Мондый хәл кабатланмасын өчен, безгә – өлкәннәргә нишләргә?
«Кара популярлык»
Куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулинаның телеграм-каналында Бөек Җиңү символы – Георгий тасмасын мәсхәрә иткән Чаллы яшүсмерләре катнашындагы видео дөнья күрде. «Азатлык» мәйданындагы фонтан аркасы янында төрле мәктәпләрдә укучы өч 14-17 яшьлек егетләр 500 сум акча өчен интернетта турыдан-туры эфирда Георгий тасмасын мәсхәрә иткәннәр.
Видеокадрларда төп «герой» - яшүсмер кыз. Икенче бер егет шуны видеога төшереп торган. Үсмерләр үз дигәненә ирешкән – тиз арада популярлык казандылар. Тик алар теләгәнчә түгел... Россиянең Хәрби дан символларын мәсхәрә итү турындагы җинаять эше Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә ачылган. Тикшерү барышы турында җирле тикшерүчеләргә РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шәхсән үзе хәбәр итәргә кушкан.
Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, яшүсмерләр катнашында экстремистик юнәлештәге җинаятьләр саны, балаларны интернет аша хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итү очраклары артканнан-арта.
Соңгы вакытта «Мәңгелек ут» мемориал комплекслары янындагы вакыйгалар криминаль сводкаларның бер өлешенә әверелде. Хәрби бәрелешләрдә катнашучылар турындагы хәтер символларын яшүсмерләр һәм яшьләр мәсхәрәли. Шул ук вакытта илебез чигендә махсус хәрби операция бара, шул уңайдан бик күп патриотик оешмалар барлыкка килә, мәктәп укучыларын патриотик тәрбияләү буенча эш сизелерлек көчәя. Бер-берсенә каршы килә торган ике күренеш барлыкка килүенең сәбәбе нидә? Бу уңайдан без педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре, экспертлар белән мондый очракларны булдырмас өчен нинди эш алып барырга кирәклеген ачыклау өчен сораштыру үткәрдек.
«Шантажлауга чаклы китереп җиткерергә мөмкин»
Тукай муниципаль районының Психологик-педагогик социаль үзәге җитәкчесе, югары категорияле педагог-психолог Гүзәл Латыйпованың да әлеге мәсьәләгә үз фикере.
.jpg)
- Әгәр дә интернет аша балага хокукка каршы эшчәнлектә катнашу турында тәкъдим килсә, балага нәрсә эшләргә кирәк?
- Беренче адым – әлеге хәл турында ул үзенә ышанган өлкән кешегә кичекмәстән хәбәр итү. Бу әти-әни, укытучы, мәктәп психологы яки башка якын кеше булырга мөмкин. Балага әлеге хәлдә аның гаепле булмавын һәм аңа ярдәм, яклау алу өчен дөресен сөйләргә кирәклеген аңлату мөһим.
Икенче адым – янау яки тәкъдим фактын теркәү. Балага хәбәрнең скриншотын ясарга, язышуны сакларга яки нинди дә булса башка ысул белән булган хәлне документлаштырырга кирәк. Бу дәлилләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәндә файдалы булырга мөмкин.
Өченче адым – янау яки тәкъдим җибәрүче белән аралашуны туктату. Җинаятьченең социаль челтәрдәге аккаунтын блокка куярга һәм аның белән алга таба элемтәне өзәргә кирәк. Җинаятьче җибәргән сылтамалар буенча күчәргә яки аның таләпләрен үтәргә ярамый.
Дүртенче адым – хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү. Әгәр куркыныч җитди характерда булса яки хокукка каршы эшчәнлек билгеләре булса, бу хакта полициягә яки башка компетентлы органнарга хәбәр итү таләп ителә.
- Балигъ булмаганнар үзләренә янаган куркынычны аңламаска да мөмкин, моны бары уен итеп кабул итү дә мөмкин...
- Яшүсмерлек чорында хисси халәткә йогынты ясый торган шактый гормональ үзгәрешләр була. Яшьтәшләре тарафыннан кабул итүгә ихтыяҗ арта. Бу аларны ялагайлануга, шантажлауга чаклы китереп җиткерергә мөмкин. Яшүсмерләр әти-әниләреннән һәм билгеләнгән кагыйдәләрдән тыш бәйсезлеккә омтыла. Аның белән идарә итәргә теләгән кешеләр бу омтылышны өлкәннәрнең "искергән" карашларына каршы бәйсезлек һәм бунтарьлык күрсәтү ысулы буларак кулланырга мөмкин. Яшүсмерне "ихтыяр иреге чагылышы" һәм "системага каршы баш күтәрү" дип, наркотиклар кулланып карарга күндерә алалар.
Балигъ булмаганнар еш кына гаделлек, игелек һәм намуслылык идеалларына ышаналар. Алар белән идарә итәргә омтылучылар моны үзләренең "ихласлыгына" һәм "изге ниятләренә" ышандыру өчен куллана алалар, хәтта бу чынбарлыкка туры килмәсә дә. Мисал: яшүсмер "хокукларны яклаучы" булып күренүче манипуляторның вәгъдәләренә ышана һәм шикле акцияләрдә катнашырга ризалаша ала. Алар билгеле бер гамәлләрнең җитди тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңламаска да мөмкин. Яшүсмер, моның куркыныч булуы мөмкинлеген аңламыйча, интернетта танышкан ят кеше белән очрашуга да ризалаша ала.
Яшүсмер үзенең проблемалары һәм кичерешләре турында сөйләгәндә үзен уңайлы хис итсен өчен ышаныч атмосферасы булдырыгыз.
Әгәр сез яшүсмер манипуляция корбаны булган дип шикләнәсез икән, психологка яки психотерапевтка мөрәҗәгать итегез.
Шуны истә тотарга кирәк, һәр яшүсмер уникаль, һәм аның манипуляцияләргә зәгыйфьлеге күп факторларга бәйле булырга мөмкин. Күзәтү, аралашу, укыту һәм ярдәм итүне үз эченә алган комплекслы якын килү балигъ булмаганнарны тискәре йогынтыдан сакларга һәм аларның сәламәт үсеше өчен шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Күп очракта яшүсмерләр җәзасыз калачакларына ышана. Ә аларны кырын гамәл эшләргә күндерү «сине дусларың хөрмәт итә башлаячак» дигән сүзләр белән үрелә. Әгәр үсмер аек фикерле, бу адымның һәр нечкәлеген анализларга сәләтле икән, әлбәттә, туктап калачак.
Шуңа бәйле рәвештә куркыныч зонасына психологик характердагы проблемалары булган яшүсмерләр эләгә. Мәсәлән, игътибар дефициты синдромы, чиктән тыш актив булган балалар – иң зәгыйфь катлам. Шулай ук, вербовщикларның хәйләләренә җәмгыять тарафыннан кабул ителмәгән яки үзләрен беркемгә кирәкмәгән итеп хис иткән балалар эләгергә мөмкин. Алар куркыныч адымга барырга ризалаша, чөнки шул рәвешле үзләрен әһәмиятлерәк хис итәрләр кебек тоела. Бигрәк тә моның өчен акча да түләсәләр, баланың башы күккә тия.
Яшүсмерне кыңгыр гамәл кылуга янаулар белән дә күндерергә мөмкиннәр. «Син берни эшли алмыйсың», «синең барып чыкмаячак» дигән сүзләр белән үчекләп басым ясыйлар.
Һәр бала,туган вакытта төрле явызлыклардан азат, бары тик тәрбия һәм тирәлек кенә аны начар кешегә әйләндерә. Шуның өчен балагызның табигыйлегеннән курыкмагыз, аңа игътибарлы булыгыз, аның сөйләгәннәрен тыңларга өйрәнегез, ә кайвакыт хәтта аның белән киңәшләшегез дә.
Юрист фикере
Марат Гайнуллин, адвокат:

- Балаларны берничә көн холкының иң нечкә кылларын тибрәндереп карыйлар, әгәр алар басымга бирелмәсәләр, икенчеләрен эзлиләр. Кем ризалаша – акча тәкъдим итәләр. Бу үзенә күрә бүләкләү. Нигездә, шунда ук төркемне җәлеп итәргә тырышалар.
Еш кына социаль челтәр аша эш итәләр, онлайн-уеннар чатларында да эзлиләр. Ышандырырлык булсын өчен яшүсмерләргә полиция кулына эләкмәс өчен инструкция җибәрәләр. Әмма бу җәзадан качарга ярдәм итми – барлык мөһим участокларда видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, балаларны аларның гамәлләре нәтиҗәсен видеога төшерергә сорыйлар. Ә хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен бу киртә түгел, киресенчә, эшне җиңеләйтә генә.
Үсмерләрнең билгесез кешеләрдән биремнәрне үтәргә ризалашуы факты гына да «Диверсия» буларак квалификацияләнә ала. Әлеге маддә буенча җинаять җаваплылыгына тартуның яшь чиге – 16 яшь. Әмма шартларга бәйле рәвештә җинаять эше башка маддәләр буенча да кузгатылырга мөмкин, мәсәлән «террорчылык акты».
Диверсияләр белән бәйле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы (РФ Җинаять кодексының 281 маддәсе) 16 яшьтән башлана, әмма аеруча куркыныч тудырган җинаятьләр өчен ул 14 яшьтән каралган. Аерым алганда, террорчылык акты өчен җинаять җаваплылыгы (Җинаять кодексының 205 маддәсе) 14 яшьтән башлана. «Диверсия» кергән аеруча авыр җинаять вакытында билгеләнгән җәзаның чиге — 20 елга ирегеннән мәхрүм итү. Әмма балигъ булмаганнар өчен ул ике тапкырга кыскара — 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә кадәр. Бу җинаятьләр аеруча авыр дип санала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр җинаять кылган субъект җинаять җаваплылыгы өчен яшькә җитмәгән икән, бу үз гамәлләре өчен яшүсмерләргә җавап бирергә туры килмәячәк дигән сүз түгел.
Җинаять җәзасыннан тыш, яшүсмерләр өчен башка җаваплылык чаралары да каралган, мәсәлән, ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләренә урнаштыру, шулай ук җинаять китергән зыянны каплау буенча законлы вәкилләрне матди җаваплылыкка тарту.
Җинаятьләрне тикшерү һәм ачуның гамәлдәге методлары, оператив-эзләү эшчәнлеге методикалары мондый җинаятьләрне кыска вакыт эчендә ачарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта җинаятьләр кылган өчен закон белән билгеләнгән җәза котылгысыз рәвештә кулланылачак.
Ата-аналарга мөмкин булган ситуацияләр барлыкка килү турында балалар белән мөмкин кадәр ешрак сөйләшергә, баланың нинди-интернет бергәлекләре белән кызыксынуын карарга, аның тормышында катнашырга, социаль челтәрдә провокацияләрдән һәм шантажлаулардан ничек качарга мөмкинлеген кисәтергә кирәк.
Рәсим Хаҗиев, журналист, «Именно шулай» телеграмм каналы хуҗасы:
.jpg)
- Минемчә, һәр төрле җинаятьне профилактикалау гаиләдән башлана. Безнең төп бурычыбыз үзен якланган һәм үз-үзенә ышанган итеп хис итсен өчен балага мәхәббәт, ярдәм итү һәм аңлашу атмосферасы тудыру. Үсмерлек чорында алар үзләренә кумирлар эзлиләр, кем артыннан барырга мөмкин, үзләрен төрле яктан күрсәтергә тырышалар, тирә-юньдәгеләрдән танылу көтәләр. Яшүсмерләрне җәмгыять тормышына җәлеп итү буенча тулы бер комплекслы программалар булырга тиеш.
Мәктәп һәм гаилә яшүсмерләрнең үзләрен ничек тотуында зур роль уйный. Димәк, нәкъ менә анда экстремистик күренешләргә җәлеп итү, янаулар темасына сөйләшүләр, дәресләр, фикер алышулар булырга тиеш.
Дилбәр Фәиз, «Болгар радиосы» алып баручысы, журналист, волонтер:

- Үсмерлек чорында кемгәдер иярү дигән төшенчә бар. Каны кайный, барысында да булдырам дип саный. Шул вәхшилекләрне нигә ул үзе генә эшләми дигән сорау туа миндә. Хәер, үсмер чорда гына түгел, шактый өлкәннәрдә дә курку хисе бар. Шул курку хисе аркасында ул кемгәдер иярә, кемгәдер яраган миңа да килешә дип уйлый. Хәзер әти-әни үз баласын каеш белән куркыта алмый. Элек укытучылардан куркып тора идек, хәзер мөгаллимнәр балаларга авыр сүз әйтә алмый. Чөнки әти-әни шунда ук прокуратурага чаба, укытучыны судка бирә. Балаңны үзең тәрбияли алмыйсың икән, нигә син укытучыга бу вазифаны йөклисең? Бер-беребездән курку турында алдарак әйткән идем, махсус хәрби операция үткәрелүче төбәкләрдә яшәүче балалар белән безнекеләрне чагыштырсаң, өнсез каласың. Ул балаларның күзләрендә курку булса да, күңелләрендә һәрбер нәрсәне, һәрбер кешене ярату яши. Анда бөтен башка атмосфера, дөнья. Әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче балалар да мондый әшәкелеккә бармаячак, вәхши гамәлләр кылмаячак, минемчә. Бер урта яшьтәге ир белән сөйләшеп киттек: «Яратмыйм мин СВО темасына сөйләшергә», ди ул. Менә шулай дип әйтүче атаның баласы нишли? Әйе, әлбәттә, һәйкәлләрне җимерә, ут төртә, чөнки ул да әтисе кебек фикер йөртә.
Рүзәл Минһаҗев, шагыйрь, махсус хәрби операция зонасына күп тапкырлар барган волонтер:

- Йөрәгебезне авырттырган иң зур мәсьәләләрнең берсе. Бу күренешләр ни өчен барлыкка килә? Биредә беренче сорау – тәрбия мәсьәләсе килеп баса. Без хәзер балаларны тәрбияләмибез, аларны телевизор, телефон тәрбияли. Күрәсездер, мультфильмнарда нинди мәгънәсезлек. Шуннан башлана ул. Анда баланың гаебе юк, нәрсә күрсәтеп үстерәбез, киноларны гына да алыйк. Гел атыш, кан кою... Кешенең кадере калмаган заман. Без шуның өчен яшь буынны дөрес итеп тәрбияләргә тиешбез. Күбегез хәбәрдардыр: «Егет без» чишмәсен булдырдык. Биредә төзекләндерү эшләренә яшьләрне, укучыларны чакырам. Яшьләрдә патриотизм хисен булдыру, үстерү өчен эшләнелә ул. Бирегә килеп окоп казыгач, блиндаж төзегәч, ул беркайчан да бу чишмәне килеп ватмаячак. Ә инде эшсезлектән интегеп, бер-берсен котыртып һәйкәлләрне вату безнең тарихка төкереп карау дигән сүз. Шуны аңлап киләсе буынга дөрес тәрбия бирергә тиешбез. Үзебездән тора. Ватучыларга җәза биреп, бәлкем, патриотик чараларда катнаштырып, фикерләрен үзгәртү мөһим.
Айрат Миннәхмәтов, Менделеев районы, Камай авылыннан тарих укытучысы:
.jpeg)
- Кайчак үсмерләр экстремистик оешмага кереп китүләре хакында үзләре дә абайламый кала. Ә андый бергәлекләрнең саны чиксез, алар балаларны төрлечә кызыктыра, шул исәптән акча түләү бәрабәренә дә. Кайчак бала-чага кызык эзләп үз ихтыяры белән кереп китәргә мөмкин. Чөнки үсмерләрнең күчеш чорына күчү бик катлаулы. Әти-әнисенә үч итеп эшләргә дә мөмкин ул кыек гамәлләрне. Мондый адымга баруының сәбәбен карарга кирәк. Гаиләдә нинди мөнәсәбәт аларның? Җәмгыять, яшьтәшләренә карата нинди мөнәсәбәттә ул? Төптән уйласаң, бик авыр сорау бу, четерекле дип тә әйтер идем. Тиз генә хәл итеп булса, ул проблема буларак кабул ителмәс иде. Мәктәптә без һәрдаим бу хакта сөйләп тарабыз, бу адымның хәтәрлеген аңлатырга тырышабыз. Чөнки бер генә уйланылмаган гамәл дә үсмернең киләчәген җимерергә сәләтле. Авылда мондый очраклар булмастыр. Әмма бу афәтне булдырмый калу да зур роль уйный.
Комментарийлар