Район территориясендә 83 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе эшли. 2024 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 3% ка арткан һәм 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Район кышкы чорга терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән. «Терлекләрне савыктыру буенча превентив чаралар мөгезле эре терлекләр санын киметүгә китерде. Агымдагы елның бурычы – әлеге санны торгызу», – дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова. Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
2025 елда Әлмәт районында 59 мең га мәйданда иген чәчелгән. Чәчү мәйданының яртысын бөртекле һәм кузаклы культуралар били. «Уңдырышлылык 12% ка артты һәм гектардан 29,5 центнер тәшкил итте, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Исәп-хисап мәгълүматларына караганда, ел башына файдаланылмый торган җирләрнең мәйданы 6300 гектар тәшкил иткән, шулардан быел әйләнешкә 408 гектар кертелгән, тагын 5900 гектарны кертәсе бар. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча юл картасын төзү һәм аны сыйфатлы үтәүне тәэмин итү кирәк».
Сәламәтлек саклау муниципалитетның аерым игътибар өлкәсе булып кала. Хисап чорының төп вакыйгасы, Гүзәл Хәбетдинова сүзләренә караганда, яңа перинаталь үзәк ачылу булган. Җиде катлы бина елына 3,5 мең бала табуга исәпләнгән һәм махсус ярдәмнең тулы циклын тәэмин итә. «Үзәккә Әлмәттә генә түгел, күрше районнарда яшәүче 110 меңгә якын кеше беркетелгән инде. Бу Әлмәт агломерациясен һәм аның медицина кластерын үстерүгә таба тагын бер адым. Бала тудыру йорты ачылганнан бирле 246 бала дөньяга килгән», – диде Гүзәл Хәбетдинова.
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өчен 2025 ел нәтиҗәләрен бәяләп, муниципалитет нефть чыгару сәнәгате компетенцияләре үзәген актив үстерә, бөтен республика икътисадына эшли һәм халык өчен максималь уңайлы яшәү шартлары тудыра, дип белдерде. «Татарстан, Владимир Путин әйтүенчә, – Россиянең терәк төбәге, ә Әлмәт, мин әйтәм, – республикабызның терәк һәм база шәһәре, һәм бу –аның югары җаваплылыгы, даими рәвештә яңа резервлар эзләү зарурлыгы», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин районда мөгезле эре терлекләр саны кимү дәвам итә – узган елга карата минус 400 баш яисә 92%, шулай ук ит өчен терлек һәм кош-корт җитештерү 936 мең тоннага кадәр кимегән (83%), дип билгеләп үтте. «Ярый торган эш түгел. Югалтуларны ничек тулыландырачагыгызны анализлагыз. Кече хуҗалыкларны үстерү рейтингында район 42 нче урында тора. 11 позициягә артка тәгәрәгән. Бу сезнең урын түгел. Икътисадның авыл хуҗалыгы секторын сизелерлек яхшыртырга мөмкин булган юнәлешләр дә бар», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Парламент җитәкчесе сессиягә йомгак ясап, Әлмәт районында нефть компанияләре эшләвен дәвам итә, авыл хуҗалыгы секторы да үсә, дип билгеләп үтте. «Уңышларга карамастан, районда үсеш резервлары бар. Биредә хезмәт сөючән күпмилләтле халык эшли, ә нефть зонасы һәрвакыт республикабызның авангардында булды. Әлмәт – нефть төбәге башкаласы. Республика куйган барлык бурычларның да үтәләчәгенә шик юк», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда.
Утырыш азагында Дәүләт Советы Рәисе республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар