Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы үткәрелә.
Республикада бу яздагы санитар икеайлыкка Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарь-лозунг итеп алынган.
– Яшәгән җиреңнең чисталыгын саклау да ватанпәрвәрлек билгесе бит. Һәйкәлләр һәм мемориаллар территорияләрен, батырлар исемнәрен йөрткән паркларны чистартуга аерым әһәмият бирәчәкбез, – диде Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры Азат Җиһаншин 31 мартта Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.
Илкүләм проектлар
Татарстанда 8 елда экологияне кайгырту чараларына 117,0 миллиард сум акча тотылган. Эре предприятиеләр генә дә экология чараларына 3 ел эчендә 33 миллиард сум күчергән.
– Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендәге илкүләм проектларда катнашабыз. “Экология” проекты кысаларында Иделне чистарту эшләре башкарылды. Хәзер экология чаралары 2025-2030 елларга исәпләнелгән “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы сулыкларны сәламәтләндерүгә теләктәшлек күрсәтә. Мәләкәс елгасы чистартылды, Чаллы елгасы планга кертелде. Казансу елгасын чистарту эшләре дәвам итә, аның агым юлында яткан 5 мең кубометр агач чистартылды. “Фламинго” фәнни-тикшеренү көймәсе Куйбышев сусаклагычындагы суның сыйфатын тикшереп тора. Узган ел “Россия сулары” илкүләм акциясе кысаларында сулыкларны чистарту өмәләрендә меңләгән кеше катнашты. Мәктәпләрдәге “Яшь натуралистлар” түгәрәкләре 2,5 укучыны, ә “БудетЧисто” экохәрәкәте 10 900 кешене берләштерә, – диде Азат Җиһаншин.
Министр экология өмәләрендә катнашкан эре предприятиеләргә, оешмаларга, халыкка рәхмәт әйтте. Чаллыда 16-18 апрельләрдә экосъезд була, анда “Россия сулары” илкүләм проектының быелгы акциясенә илнең 89 субъекты өчен старт та бирелә.
“Экология иминлеге” илкүләм проекты кысаларында “Эковесна – 2026” конкурсы үткәрелә. Санитар чистарту икеайлыгы вакытында гаиләләр табигатьне чистарту өмәләре оештырып, шуны фото-видеога төшереп, Экология министрлыгына җибәрә ала. Узган елгы конкурста 1100 гаилә катнашкан.
Ташламагыз безне, лачыннар!
– Татарстанда лачын-балобаннар үрчетелә. Табигатькә инде 24 лачын җибәрелде, быел тагын 15 кош очырылачак. Без табигатькә җибәрелгән лачын-балобаннарның җылы якларда кышны уздырганнан соң, кимендә 50 процентының кабат туган җирләренә – Татарстанга очып кайтуларын телибез һәм өметләнәбез, – диде Азат Җиһаншин.
Чүп заводы әле булачак
– Казанда көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзелеше тукталып тора. Төзелеш башланган иде инде, ләкин санкцияләр сәбәпле, эш туктады. Ләкин, проекттан баш тартылмады. Завод өчен технологияләр эзлибез, кулай технологияләр табылгач, без бу турыда хәбәр итәрбез, – диде Азат Җиһаншин “Шәһри Казан” газетасы журналисты биргән сорауга җавап кайтарып.
Республика өмәсе – 25 апрельдә
– Санитар чистарту икеайлыгы Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә оештырыла. Узган ел санитар икеайлыктагы чараларда 350 мең кеше катнашты. Татарстанда халык күп, көнкүреш калдыклары, әлбәттә инде, барлыкка килә. Татарстанлыларның экологиягә битараф булмаулары сөендерә. Быел министрлыкка 582 мөрәҗәгать керде, “Халык контроле” электрон адресына да хәбәрләр җибәрәләр. Гомумән караганда, Татарстанда табигатьне пычрату, теләсә кая чүпләр бушату очраклары кими бара. Экология мәсьәләсендә җаваплылык күрсәтсәк иде, табигатьнең чисталыгы – кешеләрнең сәламәтлеге ул, – диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министрының беренче урынбасары – Татарстанның тирә-юнь мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин.
Казан чистарына башлады
Татарстан башкаласында коммуналь оешмалар урамнарны, паркларны һәм ишегалларын чистарту эшләрен инде тулы куәтенә алып бара. Казанда гомум исәптә 2 мең чакрым юл өслеген чистарту, 144 чакрым юл чите коймаларын тәртипкә китерү бурычы тора. Шәһәр читләрендә 164 урында рөхсәтсез чүплек ачыкланган. Алардагы 49 мең кубометр чүп полигоннарга китереләчәк.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар