Кешеләр еллар буе туплаган акчаларын үз куллары белән мошенникларга бирә яки күчерә, хәтта бердәнбер фатирларыннан да колак кагалар. Кайчагында алдарлар ятьмәсенә ике як кына түгел, ә өч як та җәлеп ителгән була: мошенник – аның тарафыннан алданган кеше – бернинди гөнаһы булмаган фатир сатып алучы.
Казанда яшәүче И. банктан бик зур суммага кредит алган, шул акчаларны фатир сатып алуга тоткан. Әмма хыялланган торак урынына ул урамда буш кул белән утырып калган... Җитмәсә, банкка миллионлаган кредит түләргә дә мәҗбүр. Фатир сатучысын интернет-мошенниклар алдаган, килешүне гамәлдән чыгарганнар. Һәм мондый очраклар саны Россия күләмендә артканнан-арта бара.
Алда телгә алган героебыз И. бүген суд юлларында йөрергә мәҗбүр. Ул сатып алган фатирның элеккеге хуҗабикәсе белдерүенчә, ачыкланмаган затларга каршы мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. И. әйтүенчә, сатучының мошенниклар белән аралашуына бернинди матди дәлилләр дә юк – видеоязмалар да, әңгәмәләр алып барылган мессенджердагы экран сурәтләре дә юк. Барысы да сатучы сүзләреннән генә яздырып алынган. Җинаять эше буенча И. үзе шаһит булып бара.
— Берничә экспертиза уздырдык. Берсе күрсәткәнчә, сатучы килешү вакытында «Җайлашу реакцияләренең тайпылышы (шулай ук адаптация тайпылышы, ягъни тормышта сизелерлек үзгәрешкә яки стресслы тормыш вакыйгасына җайлашу чорында барлыкка килә торган субъектив дистресс һәм хисси тайпылыш халәте) тәэсирендә» булган. Хәтта судта чыгыш ясаган психолог та миңа фатир сатучының бу тайпылыш никадәр көчле булган һәм ул юридик яктан әһәмиятле вакытта килешүгә кул куюга ничек йогынты ясый алган дигән сорауга конкрет җавап бирә алмады. Өстәмә тикшеренү билгеләнде, – ди күз яшьләре аша И.
Хәзер героебыз арендага алынган фатирда яши, моннан тыш әле ипотека һәм суд чыгымнарын түли.
— Фатир өчен акча күчерелгән, мине бердәнбер торактан мәхрүм итәләр, ипотека өчен миллионлаган бурычлар белән утыртып калдырырга җыеналар. Алга таба нишләргә, мине кем яклаячак? Аңлашылмый, – дип зарларын белдерә ул.
Россия буенча да И. кебек сатып алучыларның саны йөзләрчә. Килешү җентекләп әзерләнгән, юридик тикшерүләр үткәрелгән, сатучы аек акыллы булып күренгән... Тик килешү имзаланганнан соң фатирын саткан кеше судка биргән һәм торагын аңа кире кайтарганнар. Сатып алучылар исә акчасыз һәм тораксыз калган, күпләр ипотека түләргә мәҗбүр. Моннан тыш, залог буларак кулланыла торган торак юк икән, банклар яңа залог объектын сатып алуны таләп итә, ә ул вакытка кадәр пеня түләү белән яныйлар.
— Суд карарларын анализласаң да, аларның күбесе Россия гражданнар кодексының 177 маддәсенә нигезләнә, – ди шундый эшләрнең берсендә сатып алучы мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Марат Гайнуллин. – Аның буенча "Эшкә сәләтле булса да, аны башкару вакытында үз гамәлләренең мәгънәсен аңларга яки алар белән җитәкчелек итәргә сәләтле булмаган хәлдәге гражданин тарафыннан башкарылган килешү суд тарафыннан гамәлдә түгел дип танылырга мөмкин". Шулай итеп, хәтта психиатрия экспертизасы кешене менталь яктан сәламәт дип таныса да, бу әле килешү вакытында ул үз гамәлләренә җавап бирә ала торган дигән сүз түгел. Вакытлыча "кеше аңының тоныклануы" фактын психологлар экспертизасы билгели, ул, әлбәттә, постфактум үткәрелә. Бу процедура буенча сораулар шактый.
Экспертизаларны килешүдән соң берничә ел узгач билгеләү очраклары бар. Ике ел ярым элек сатучының нинди хәлдә булуын психолог ничек аңлый ала? Һәм, гомумән, психология – ул шундый сәер карар чыгару мөмкинлеге. Психологны җиңел генә алдарга мөмкин, дигән фикердә юрист.
Интернет челтәрендә үзеңне саклау өчен нотариус барында гына килешүләр төзергә кирәк дигән киңәшне очратырга мөмкин. Ләкин бу чара да сине якламаячак дигән фикердә Марат Гайнуллин.
Әмма мондый психологик-психиатрик экспертиза гражданинның ризалыгы белән генә уздырыла ала. Әгәр сатучы анда катнашудан баш тартса, фатир сатып алу фикереннән кире кайту кулайрак.
Комментарийлар