Чиләбе чиста урам, ишек аллары, иркен юллары, адым саен утыргычлары белән дә шаккатырды.
Торган җиреңнән кузгалып, берәр җиргә чыгып китсәң, әллә ниләр күреп, төрле нәтиҗәләр ясап кайтасың. Быел җәен уйламаганда-көтмәгәндә Чиләбе якларында булырга туры килде.
Чиләбе безнең татар өчен ят төбәк түгел. Безнең кечкенә генә авылдан да әллә никадәр кешеләр шунда яшәп кайтты, шунда торып калдылар да.
Элек гаиләдә балалар күп булган, алар төрле якка бәхет эзләп чыгып киткән. Без үскәндә дә, урамыбызга Чиләбедән әбисенә ияреп бер кыз кайта иде. Ул җәй буе авылда тора, безнең белән русча гына сөйләшә. Чиләбе минем күңелдә кечкенәдән шулай истә калды.
Менә кузгалдык Чиләбе якларына. Машинада 12-13 сәгатьлек юл икән. Ул юллар әле минем төшләремә дә бик озак керерләр, мөгаен. Менә тауга менәбез, менә таудан төшәбез. Менә менәбез, менә төшәбез... Ярты юлны шулай таулар аша үттек. Юкка гынамы, «Урал тавы киртләч-киртләч», дип җырламыйлар икән дибез. Табигатьнең матурлыгы, таулы якларның олпатлыгы чынбарлыктагы юлның катлаулыгына кушылып, йөрәкләрне җилкендерә. Менә очып кына барып җитәсе килә дә бит. Юк шул. Юл буе сузылган фуралар, җиңел машиналарга комачаулый. Әллә киресенчәме икән?! Ә юл тар, капма-каршы ике полоса гына. Шулай да юл буенда кафелар, бәдрәфләр җитәрлек. Чиләбегә таба самоварлар, чуен казаннар сатучылар тезелеп киткән. Кибеттәге, интернеттагы бәяләрдән ике тапкыр га арзанрак болар. Ярар, кайтышлый акча калса – алырбыз дип саубуллаштык сәүдәгәрләр белән. Барганчы ук акча туздырып булмый ич әле. Юкса сатып алырга гына да бит! Шәп иделәр.
Менә Чиләбегә барып җиттек. Сүз башым, шүрәле иде дигәндәй. Без монда солдат боткасы ашаучы туганыбыз янына килдек. Хәрби ант итә торган вакытка туры китереп чакырдылар безне. Ул килгән әти-әниләрне күрсәң, шаккатып калырлык. Барысы да төянгәннәр, 1-2 сәгатьтә улларын күреп-сөйләшергә дә, сыйлап калырга да кирәк. Вакыт дигәнең бик тиз уза шул. Санаулы сәгатьләр үтте дә китте. Чиләбенең үзендә генә дә берничә хәрби часть урнашкан. Биредә яшь солдатларга беренчел укыту-өйрәтү күнекмәләре үткәрәләр. Безне солдатларның торак шартлары белән таныштырдылар. Алар яшәгән, торган урыннарында булдык. Музейларына, практика уза торган биналарына кадәр алып керделәр. Хәрбиләрнең территориясе шактый зур. Тик биредә вакыт 1990 елларда туктап калган кебек. Материаль-техник базалар элеккечә, урамдагы асфальтларга кадәр күптән зур төзекләндерү эшләре алып бармаганлыгы күренә. Болай бар җирдә чисталык хөкем сөрә. Тәртип тә алар ышандырганча, тәртип булып калыр дип ышаныйк.
Без булган хәрби часть шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан. Бәлки заманында шәһәр чите булгандыр ул. Чиләбе яңа урам-проспектлары белән зурайганнан-зурая баручы шәһәр бүген. Киләчәктә бу хәрби база университет филиалы булып калачак дигән сүзләр дә йөри икән. Солдат энекәшебез белән ике көн күрешеп-аралашып кайттык. Исән-сау гына булсыннар!
Шул көннәрдә шәһәрне аркылыга-буйга йөрергә дә өлгердек. Бөтен урамнарны җәяү әйләндек. Ике дистәдән артык урамны өйрәндек. Чиләбе шәһәре бик ошады безгә. Шәһәр шундый чиста урам-парклары белән истә калды. Дөресен әйткәндә, йорт яннарында чүп салырга урыннар да тапмый йөрдек. Болар чүпне кая куялар икән соң, дип тә аптырадык. Төнлә кара пакетларны җыеп йөрүче машиналарны күргәч кенә, чүпне төнлә чыгаралар икән дип уйлап куйдык. Чүп тә юк, чүп салырга да урын юк.
Биредә кешеләр бер-берсенә карата игътибарлы, берни тупаслык белән дә очрашмадык. Кешеләре тәртипле тоелды. Гомумән, шәһәр чиста урам, ишек аллары, иркен юллары, адым саен утыргычлары белән дә шаккатырды. Велосипедчылар өчен аерым юллар булуы бөтенләй ошады. Чыннан да аларга аерым почет, великта йөрүчеләр дә бик күп икән. Казандагы Бауман урамы кебек биредә Киров урамы бар. Тик зинһар үпкәли күрмәгез, бик ямьле күренде ул урам. Безнекеннән биш тапкырга матуррак та әле. Җәен дә урманны бизәүче меңләгән гирляндалар, ике яктан үсеп утыручы агачлар, агач төбе саен зур-зур чәчәкле ак-сары гортензияләр, алар янәшәсендә утыргычлар. Мондагы иркенлек, яшеллек сокландырды. Иң кызыгы, монда эреле-ваклы һәйкәлләрнең күп булуы гаҗәпләндерде. Кемнәргә генә куелмаган алар?! Һәрбер бина каршында аерым бизәк кебек яңгыраш та ала ул. Аннан төрле тематик склупьтура үрнәкләренең ниндие генә юк. Дөягә, бүрегә дә һәйкәл бар. Сүз уңаеннан, дөя Чиләбенең гербындагы төп элементларның берсе булып тора. Ветеран бабайга да, хәер сорашучыга да, матурлык тудыручыларга да һәйкәлләр җитәрлек биредә. Хәер сорашучы һәйкәлен яхшылабрак карап төшерергә өлгермәдек. Урамдагы бер сәрхүш, шуның янына барып утырды. Кемдер ярдәм йөзеннән акча салмакчы иде. Ул шундагы һәйкәлгә куелган кепка эченә салырга кушты. Ии, сәрхүшләренә кадәр культуралы бит монда дип елмаеп куярга мәҗбүр булдык.
Кул сузымында гына театр биналары, парклар урнашкан. Алар челтәр кебек бер-берсенә үрелеп бара. Мәсәлән, без башта Җиңү аллеясына килеп кердек. Биредә берничә эчтәлектәге җиңү паркы бар. Мәңгелек утка кадәр шактый җирне үтеп, төрле батырлык монументлары белән таныштык. Бик матур итеп чәчәкләрдән йолдызлар ясалган. Күпме батырларның исемнәре уелып куелган. Әлеге Җиңү мәйданы җәяүле Киров урамына тоташа. Киров урамыннан күпләгән театр биналарына, үзәк мәйданнарга чыгарга мөмкин. Җәяүлеләр урамының икенче ягында яр буе. Шәһәр Мияс елгасы өстендә урнашкан. Шәһәр үзәгендәге әлеге елга берничә күпер белән матур итеп бизәлгән. Яр буйларында туристларны да, шәһәр халкын күп күрергә була. Гомумән, шәһәрдә ял итү урыннары бик тә каралган булып чыкты. Биредә шулай ук шәһәр тарихына багышланган һәйкәлне дә күрергә мөмкин.
Чиләбе якларында татарлар бик күп яши. Без махсус татарлыкны эзләп йөрмәдек. Әмма борынгы татар байларының йортларын күреп кайттык. Урамнар әйләнә торгач, батыр язучыбыз Муса Җәлилгә куелган һәйкәлне дә таптык. Ике көн, ике төндә җәяүләп шәһәрне йөри торгач, шунда яшәгән кебек тә булдык. Хәзер шәһәрнең бер читеннән икенче читенә кайта да беләбез инде. Татарча кычкырып сөйләшеп йөри торгач, безгә татарча килеп эндәшүчеләр дә күп булды. Кайберәүләр бигрәк матур сөйләшәсез, нинди телдә аралашасыз дип тә сорадылар. Беренче көнне үк тукталышта безгә текәлеп карап торучы бер кыз түзмәде, үзебезгә сүз катты.
– Бигрәк матур сөйләшәсез сез! Мин дә татар кызы бит. Өйдә минем белән сөйләшүче генә юк. Минем телне бик тә өйрәнәсем килә, – диде ул.






Комментарийлар