16+

Дизайнер» наркотиклары хафага сала: “Ул мине тулысынча юк итте”

Наркологлар чаң кага: синтетик наркотиклар кулланучы «тоз яратучылар» саны куркыныч темплар белән арта.

Дизайнер» наркотиклары хафага сала:  “Ул мине тулысынча юк итте”

Наркологлар чаң кага: синтетик наркотиклар кулланучы «тоз яратучылар» саны куркыныч темплар белән арта.

Хастаханәләрдә алардан дәваланучылар саны сизелерлек күбәя бара. Психиатрлар аларны «үлем китерүче» дип атый. Чөнки бу наркотиклар баш мие, бавыр, бөер, йөрәк, үпкә – кешенең барлык яшәү өчен мөһим системалары һәм органнарының күзәнәкләренә җимергеч йогынты ясый, ә психик бәйлелек бик тиз формалаша. Ни өчен «синтетика»ның популярлыгы арта, аны кулланганнан соң нинди нәтиҗәләр көтәргә һәм якын кешеңә ярдәм кирәклеген ничек аңларга? Безнең сорауларга Республика клиник наркология диспансерының 2 стационар бүлеге мөдире, психотерапевт, психиатр-нарколог Җәвид Абдуразак улы Сәйфеддинов җавап бирә.

Корбаннар яшәрә
– Җәвид Абдуразакович, социаль челтәрләрдә еш кына кот очмалы роликлар күрергә туры килә. Кайсы наркотик сөреме аркасында машина астына үзе үк атыла, икенчеләре урам буйлап шәрә килеш йөри. Комментарий язучылар беравыздан «тоз» кулланган бу, диләр. Куркыныч һәм хафага сала торган күренеш. 
– «Тоз» наркотикларын икенче төрле «дизайнер» наркотиклары дип атыйлар. Аларны социаль челтәрләр һәм наркодилерлар аша бик тиз тараталар. «Тоз» корбаннары ешрак 30 яшькә кадәрге яшьләр була, әмма бездә өлкәнрәк пациентлар да бар. Химик-токсикологик тикшеренү күрсәткәнчә, без синтетик көчле тәэсир итүче матдәләр белән эш итәбез. 

Кагыйдә буларак, «Ашыгыч ярдәм» аша эләккән «тоз яратучылар» кискен психоз халәтендә китерелә. Аларда галлюцинацияләр, көчле борчылу барлыкка килә, аларны кемдер эзәрлекли кебек тоела. Үзләрен адекват тотмыйлар, биеклектән сикерә, урамнарда шәрә килеш йөриләр, янәсе, аларга ниндидер чип урнаштырылган. Кеше күз алдында “үсемлек”кә әверелә. Әгәр үтеп баручылар яки туганнары вакытында табиб чакырмаса, үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкин.

Кулланучылар тирәлегендә әлеге дизайнер наркотиклар турында уйдырмалар күп: янәсе, «тозлар» – зарарсыз, көчле бәйлелек тудырмый. Ә чынлыкта алар бик агрессив. 2 айдан соң инде йокы кача, хәтер бетә. Йөрәк-кан тамырлары системасы зыян күрә. Йөрәк ритмы бозыла, бөер, бавыр җитешсезлеге барлыкка килә. Бу нәтиҗәләрнең күбесе кире кайтарып булмаслык.

– Яшүсмерләр наркоманиясе олыларныкына караганда куркынычракмы?
– Балалар организмы, гомумән, психоактив матдәләр өчен яраклашмаган. Ул аларга каршы тора алмый. Балада беренче тапкырында ук күңел болгану, косу рефлексы барлыкка килә. Организм саклана, кулланырга кирәкми, ди...
Тыелган матдәләр тәэсирендә бар нәрсә төсле, салават күпере кебек тоела. Шуңа күрә» синтетика» балада бәйлелек тудыра. 

– Алга таба нишләргә соң?
– Бала белән тыныч, гаепләүләрсез, җәнҗал куптармыйча сөйләшегез. Юкса бала үз эченә бикләнәчәк һәм бер сүз дә әйтмәячәк. Бала белән ихлас булырга кирәк. Балаларга дөньяны танып белү хас, аларга аның нәрсә икәнен белү кызык. Өстәвенә, дуслары да аны бу адымга этәрергә мөмкин. Башкалар арасында аерылып тормас өчен, татып карыйсы килгәндер бәлки. Баланы күзәтегез. Әгәр хәлнең үзгәрмәвен күрсәгез, ул вакытта инде белгеч ярдәменнән башка дәвалап булмый. Баланы диспансерга алып барырга кирәк. Безнең яшүсмерләр кабинеты бар. Дәвалау тулысынча бушлай.

– Ә дәвалау процессы ничек бара? 
– «Тоз»га утырган наркоманнар өчен махсус терапия, дәвалау юк. Башлангыч этапта табибларның тырышлыгы дулкынлануны, борчылуны бетерүгә, кәефне тигезләүгә юнәлдерелгән. Аннары озак вакытлы реабилитация белән бәйлелекне дәвалау башлана. Пациент ныклы ремиссиягә чыксын өчен, наркологлар, психиатрлар, психотерапевтларның бергәләп эш алып баруы, социаль адаптация, тернәкләндерү кирәк, аңа һәр унынчы кеше генә барып җитә. Беренче этап – агуланудан чистарыну. Икенче этап физик бәйлелекне бетерүгә юнәлдерелгән. Өченче этап – тернәкләндерү, наркотиклардан психологик бәйлелекне бетерүгә юнәлдерелгән. Алар белән медицина психологлары һәм психотерапевтлар эшли башлый. Наркотикка бәйле кеше теләсә нинди шартларда да наркотик матдәгә «юк» дип әйтә алсын өчен, аның белән сеанслар үткәрелә.
«Тоз» наркоманнары яшәрә. Әлеге төр наркотикларны куллануга мәктәп укучыларын актив җәлеп итәләр. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы, кәефе кискен үзгәрүе әти-әниләрне сагайтырга тиеш. Бу симптомнарны игътибарсыз калдырырга кирәкми. Белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җәһәннәм аша узган
Алиса (*исеме үзгәртелде) инде биш ел ярым «тоз» наркотикларын кулланмый. Аның тарихы башкаларга да үрнәк булсын.
"Психотроп препаратлар мине тулысынча юк итте. Психика белән бәйле проблемалар бар. Югары уку йортын тәмамлаган кеше үзем, ә балама математика буенча бирелгән биремнәрне чишә алмыйм. Ә барысы да гади кызыксынудан башланды. Күңел төшенкелеге биләп алган вакыт, ирем белән аерылышып, торакны бүлү өчен суд юлларында йөргән чакта гел акчада коенган дус кызым: «тоз» бөтен проблеманы оныттыра, дип мактанды. Үзенең дус егете белән очраштырды. Ә ул миңа сөлек шикелле ябышты, букетлар җибәрә, минут саен шалтырата. Мин аңа акча җибәрәм, ул наркотик китерә. Иң гаҗәбе, беренче тапкыр кулланып караганнан соң «тоз» миндә җирәнү уятты, ләкин ни өчендер кабат татып карыйсым килде. Теге егет озакламый 8 каттан егылып төшеп һәлак булды. Дус кызым «передоз» диде. “Тоз” сатучы интернет-кибеткә чыктым. Андый наркотик беренче тапкырдан бәйлелек тудыра. Бу 20 ел элек булган наркотиклар түгел. Аңа каршы тору мөмкин түгел. Шашкан кыяфәттәге кешегә әвереләсең. Сине һәрчак кемдер эзәрлекли кебек тоела башлый. Коточкыч курку хисе барлыкка килде. Бервакыт мин машинамнан чыктым да, җирдә шуыша башладым, баш очымда мине аулаучы кошлар очып йөргәндәй тоелды. Реанимациядә аңыма килдем. Беренче уй: сумкада тагын бераз калган иде, алырлар инде. «Тоз» тәэсирендә бернәрсә дә куркытмый. Син үзеңне үлемсез кебек тоясың. Бәйлелек шулай барлыкка килә. Мин үземне җир тишегенә төшеп баргандай хис иттем. Ә иң мөһиме – ләззәт алу сәләте юкка чыкты. Соры дөньяда яшисең. Бердәнбер уй – ничек тә доза табарга. «Тоз»га психикасы нык булмаган балаларны «утырталар». Безнең яшүсмерләр хәзер иртә өлгерә. Наркоманнар аларны «татлы» дип атыйлар. Андыйларны табалар, «тоз»га утырталар, ә аннары алар хисабына яши башлыйлар. Миңа бәйлелектән котылырга «Аноним наркоманнар» берләшмәсе ярдәм итте. Ләкин беркемгә дә мондый юл үтәргә теләмим, бу җәһәннәмнең үзе белән бер.

Татарстан территориясендә соңгы өч елда наркотиклар белән агулану очраклары 186 дан 129 очракка кадәр кимегән. Шулай ук медицина учредениеләрендә исәптә торучы наркоманнар саны да азайган.
2025 елда наркотиклар әйләнеше белән бәйле 2 меңнән артык җинаять ачыкланган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре наркоҗинаятьләр өлкәсендә 2,5 меңнән артык административ хокук бозуга чик куйган. Законсыз әйләнештән 87 килограмм психоактив матдә алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading