программалар планлы эш сорый
– Республикада эшләр 2025-2030 елларга исәпләнелгән «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла. «Татарстан Республикасы урманнарын саклау» төбәк проекты да гамәлдә. Төбәк проекты нигезендәге эшчәнлеккә быел федераль бюджеттан 111,8 миллион сум күчерелде. Илкүләм һәм төбәк проектлары кысаларында 4702 гектарда урман утыртылды инде. Агачлар кәлшәләре үстерү өчен 4310 килограмм орлыклар җыелды, план – 11455 килограмм. Саба урман хуҗалыгында агачлар орлыкларының запас фонды да бар. Чөнки, ел коры килсә, сыйфатлы орлыклар җыеп булмаска да мөмкин, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.
Ватанпәрвәрлек бакчалары
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында республикада да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм ветераннар хөрмәтенә агачлар утыртыла.
– Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан урманчылар муниципаль районнар белән берлектә һәйкәлләр тирәләренә яңа агачлар утыртты, территорияләрне җыештырды. Һәйкәлләрне карап тоту, «Хәтер бакчасы» акцияләре үткәрү – яшьләр өчен ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә ул. Бөек Ватан сугышы каһарманнарын онытырга тиеш түгелбез, – диде Равил Кузюров.
Урман өмәләре
Быелның 8 ноябренә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» акциясе бара. Урманнар төрле чүп-чардан, ауган агачлардан җыештырыла. 4-11 октябрьләрдә «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында урман фондында 67 гектарда, ә муниципаль районнарда 163 гектарда агачлар утырту планлаштырылган. Казанда урман өмәләре Столбище, Боровое Матюшино җирлекләрендә һәм урманчылык территориясендә оештырыла. Теләгән кешеләр урманчылык министрлыгы сайтыннан урынын-көнен белеп, агач утырту өмәләрендә катнаша ала.
Иген басуларын басалар
Заманында халык урманнар кисә-кисә, иген игәр өчен кырлар ясаган. Бүген, ни гаҗәп, басуларны караклар түгел, кабаттан урман баса бара. Министр сөйләгәнчә, Татарстан территориясенең 17 процент өлешен урманнар биләп торган булса, соңгы елларда ул 2,5 процентка арткан. Автомобиль юллары буйлап махсус утыртылган агачларны да исәпләгәндә, ташландык иген басуларында үзләреннән-үзләре үсеп чыккан «урман» мәйданнары инде 345 мең гектарга җиткән.
– Без кырлардагы агачларны ерганакларга яки шәһәр читләренә күчереп утырта алмыйбыз, чөнки алар – муниципаль җирләр. Муниципаль хакимият органнары кырлардагы агач үсентеләрен ерганакларга күчереп утырту белән шөгыльләнә ала, – диде министр Равил Кузюров «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.
Наданлыгыңны табигатькә күрсәтмә
Татарстанда быелның 23 сентябренә кадәрге вакытка урманнар тирәләрендә янгын чыга башлауның 378 очрагы теркәлгән, алар тиз арада сүндерелгән. Татарстан Рәисе теләктәшлегендә республиканың «Урман янгын үзәге» учреждениеләренең техника базасы елдан-ел яңартыла.
– Шәһәрләр тирәләренә урнаштырылган фототеркәгечләр ярдәмендә урманнарга чүп түгүче машиналар эзләп табыла, гаеплеләргә штраф түләттерелә. Урманнарда янгын чыгуның иң хәвефле чоры – яз һәм көз. Язгы якта коры үләннәр, ә көз коелган яфраклар тәмәке төпчегеннән дә кабынып китә һәм зур янгынга сәбәпче була. Табигать кочагында ял иткәндә кешеләр учакларны һәм тәмәке төпчекләрен яхшылап сүндерсеннәр иде. Урманнарны чистарту, агачлар утырту акцияләрендә катнашучы югары уку йортларына, волонтерларга зур рәхмәт! – дип тәмамлады сүзен министр Равил Кузюров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар