16+

Һәрчак аның зыялылыгына, кешеләргә мөнәсәбәтенә сокланам

Мин аның исемен беренче тапкыр 90 нчы еллар башында ишеттем.

Һәрчак аның зыялылыгына, кешеләргә мөнәсәбәтенә сокланам

Мин аның исемен беренче тапкыр 90 нчы еллар башында ишеттем.

Ул чакта "Татарстан хәбәрләре" газетасында эшли идем. Беркөнне махсус хәбәрчебез Мәгъсүм Гәрәев ярминкәдән кайтты да:

– Егетләр, Татреспотребсоюзга яңа җитәкче билгеләнгән. Кеазым исемле. Фамилиясе – Баязитов. Бик тәҗрибәле кеше, һәркемне игътибар белән тыңлый, фикерләре саллы, үзен гади тота, – диде. – Мондый җитәкчене кичекмәстән редакциягә чакырырга кирәк. Бүген үк бу максатны тормышка ашырырга керешәм.
Сүзендә торды Мәгъсүм абый. Бер атна да үтмәде, редакциягә Кеазым Баязитов җитәкчелегендә берничә җаваплы сәүдә хезмәткәре килеп керде. Бик кызыклы әңгәмә булды ул көнне. Газета битләрендә зур күләмле язма да басылып чыкты. Анда сәүдә тармагына кагылышлы бай тәҗрибә яктыртылган һәм бик күп кискен мәсьәләләр күтәрелгән иде. Очрашудан соң үзем дә Кеазым абый белән берничә сүз алышырга өлгердем. Сәбәбе дә бар: аның хатыны Люция Васильевна 1 нче татар гимназиясендә кызыбыз Чулпанның башлангыч сыйныф укытучысы иде. Шуннан соң аның белән район сабантуйларында, башка чараларда еш очрашырга туры килде. Шөкер, әле дә күрешеп торабыз. Һәм мин һәрчак аның акылына, зыялылыгына, фикер сөрешенә, кешеләргә мөнәсәбәтенә, гадилегенә сокланам.

Кеазым Баязитов Татреспотребсоюзга 1992 елның февралендә җитәкче итеп билгеләнде. Гаҗәеп катлаулы, болганчык еллар иде бу. Бигрәк тә җитәкчеләр өчен. Ул чорда сүз ирегенә сусаган ил халкы бер-берсен уздырып бик еш берничә сүз кабатлады: бетерергә, таратырга, сатып җибәрергә... "Партияне бетерергә, профсоюзларны таратырга, потребкооперация тармагын шәхси кулларга тапшырырга..." Җиң сызганып эшләгән Кеазым Садыйк улы да күп ишетә мондый сүзләрне. Хәтта ки, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр арасыннан да "акыллы киңәш" бирүчеләр табыла: янәсе фәлән-фәлән кибеттән котыл, яисә фәлән-фәлән базаны шәхси кулларга сатып җибәр. Кеазым Баязитов үгетләүләргә бирешми, ныклык, таләпчәнлек күрсәтә, дәүләт мәнфәгатьләрен өстенрәк күрә. ВЛКСМның Аксубай райкомы I секретаре, партия өлкә комитеты инструкторы, Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарганда зур тәҗрибә туплаган җитәкче потребкооперация системасын саклап кына калмый, аны югары дәрәҗәгә күтәрә. Чит илләр белән ныклы элемтәләр урнаштыра. Татарстан туплаган тәҗрибәне өйрәнергә төрле төбәкләрдән дә еш киләләр. Нәтиҗә шундый: сату-алу системасы үзгәрүгә карамастан, Кеазым Баязитов саклап калган потребкооперация системасы республикада бүген дә уңышлы эшләп килә.

Татреспотребсоюздан соң Кеазым Баязитов җаваплы урыннарда эшли. Тырыш хезмәтләре өчен хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. 
Җитәкчелек итү талантыннан тыш, Кеазым Баязитов тагын күп осталыкларга ия. Бүген ул лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый. Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе вазифаларын башкара. Буш вакыты булдымы, остаханәсенә ашыга, анда ул сәгатьләр буена агачтан һәм металлдан соклангыч чәчәкләр, төрле бизәкләр, җиһазлар ясый. Берничә оешмада аның кул эшләренә юлыкканым булды. Кеазым абый бүләкләре... Кеазым Садыйк улы илһам килгән мизгелләрдә кулына каләм ала, шигырьләр иҗат итә. Композиторлар аның сүзләренә җырлар яза. Аларны Салават Фәтхетдинов, Лидия Әхмәтова кебек танылган җырчылар башкара. Берничә ел элек аның "Иман гына саклар безне..." исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

 Бу көннәрдә Кеазым Баязитов тагын бер шатлыклы вакыйга кичерә. "Ак бүре" нәшриятында аның "Память сильнее времени" - "Хәтер вакыттан көчлерәк" исемле ике телле затлы китабы дөнья күрде. Бу – хезмәт ветеранының өченче җыентыгы. Монда биографик очерклар, истәлекләр, әңгәмәләр, шигырьләр, җырлар тупланган. Алар белән танышкач, кабат хәтер һәм вакыт төшенчәләренең тирәнлеген, бер-берсеннән аерылгысыз булуын аңлыйсың...

Рәфкать Бикчуров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading