Без шундый кызык кешеләр инде. Яңгырлар озакка сузылганда эссене сагынабыз. Көннәр кыздыра башлый икән, кояштан качабыз.
Үзәк Россиядә узган атнада кызу булды. Кабинетларда утыручылар да, аеруча, урамда эшләүчеләргә авырга туры килде. Кабинеттагыларның кондиционера кушу мөмкинлеге бар әле. Булмаганнар исә “рәхәтләнеп” тирләде.
Роспотребнадзор да гади хезмәткәрләрнең хәлен җиңеләйтергә тели. Эссе вакытта җитәкче эш көнен берничә сәгатькә кыскартырга тиеш дигән киң таралган фикер бар. Чынлыкта бу алай ук түгел. Эш бирүче хезмәткәрләрне иртәрәк җибәрә ала, әмма мәҗбүри рәвештә түгел. Үтәлергә тиешле бер генә Федераль закон да мондый нормалар кертми.
Кабинетта эшләгәндә нормаль температура булып 24-25°C санала. Ләкин кондиционер булмаса һәм бүлмәдә температура 28,5°C ка җитсә, эш көнен 1 сәгатькә кыскартырга киңәш ителә. Температура 29°C ка кадәр күтәрелгәндә - 2 сәгатькә, әгәр һава 30,5°C ка кадәр кызган булса - 4 сәгатькә. Ягъни организмга термик йөкләнеш никадәр күбрәк булса, эш вакыты шулкадәр азрак булырга тиеш. Хезмәт хакы гадәти күләмдә сакланырга тиеш. Әгәр дә эш тукталып тора икән (простой), мондый көннәрдә түләүнең 2/3 өлеше каралган.
Урамда эшләүчеләр өчен үз нормативлары бар. Әгәр термометр баганасы 32,5°С тан югарырак булса, ачык һавада 15-20 минуттан артык эшләмәскә, салкын яки суытыла торган урыннарда 10-12 минут тын алырга кирәк. Мондый көннәрдә 4-5 сәгатьтән артык эшләргә ярамый. Шулай ук эш бирүче хезмәткәрләрне эчә торган су белән тәэмин итәргә тиеш – сәгатенә ким дигәндә ярты литр. 25 яшьтән кечерәк һәм 60 яшьтән өлкәнрәк эшчеләрне ачык һавада 32,5 °C тан артык эсседә эшләтергә ярамый.
Әгәр дә сезнең эш урыныгызда бу тәкъдимнәр игътибарсыз калдырылса, беренче чиратта КоАПның хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен эш бирүченең җаваплылыгын күздә тоткан 5 бүлеге барлыгын белергә кирәк. Һәм җитәкчегә мөрәҗәгать итәргә. Әгәр бу ярдәм итми икән инде, иң соңгы очракта Роспотребнадзорга яки дәүләт хезмәт инспекциясенә шалтыратырга мөмкин. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Роспотребнадзор тәкъдим генә итә. Әгәр җитәкчегез эссене зарарсыз дип уйлы икән, түзәргә генә кала.
Эсселек сәламәтлеккә начар тәэсир итсә, больничныйга китәргә мөмкин. Эшчеләрнең кайбер категорияләре түләнми торган ялга хокуклы. Шуңа күрә бераз хәлгә килер өчен берничә көн алырга мөмкин. Ял көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә чыксагыз, җыелган ял көннәрен дә файдаланырга мөмкин. Кыскасы, ял итү өчен өстәмә мөмкинлекләрдән файдаланыгыз.
Әгәр дә сез эш вакытында үзегезне начар хис итсәгез, өйгә кайтып китәргә мөмкин. Тик кагыйдәләрне үтәп кенә: җитәкчене кисәтергә һәм табибка мөрәҗәгатьне теркәргә. Тегесен дә, монысын да эшләмисез һәм 4 сәгатьтән артык эшегездә булмыйсыз икән, сезне прогул өчен эштән чыгарырга мөмкиннәр. Дөрес, судлар больничныйны сез эштән киткәннән соң икенче көнне ачарга мөмкин дип саный. Ләкин ашыгыч очракларда гына шулай эшләргә киңәш итәбез.
Димәк, начар һава шартлары вакытында һава торышы турында нәрсәләр белергә кирәк? Сезгә эш көнен кыскартырга бурычлы түгелләр, ләкин температура нормалары бар, һәм алар эш бирүчеләр өчен мәҗбүри. Әгәр эш урынында температура санитария нормалары буенча рөхсәт ителгәннән югарырак булса, җитешсезлекне бетерүне таләп итәргә мөмкин.
Организмның сусызлануын кисәтү максатларында җитәрлек күләмдә су эчәргә киңәш ителә. Тир күп булганда тозлы су яки әче сөтле эчемлекләр, мәсәлән майсызландырылган сөт яки сыворотка эчәргә кирәк. Сыеклык бүлмә температурасында булырга тиеш.
Сәламәт булыгыз!
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар