16+

Татарстанлыларны май ахырында өстәмә ял көне көтә

Татарстанда яшәүчеләр май ахырында өстәмә ял алачак.

Татарстанда яшәүчеләр май ахырында өстәмә ял алачак.

27 май, чәршәмбе көнне, республикада Корбан бәйрәме билгеләп үтелә, шуңа күрә бу көн рәсми рәвештә эш көне булмаячак.

Моннан тыш, бәйрәм алды көне булган 26 майда эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак — хезмәткәрләр эштән иртәрәк кайта алачак.

Корбан бәйрәме — Ислам динендәге иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Ул хаҗ тәмамлану белән бәйле һәм ел саен мөселман календаре буенча билгеләнә.

Шулай ук татарстанлыларны июнь аенда да озын яллар көтә: Россия көне уңаеннан 12 июньнән 14 июньгә кадәр өч көн рәттән ял булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading