16+

Экологларның борыны – “күчмә лаборатория”

Татарстанда тирә-юнь мохиткә җаваплылык арта бара.

Экологларның борыны – “күчмә лаборатория”

Татарстанда тирә-юнь мохиткә җаваплылык арта бара.

“Без үзебезнең алдыбызда нинди бурычлар торганлыгын күрәбез: бу урман хуҗалыгы, су яссылыгы, чиста һава. Без моны үзебез өчен эшлибез. Бу безнең җир, без монда яшибез, монда безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәячәк”, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Чулман төбәкара идарәсе утырышында.

Күз-колак булу хәерле

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау чараларына нык теләктәшлек күрсәтә, предприятиеләрдән экологиягә кагылышлы кануннарның үтәлешен таләп итә, – диде Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстан, Чувашия һәм Мари Эл республикаларындагы 5 мең предприятиенең эшчәнлеген күзәтчелектә тота әлеге идарә хезмәткәрләре. Узган ел экологияне саклауга кагылышлы 700 профилактик чара үткәрелгән. Предприятиеләр тарафыннан тирә-юнь мохиткә зыян ясалганлыгы ачыкланылып, 619 административ эш кузгатылган, штрафлар салынган.

Җиңүнең 80 еллыгы рухында

Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарын хөрмәтләү чаралары оештырган. Аларга мәктәп укучылары да җәлеп ителгән. Балалар да ветераннарга үзләре ясаган уенчыкларны бүләк иткән.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга әледән-әле ярдәм җибәрәбез, – диде Фаяз Шакиров.

Мәктәпләрдә эко-сыйныфлар саны арта бара, эко-лагерьлар эшли. Татарстан узган ел “Экология – һәркемнең эше” (“Экология – дело каждого”) халыкара балалар-үсмерләр конкурсында 2нче урынны яулаган.

Казанның төньягында сулыш кысыла

– Халыктан Казанның төньяк өлешендә һаваның начар исле булуы турында мөрәҗәгатьләр керә. Биредә һавага авыр исләр таралуга Химическая урамындагы көнкүреш калдыклары полигоны, “Ак Барс” кошчылык комплексы, “Казан органик синтез” заводы сәбәпче. Химическая урамындагы полигон тулды, шунлыктан 2024 елда ябылды. “ПЖКХ идарәче компаниясе” хәзер анда калдыкларны ком-балчык белән томалау эшләре алып бара. “Восточный” полигонында 2нче картага дәүләт экология беркетмәсе бирелде. Химическая урамы тирәләреннән мин көн саен узып китәм. Казанның төньяк өлешендә берничә ел элек һавада авыр ис ныграк сизелә иде, бүген алай ук начар түгел. Әйткәнемчә, полигонны томалау эшләре үткәрелә, “Казан органик синтез” заводы да өстәмә экологик чаралар күрә. Кешеләр:”Һавада газ исе килә”, – ди. Әлбәттә инде, алар өчен бөтен ис – газ. Тәҗрибәле экологлар исә, нинди газ булуын һәм аның кайдан килүен борыннары белән үк ачыклый. Табигый газ исе сизелә икән, димәк, монысы көнкүреш калдыклары полигоныннан. Ацетон исе сизелә икән, димәк, анысы органик синтез заводыннан, – дип хезмәт нечкәлекләре белән дә уртаклашты Фаяз Шакиров.

Бер яманның бер яхшысы

Татарстанда эре сәнәгать предприятиеләре күп. Алар республиканың икътисади үсешенә файда итсә дә, табигатькә күпмедер зыян да салырга мәҗбүр.

– Республикадагы предприятиеләр тирә-юнь мохиткә карата җаваплылыкларын арттыра баралар. “Татнефть”, ТАНЕКО, “Түбән Кама нефть-химия”, Түбән Кама шәһәрендәге “Икенчел чималлар идарәсе” , Чаллыдагы “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыяте технологияләрне дә яңарталар, табигатьне сәламәтләндерү акцияләре дә үткәрәләр, – диде Фаяз Шакиров.

Сыерлар, зинһар, “пес” итмәгез!

Татарстанда көнкүреш калдыкларын туплый торган 48 полигон исәпләнә, шуларның 30дан артыгы файдалануда, ягъни, аларга калдыклар китерелә тора. Республикадагы чистарту корылмаларында 199 кимчелек ачыкланган. Татарстан Рәисе теләктәшлегендә чистарту корылмаларына капиталь төзекләндерү үткәрүгә керешелде.

– Терлекчелек комплексларының үзләренең чистарту корылмалары булырга тиешме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Кечерәк фермадан агып чыккан су-сидек, тирес сыекчасы елгага агарга тиеш түгел, аларның махсус чокырда туплануы зарур. Заманча терлекчелек комплексларында чистарту корылмасы инде проектка ук салынырга тиеш. Әгәр чистарту корылмасы булмаса, терлекчелек комплексына экологик беркетмә бирелми, комплекс эшләтеп җибәрелми. Кошчылык комплексларындагы кош тизәген дә катнашмалар белән эшкәртелгәннән соң гына кырларга чыгару таләп ителә. Мәсәлән, “Чаллы бройлер” кошчылык комплексы хәзер тизәкне катнашмалар белән эшкәртә, – дип җавап бирде Фаяз Шакиров.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading