Россиягә килгәнсең икән, кануннарны үтәү зарур.
Быелның 1 декабренә караган мәгълүматлар буенча, Казанда 60 меңнән артык чит ил кешесе яши, эшли яки уку йортларында белем ала.
Башкала мэриясендә Казан шәһәрендә милләтара һәм конфессияара координация советының, Казан муниципаль берәмлегендә чит ил гражданнары тарафыннан хокук бозуларга каршы профилактика буенча эшче төркеменең һәм Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарын Казанда гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиясенең уртак утырышы булды.
– Россиягә килгәнсең икән, кануннарны үтәү зарур. Чит ил гражданнарының балалары урамда калдырыла алмый, мәктәпләрдә булырга тиешләр. Дини карашлардан баланы мәктәпкә укырга йөртмәү дөрес хәл түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә республикада 2026 ел – Хәрби һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Милләтара дуслыкка игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, координация советы рәисе урынбасары Азат Абзалов.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Җиһаншина сөйләгәнчә, 2025 елның унбер аенда Казанга чит илләрдән 180 меңгә якын кеше килгән. Аларның иң күбесе – Үзбәкстаннан (70 мең). Таҗикстаннан, Кыргызстаннан, Төрекмәнстаннан һәм Кытайдан килүчеләр күп. Теркәлеп яшәү таләпләрен үтәмәгәне өчен 883 кеше үз илләренә мәҗбүри рәвештә кайтарып җибәрелгән.
Татарстанның “Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни ияләштерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин әйткәнчә, үзәк хезмәткәрләре республика шәһәрләренә һәм районнарына барып, чит ил гражданнарына кануннарны аңлата. БДБ илләреннән килүче кешеләр өчен 6 телдә белешмә китапчык чыгарылган.
Россия Фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәге вәкиле, филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов үзәктәге шактый хезмәткәрләрнең һәм үзенең дә татар телен өйрәнгәнлекләрен әйтте, моны татарча сөйләп дәлилләде. “Рус, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт телләрен өйрәнү буенча китаплар чыгарылды, уку әсбапларының электрон вариантлары да бар. Татар телен өйрәнү буенча цифрлы платформа булдырылды”, – диде Алексей Арзамазов.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов таныштырганча, конгресс быелгы эшчәнлеген Җиңүгә – 80 ел шигарендә алып барган. “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Донбасска гуманитар ярдәм җыябыз һәм аны илтүне дә оештырабыз”, – диде Ирек Шәрипов.
Координация советы утырышында катнашкан Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чит ил гражданнары белән максатчан эшләү зарурлыгын искәртте. “Рус телен өйрәнүдә онлайн-мәктәп алымы яхшы. Татар теле дәреслеген, гадәттә,татарлар төзи. Башка милләт кешесенең татар телен өйрәнү программасын эшләве ул инде аерым әһәмияткә ия”, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар