Бүген Дәүләт Советында Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясенең уртак белем бирү проектының беренче халыкара чыгарылышы студентларына дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Белем бирү программасын уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узган 26 кеше «табиб» квалификациясе белән югары белем турында диплом алды. Шул ук вакытта әлеге дипломнар Россиядә дә, Үзбәкстанда да медицина өлкәсендә эшләргә мөмкинлек бирә. Республика җитәкчелеге исеменнән педагогларны, яшь белгечләрне, аларның туганнарын һәм якыннарын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Табиб һөнәре һәрвакыт мактаулы, катлаулы һәм кызыклы булды, эшли башлагач кына түгел, бәлки уку этабында да фидакарьлек һәм җыйнаклык таләп итте, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Казан медицина университеты үзенең традицияләре, белем бирүнең сыйфаты, югары профессиональ профессор-укытучылар составы белән танылган. Күп еллар дәвамында КДМУ илнең югары медицина мәктәпләре арасында алдынгы урынны алып тора, зур халыкара абруйга ия».
Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан, Татарстан һәм Россия Федерациясен күптәнге тыгыз тарихи, мәдәни һәм икътисадый багланышлар бәйләвен искәртте. Елдан - ел республикалар арасында товар әйләнеше арта бара, 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 376 млн долларга җиткән. Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән ТР Үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе киң эшчәнлек алып бара.
«Үз чиратында Үзбәкстан Республикасында чит илләрдәге иң зур татарлар диаспорасы яши – 320 меңнән артык кеше, Татарстан вәкиллеге эшли, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ватандашларыбыз үзбәк мәдәнияте, иҗтимагый фикере, милли мәгариф һәм сәнгать үсешенә тарихи яктан сизелерлек йогынты ясадылар. Һәм бүген икътисад үсешенә, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешләрен кертәләр».
Дәүләт Советы Рәисе парламентара элемтәләрнең, шул исәптән Үзбәкстан Республикасы Югары Мәҗлесе палаталары белән дә, ныгуын аерым билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне бу мөһим вакыйга белән котлады, эшләрендә һәм шәхси тормышында уңышлар теләде, сайлаган һөнәрләренең әһәмиятен һәм җаваплылыгын ассызыклады. «Сез гомерегезне багышлаган эш, һичшиксез, дөньяда иң гуманлы эшләрнең берсе. Һөнәри ант биреп, кешеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алып, сез теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – бүген бөтен дөньяда медицина җәмәгатьчелеге алдында сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлелеген күтәрү, яңа технологияләр кертү, медицина ярдәменең сыйфатын камилләштерү һәм аннан файдалану мөмкинлеген камилләштерү бурычлары тора. Сезгә дә аларны хәл итәргә кирәк булачак».
Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Нодиржон Касыймов тантананың мактаулы кунагы булды. Генераль консул ассызыклаганча, мондый чаралар һәм уртак проектлар Үзбәкстан – Россия һәм Үзбәкстан – Татарстан мөнәсәбәтләрен, алга таба фәнни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итә. «Бу күңелле мөмкинлектән файдаланып, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан җитәкчелегенә, КДМУ ректоратына, университетның барлык мөгаллимнәр составына студентларыбызга игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Нодирҗон Касыймов, – чыгарылыш укучыларына чын күңелдән уңышлар, тормышларында һәм хезмәт юлларында бәхет телисем килә».
Проектның партнерлары булган ике югары уку йорты җитәкчеләре дә уку йортын тәмамлаучыларга үз теләкләрен җиткерде. Дәүләт Советы депутаты, КДМУ ректоры Алексей Созинов бу чыгарылышның тарихи әһәмияткә ия булуын ассызыклады. «Бу КДМУның югары медицина белеме елъязмасына тагын бер зур өлеш кертү, ул быел 14 майда 212 елга аяк басты, – дип басым ясады Алексей Созинов. – Сезнең Үзбәкстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә законлы рәвештә эшләү мөмкинлегегез булачак. Бу – икеләтә шанс, әмма ышанам ки, сезнең төп конкурент өстенлегегез санда түгел, ә сыйфатта, югары уку йортларында алган лаеклы һөнәри әзерлектә, һәм хәзер сез яхшы табиблар һәм үз илегезнең лаеклы гражданнары булырга әзер».
Ташкент дәүләт медицина академиясенең дәвалау эше буенча проректоры Мәръиф Кәримов, яшьләрне укулары тәмамлану белән котлап, һәркайсы Үзбәкстанда яки Россиядә үз һөнәрләрендә лаеклы урын табар, дигән ышаныч белдерде. «Йөрәгегездә сайлаган һөнәрегезгә мәхәббәт һәм кешеләргә ярдәм итү омтылышын саклагыз!», – диде ул.
Маръиф Кәримов шулай ук Ташкент дәүләт медицина университеты ректоры Алишер Шадмановның сәламләвен җиткерде. «Барыгызны да шушы истәлекле вакыйга – дипломнар тапшыру белән котлыйм. Бүген без һөнәри үсешнең аерым юлын узган беренче класслы белгечләрне хөрмәтлибез. Уртак программа нәтиҗәле академик хезмәттәшлек һәм безнең югары уку йортлары арасында үзара ышаныч символына әверелде», – диелә ТДМУ ректоры сәламләвендә.
Чыгарылыш исеменнән җавап сүзе белән Бону Умарова чыгыш ясады. «Бүген безнең өчен бик мөһим көн. Бу программа ике шәһәрне, ике мәдәниятне һәм чын-чынлап талантлы студентларны берләштерде. Безнең өчен бу мәдәни алмашу гына түгел, ә үсү һәм чыныгу иде. Медицина – ул һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше. Без дипломнарыбызга караганда да зуррак багаж белән китәбез, хәзер безнең ике йортыбыз бар – Казан һәм Ташкент».
Тантана алдыннан яшь белгечләр һәм аларның ата-аналары Дәүләт Советы эше белән таныштылар, парламент үзәгендә һәм Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар. Ә ахырдан тынычлык һәм чисталыкның символы булган ак күгәрченнәрне күккә очырдылар.
Бу – уртак белем бирү программасы буенча белем алган табиб-белгечләрнең беренче чыгарылышы. Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясе хезмәттәшлек турындагы килешүгә 2017 елның октябрендә кул куйган. Ике елдан соң ике яклы хезмәттәшлек кысаларында рус телендә укыта торган «дәвалау эше» белгечлеге буенча уртак белем бирү программасын гамәлгә ашыру турында килешү төзелә. Алты ел дәвамында булачак белгечләр-медиклар партнер вузларның һәрберсе базасында белем алганнар (өчәр ел). Укуны тәмамлагач, белем бирү программасын уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узганнарга югары белем турында ике диплом бирелә: Казан дәүләт медицина университеты дипломы һәм Ташкент медицина академиясе дипломы.
2019 елның сентябрендә программага беренче тапкыр студентлар кабул ителә: 8 студент Казан дәүләт медицина университеты базасында, 32 студент Ташкент медицина академиясе базасында укый башлый. 2022 елда 8 студент укуларын ТМАда дәвам итә, 23 студент Казан дәүләт медицина университетына килә. Хәзерге вакытта уртак белем бирү программасы буенча Казан дәүләт медицина университетында 45 студент белем ала.
Быел әлеге программаны 26 кеше тәмамлаган. Уку чорында бу студентлар университетның иҗтимагый һәм фәнни тормышында актив катнашканнар, Халыкара олимпиада һәм конференцияләрдә, төрле фәнни конкурсларда призерлар һәм җиңүчеләр булганнар.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар