Фәрит Мөхәммәтшин Казанның уникаль тарихи юлын һәм Татарстан башкаласының Европа белән Азия арасындагы мәдәни күпер ролен аерым билгеләп үтте. «Казан евразиячелек феноменының табигый гәүдәләнешләреннән берсе булып тора. Европа белән Азияне, Көнбатыш белән Көнчыгышны тоташтырган борынгы сәүдә юлларында Идел елгасы буенда урнашкан Казан төрки-славян яки ислам-православие бердәмлегенең табигый рәвештә бер-берсенә үрелүе гәүдәләнешенә әверелде», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Казан, бөтен республика кебек үк, күпмилләтле. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, башкалада 115 милләт вәкилләре яши (Татарстанда – 175), шәһәрдә 136 гыйбадәт объекты эшли: 70 мәчет, 45 православие гыйбадәтханәсе, 5 иске обряд гыйбадәтханәсе, 13 чиркәү һәм синагога. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, рухи объектларны торгызуга зур игътибар бирелә. Соңгы 20 елда гына «Кол Шәриф» мәчетенә, Благовещение һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборларына «җан өрелде». Парламент башлыгы шулай ук Татарстан башкаласында яңа Җәмигъ мәчетен төзүгә әзерлек тәмамлануын, Казан Богородица монастыре комплексын торгызу проектын гамәлгә ашыру ахырына якынлашуын искәртте. «Безнең республика һәм аның башкаласы белән таныш булган һәркем төрле милләт һәм конфессия кешеләренең үзара ышанычын һәм хөрмәтен югары бәяли, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Без ил Президенты Владимир Путинның Казанның бердәм Россия милләтен формалаштыруда, Россия халкын берләштерүдә кабатланмас тарихи роль уйнавы турында әйткәннәренә тирән рухлану һәм рәхмәт белән карыйбыз».
Дәүләт Советы Рәисе Казанның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләгәндә, Татарстан башкаласында туып үскән кешеләрнең иҗади мирасының байлыгын ассызыклады, алар арасында – күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм фикер ияләре, язучылар һәм шагыйрьләр, иҗади интеллигенция вәкилләре – Мөхәммәдьяр һәм Державин, Тукай, Горький, Мәрҗани, Ленин, Завойский, Альтшулер, Зинин, Бутлеров һәм башкалар. «Бу шәхесләрнең барысы да илебезнең горурлыгы, бөек рус һәм татар мәдәниятенең бер өлеше», – басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казан башка шәһәрләр арасында аерым урын алып тора, аңа «Россиянең өченче башкаласы», «спорт башкаласы» һәм «гомумдөнья татар башкаласы» статуслары беркетелгән. 2026 елда Татарстан башкаласы ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк.
Комментарийлар