16+

Ял итәргә дә, акча югалтмаска да: 2026 елга файдалы отпуск серләре

2026 елда ялга кайчан баруыгызны планлаштырасызмы инде?

Ял итәргә дә, акча югалтмаска да: 2026 елга файдалы отпуск серләре

2026 елда ялга кайчан баруыгызны планлаштырасызмы инде?

Һәм аңа акчаны азрак сарыф итеп, ләкин ялдан соң кәефегез югары дәрәҗәдә калуын теләр идегезме?

Әйдәгез, сорауны башкачарак куйыйк: ялга китеп, тагын ничек акча эшләргә? Бу вакытны эш урынында уздырган булсагыз, сез күпме алган булыр идегез – шуның белән чагыштырып карыйк. Кануннарның нечкәлекләрен белергә һәм ял итү өчен дөрес вакытны гына сайларга кирәк.

Көннәрне һәм акчаны дөрес сайлыйбыз
Россиядә ял һәм хезмәт хакы төрле кагыйдәләр буенча исәпләнә. Хезмәт хакы айда эшләгән көннәр саны буенча исәпләнә. Ял көннәре исә уртача хезмәт хакына бәйле, әмма исәп-хисапларда календарь көннәр дә исәпкә алына.

Бу нәрсәне аңлата соң? Төрле айларда ял көннәренең бер үк саны гомуми керемдә төрлечә чагылырга мөмкин, дип аңлата белгечләр. Керемдәге югалтуларны киметү өчен, эш көннәре күбрәк булган айларга отпуск планлаштыру отышлырак. 2026 елда бу апрель, июль, сентябрь, октябрь һәм декабрь айлары. Ә менә гыйнвар һәм май – финанс күзлегеннән иң уңышсыз вариантлар, чөнки анда бәйрәм көннәре күп. Әгәр уңайлы ял вакытын сайлыйсы һәм хезмәт хакына азрак сизелерлек йогынты ясыйсы килә икән, бу аермаларны төгәл исәпкә алырга кирәк.

Әйтик, айлык хезмәт хакыгыз 100 мең сум һәм сез стандарт окладтан тыш бернинди премияләр дә алмагансыз, ди. Бу иң гади очракта сезнең ял көннәре теләсә кайсы айда бертөрле булачак. 2026 елда ял көнегезнең күпме торуын исәпләү өчен еллык хезмәт хакын 351,6 көнгә (бәйрәмнәрне исәпкә алмаганда елның уртача календарь көннәре) яки уртача айлык 29,3 (бәйрәмнәрне исәпкә алмаганда айның уртача календарь көннәре саны) санына бүләргә кирәк. Безнең мисалда 100 000 / 29,3 = 3413 сум.

Эшләнгән көннең бәясе исә, айга карап, бик төрле булырга мөмкин. Чөнки, мәсәлән, гыйнварда сезнең хезмәт хакыгыз нибары 15 көнгә, февральдә – 19 көнгә, ә июльдә 23 көнгә бүленәчәк. Мәсьәләнең барлык сере шуңа бәйле дә инде. 

2026 елда кайсы айда ял алу отышлы?
Иң күп эш көннәре 2026 елда июль аенда булачак. Һәм бу ял итәр өчен иң отышлы ай. Әйтик, безнең 100 мең сум хезмәт хакы булган шартлы хезмәткәребез июльдә ике атна ял итәргә карар кылачак (барлык исәп-хисап - салымнарны исәпкә алмыйча). Ял көннәре календарь көннәр буенча саналачак: 3413 сум х 14 = 47 мең 781 сум.

Өстәвенә, ике атнадан артык вакыт эчендә хезмәткәр законлы хезмәт хакы алачак. Якынлашып килүче июль менә шундый булачак, хәтта ике атналык ялны исәпкә алмаганда да анда тагын 13 эш көне калачак: 100 000 / 23 көн (айдагы эш көннәре саны) х 13 (шулкадәр эшләп бетергән көн өчен түләячәкләр) = 56 мең 521 сум.

Әйе, сез барысын да дөрес аңладыгыз – әгәр ай буе эшләсәгез, суммада сез кулыгызга 100 меңнән артык акча алыр идегез,. Җәй уртасында ялга киткәч, сез өстәмә акча белән дә калачаксыз - 4302 сум!

Июльдә ял алып булмаса, белгечләр апрель, сентябрь, октябрь һәм декабрь айларын киңәш итә. Бу айларда 22шәр эш көне.Шунысы мөһим: бәйрәм көннәрен ялга кертмәскә кирәк. Отпускныйлар суммасын арттыру өчен, ял көннәрен кертергә кирәк (отпускныйлар календарь көннәр буенча исәпләнә). Ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр ял алу финанс яктан отышлы түгел.

Ә менә эшләми торган бәйрәм көннәре белән башкача. Гадәти ял көннәреннән аермалы буларак, алар өчен яллар исәпләнми. Мәсәлән, әгәр сез 27 апрельдән бер атнага ял планлаштырасыз икән, ял көннәрен 7 көн эчендә түгел, ә 6 көн эчендә алачаксыз, чөнки 1 Май – бәйрәм көне һәм аның өчен ял көннәре булмаячак.

Ялларыгыз да, акчагыз да булып торсын!

Лилия Яфизова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading