Казан кызы Юлия Просвиркина безгә Шотландиядәге тормышы турында сөйләде.
– Юлия, үзегез белән якынрак таныштырып үтегез әле.
– Тумышым белән мин Казаннан, соңрак гаиләбез белән Сарман районының Җәлил бистәсенә күчендек. Әти-әнием шунда яши. 2009 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга кердем. Уку йортын тәмамлагач, халыкара нефть сервисы компаниясенә эшкә урнаштым һәм шунда булачак ирем белән таныштым. Бу вакытта ул Кувейтта яши иде. Өйләнешкәч, шунда киттек. Кувейтта дүрт ел ярым яшәгәннән соң, башка берәр илгә күченергә карар кылдык. Һәм Шотландияне сайладык. Ике бала үстерәбез: кызым – Кувейтта, ә улым Шотландиядә туды. Гаиләбез күпмилләтле, балаларым яртылаш – татар, яртылаш – рус. Шуңа күрә ике мәдәниятнең дә гореф-гадәтләрен, телен саклап, көндәлек тормышыбызда кулланырга тырышабыз.
– Ни өчен нәкъ менә Шотландияне сайладыгыз?
– Кувейтта без шактый вакыт яшәдек: ирем – ун елга якын, мин – биш ел. Әмма ничектер һавасы да, табигате дә, кешеләрнең менталитеты да күңелгә бик ятмады. Озак уйланышканнан соң, Шотландиянең Абердин шәһәренә тукталдык. Безгә Европа менталитеты якынрак тоелды. Бөекбританиядә белем бирү системасы да дөньяда иң көчле, иң абруйлы санала. Балаларның киләчәген истә тотканда, бу шулай ук бик зур өстенлек.
Табигате дә искиткеч. Видеолар карап һәм танышлар сөйләгәннән без инде Шотландиянең табигатенә гашыйк та булган идек. Кувейтта яшеллек җитмәгәч, бу бигрәк тә сизелде. Анда ел әйләнәсе диярлек яшеллек, чәчәкләр күп, бигрәк тә гортензияләр матур. Ә күге!.. Мондый матур күкне бары Шотландиядә генә күрдем. Ул һәр көнне төрле төсләргә керә. Монда кызыклы истәлекле урыннар күп. Шотландиянең туристлык сукмаклары дөньяда иң матурларыннан санала. Шуңа күрә без һәр ялда яңа урыннар ачарга тырышабыз. Һәр сәяхәт күңелдә матур истәлекләр калдыра.
Кешеләрнең бер-берсенә карашы да сокландыра. Алар әдәпле, ярдәмчел. Таныш булмаган кешеләргә дә елмаеп эндәшәләр, булышырга әзер торалар.
Әлбәттә, иремнең эше дә зур роль уйнады. Ул нефть-газ өлкәсендә эшли, ә Европа тәҗрибәсе аның өчен шулай ук бик мөһим. Безгә монда яшәү бик ошый.
– Шотландлар нинди милли ризыклары белән танылган?
– Шотландиянең милли кухнясы минем өчен бик кызыклы ачыш булды. Ризыклары гади, ләкин бик туклыклы. Иң мәшһүр милли ризыклары – хаггис. Ул сарыкның вакланган эчке әгъзаларыннан: йөрәк, бавыр, үпкәдән ясала. Шуларга солы ярмасы, суган, май, тоз һәм төрле тәмләткечләр кушалар да сарыкның ашказаны тышчасына тутырып пешерәләр. Ә баллы ризыклардан иң популяры – шортбред печеньесы. Ул майлы, йомшак һәм бик тәмле. Татар чәе белән менә дигән!
– Шотландиядә яшәүчеләрнең татарлар белән нинди охшаш яклары бар?
– Шотландия белән Татарстанның менталитеты һәм мәдәнияте аерыла, ләкин уртак як та бар – үзеңнең мәдәниятеңне һәм телеңне сакларга тырышу. Алар икесе дә – зур дәүләт эчендә яшәүче төбәкләр. Шотландиянең эчке иреге зур, һәм шотландлар моның белән горурлана. Милли бәйрәмнәрдә милли киемнәре саналган килт кияләр, мәктәпләрдә балалар үз халыклары иҗатларын өйрәнә. Бу яктан алар татарларга бик охшаган, чөнки без дә, Россия составында яшәсәк тә, үз телебезне һәм милләтебезне сакларга тырышабыз. Шотландлар да үз традицияләрен һәм милли киемнәрен бик яраталар. Җәен монда хайланд геймс дип аталган бәйрәм үтә. Ул безнең татар сабантуена охшаган. Ир-атлар бүрәнәләр ыргытуда көч сынаша, кызлар милли биюләрне башкаралар, волынкада уйныйлар. Мондый бәйрәмнәрдә һәрвакыт күп кеше җыела. Тантаналы чараларда, бигрәк тә туйларда ир-атлар милли киемнәре саналган килт кияләр. Ул төрле төстә һәм төрле бизәкле була. Монда махсус килт тегә торган кибетләр дә бар. Йон тукымадан тегелгәнгә, килт нык һәм авыр. Аның каравы җылы.
– Шотландиядә татарлар бармы?
– Татарстаннан гына түгел, Себердән, хәтта Кырымнан килгән татарлар да яши анда. Без күп кенә татар гаиләләре белән таныш. YouTube-каналымда «Шотландиядә татарлар» дигән видеолар чыкты. Әти-әнием кунакка килгәч, шул влогларны төшергән идек. Шуннан соң монда яшәүче татарлар минем турында белеп алганнар, алар белән таныштык, хәзер аралашып яшибез.
– Социаль битләрегездә күренгәнчә, сез миллилеккә гашыйк, язылучыларыгызны татар брендлары белән таныштырасыз. Татар милләтен популярлаштыру максатыннанмы бу?
– Мин һәрвакыт милли бизәнгечләргә, этник киемнәргә мөкиббән идем. Чит илгә күченеп, Татарстанны сагына башлагач, аны тормышыма күбрәк кертергә теләдем. Туган ягыма кайткан саен, татар осталарының эшләнмәләрен сатып алырга тырышам. Һәм аларны яратып кулланам. Балаларымда да татар мәдәниятенә кызыксыну тудырасым килә. Шуңа күрә киемдә, көндәлек тормышта, өйдә милли элементлар кулланам, китаплар укыйм, җырлар тыңлатам. Үсә төшкәч, үзләре дә бу мәдәниятне тирәнрәк өйрәнсеннәр иде.
– Чит илдә миллилекне саклау авыр биреләме?
– Читтә үз мәдәниятеңне саклау – җиңел эш түгел, әлбәттә. Алар мәктәптә дә, балалар бакчасында да инглизчә укыйлар. Шуңа да өйдә балалар белән үз телләребездә сөйләшергә тырышабыз. Алар үзләренең дә, шул ук вакытта яшәгән илләренең мәдәниятен дә үз итсеннәр дип телим. Балаларга татар язучыларының әсәрләрен, татар әкиятләрен русчага тәрҗемәдә укыйм. Әлегә татарча иркен сөйләшмиләр, әмма әкренләп ныклап өйрәтергә планлаштырам. Соравыгызга әйләнеп кайтканда, әйе, чит илдә үз мәдәниятеңне саклау җиңел түгел, әмма тырышлык куйсаң – бу мөмкин.


Ләйсән Тимербаева.
Комментарийлар