16+

Татарстанда пенсионерлар арасында «актив озын гомер» трендка әйләнә

Татарстанда ярты миллионга якын өлкән кеше «Актив озак яшәү» программасына кушылган.

Татарстанда ярты миллионга якын өлкән кеше «Актив озак яшәү» программасына кушылган.

Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Актив озак яшәү» программасында бүген 493,9 мең өлкән яшьтәге кеше катнаша.

Программаның төп максаты — өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын һәм активлыгын арттыру. Моның өчен республикада спорт, мәдәни ял, белем бирү һәм волонтерлык юнәлешләре буенча меңләгән чара оештырыла.

Бүген Татарстанның барлык 45 муниципалитетында өлкәннәр өчен 1 840 төрле шөгыль эшли. Иң популяр юнәлеш — спорт һәм физкультура: анда 349 меңнән артык кеше йөри. Шулай ук меңләгән татарстанлы иҗади түгәрәкләргә, белем бирү курсларына һәм волонтерлык проектларына кушылган.

Катнашучылар өчен махсус «Забота» платформасында «Алтын еллар» интерактив картасы да эшли — анда түгәрәкләрне табып, расписание карап һәм онлайн язылып була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading