Бүген ялгызлык модага кереп килә дисәң дә була, барысы да шәхси чикләре өчен көрәшкән заманда яшибез.
Кая карама ялгыз кешеләр. Әйләнә тирәбездә генә дә тиң ярын таба алмыйча азапланып йөрүче күпме ир, күпме хатын-кыз. Ялгызлык эпидемиясе торган саен киңрәк колач җәя төсле. Бу күренешнең җенесе дә, яше дә, билгеле бер урыны да юк.
Каласы да, саласы да...
Миллионлаган кеше гомер иткән зур мегаполисларда да, 30-50 хуҗалыгы булган сала җирендә дә шул бер үк хәл. Ялгызаклар буа буарлык. Берәүләре – бер дә гаилә корып карамаучылар. Үз насыйбын очратырга өметләнеп инде тормыш көзенә якынлаша бара алар. Татарстанда 35–49 яшьтәге 100 меңгә якын кеше беркайчан да рәсми никахта булмаган. Икенчеләре – өйләнеп, кияүгә чыгып та, бергә яшәп бетә алмаучылар. Бәхетле булырга өметен өзеп, бер авызлары пешкәч, суык суга да өрүне кулай күрә болары. Былтыр гына да республикабызда 13,5 мең гаилә таркалган. Бу теркәлгән никахларның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.
Шәһәр җирендә миллионлаган кеше, йөзләгән танышу мөмкинлеге – күңел ачу урыннары, күптөрле чаралар, социаль челтәрләр, махсус сайтлар була торып, кияүгә чыга-өйләнә алмый интегәләр. Меңнәр арасыннан җанга якынын очрата алмаучылар, йә гомер буе идеал эзләп сайланучылар санап бетергесез.
Салада кыенлыклар башка төрлерәк. Сайлау мөмкинлеге әллә ни зур түгел биредә. Кала тормышына кызыкмаган ирләр хатын таба алмыйча җәфалана. Чибәркәйләрнең күбесен рәхәт шәһәр мохите кызыктыра. Нәтиҗәдә, дистәләгән менә дигән егет буйдак кала, күбесе чарасызлыктан хәмергә үрелә башлый. Икенче бер авылда сөйкемле, эшчән кызга пар калмый. Шәбрәк егетләрне кыюрак гүзәлкәйләр эләктереп өлгерә, калганнары – тормыш алып барырга яраксызлар. Шулай кызлыкта утырып калып, ул да ялгызлар рәтен тулыландыра.
Һәркайсының үз тарихы
Дистәләгән тарихны, дистәләгән китек язмышны һәрберебез мисал итеп китерә ала. Әнә – быел 43 яшен тутырып, бер дә кияүгә чыкмаган Казан кызы Лилия. Соклангыч матур үзе, 35тән артыкны аңа беркем бирми. Кулында яхшы гына керем китерә торган һөнәре бар, тормышы җитеш. Озак кына бер ир белән бергә яшәп тә алганнар, әмма тормыш юллары аерылган. Шулай сөекле хатын һәм бәхетле әни булуга өметен өзгән инде ул.
Ә менә – Айдар, инде 50гә якынлашучы авыл егете. Бүгенге көнгә кадәр үзе кебек үк буйдак калган абыйсы һәм әнисе белән яши. Кулыннан эш тә килә, патша сарае кадәр йортлары да бар. Үз кулы белән салып чыкты диярлек аны. Килен булып килүчесе генә табылмаган. Хәмер ярдәмендә онытылып, ялгызлык хисен басарга тырыша хәзер.
Россия төбәгенең берсендә туып, Татарстан башкаласына бәхет эзләргә килгән Алиянең дә тормышы әлегә китек. Яшьлек җүләрлеге белән үз туган ягында кияүгә дә чыгып алган ул. Әмма “бәхетле” гаилә тормышы берничә ел гына дәвам иткән. Аерылганнар, бала табарга өлгермәгән. Хәзер аңа 31 яшь. Әни булырга соңга калмагаем, дип борчыла. Тормыш корырлык ирне генә бер мизгелдә очратырмын димә шул. Әйләнә-тирәсендә үз яшендәгеләр инде күптән өйләнгәннәр. Икенчеләре – аерылган, җилкәләрендә берничә бала. Мондыйлар белән шулай ук тормышын бәйлисе килми аның. 35-40 яшендә әле өйләнмәгән берән-сәрәне бар, әмма бу яшьләренә җитеп, ни фатирлары, ни юньле эшләре юк, ди. Карьера баскычынла шактый гына уңышка ирешкән Алия өчен тиң түгел алар.
Зур калада яшәүче Илдарның да яше инде 30га якынлаша. Һаман да өйләнми дип, үзеннән күбрәк әти-әнисе кайгыра. Егетнең югары белеме дә, яхшы гына эш урыны да, килеш-килбәте дә бар – кызлар карамаслык түгел. Әмма берничә тапкыр мөнәсәбәтләр корып карап, бу эштә уңмыйча, ул, гомумән, яхшы кыз очратуга өметен югалткан. Гаилә корырдай юньле кыз юк – барысына да акча, байлык, күңел ачу гына кирәк, ди ул.
Ялгызлык – модамы?
Ялгызлык сәбәпләре һәркайсыныкы төрле. Мәхәббәтен очрату һәм парлы булып яшәү хыялы күбесенең күңел түрендә яши дә бит, әмма ни өчендер барып чыкмый.
Чын-чынлап, парлы булырга теләгән һәм үз тиңен табуга көч куйган кеше иртәме-соңмы гаилә корачак дигән фикердә мин үзем. Өч-биш баласы белән кабат кияүгә чыгучылар, тормыш көзендә тол калып, яңадан парлы булучылар, 40тан узып насыйбын очратучы һәм әти-әни булучылар азмы? Әмма кемгәдер тәвәккәллек, кыюлык җитми, ә кемдер эш һәм карьерага бирелеп, шәхси тормышына вакыт таба алмыйча ялгыз кала.
Гомумән, бүген ялгызлык модага кереп килә дисәң дә була. Барысы да шәхси чикләре өчен көрәшкән заманда яшибез. Кая карама, үзенә карата игътибар таләп итеп, җаваплап бармакка-бармак та сугарга әзер түгелләр, мул тормыш артыннан куып, бәхетен кулыннан ычкындыручылар, үз-үзе өчен генә яшәүне өстен куеп, башка кешегә җайлашуны, юл куюны түбәнчелек итеп санаучылар... Йөзләгән психолог-коучлар үз мәнфәгатьләреңне өстен куярга, башкаларга яраклашмашка өйрәтеп тора бит. Шул рәвешле үз-үзләрен ялгызлыкка дучар итүчеләр дистәләгән, йөзләгән меңнәр белән исәпләнә башлый. Гаилә тормышында иң кирәге – бер-береңне хөрмәт итү, бер-берең өчен яшәү икәнен оныта башладык шул.
Тиң ярыңны ничек очратырга? Гаилә институтына бүген нинди факторлар комачаулый? Яучыларга мөрәҗәгать итү оятмы? Танышу сайтлары гаилә коруда ярдәмче була аламы? Шушы сорауларның барысына да гаилә төзергә ярдәм итүче белгечләр белән бергә җавап эзлибез.
“Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
- Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәлам әти-әниләрнең кайбер вазифалары турында әйтә. Мәсәлән, баланы тапкач, исем кушу, тәрбияләү һәм, үсеп җиткәч, аларны кияүгә бирү яки өйләндерү. Хәзерге вакытта әти-әниләр соңгы вазыйфаны балаларына тапшырды. Бүген балалар ярны үзләре эзли, әти-әнине тыңлап тормый. Әмма үз баласын әти-әнидән дә әйбәтрәк берәү дә белми. Шуңа күрә парны табу, аны барлау әти-әни белән димчеләр, төрле проектлар, интернет ярдәмендә булсынмы, әмма бергәләп башкарылсын иде. Гаиләләр әти-әнинең фатихасы белән корылсын иде.
Уйлап кына карагыз, элек аерылышучылар саны бик аз гына процент булган. Ә хәзер әти-әнине тыңламыйбыз, үзебез сайлыйбыз, әллә нинди психологик тестлар уздырабыз. Иң яхшысын, туры килгәнен сайладым, дип гаилә корган булабыз. Ә аерылышулар нинди зур процент тәшкил итә! Бу система эшләми. Тормышны белгән кешеләр ярдәм итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта кызларыбыз: «Яхшы егетләр юк» – ди. Егетләребез: «Яхшы кызлар юк», – ди. Шулай адашып-саташып, бер-берсен эзләп йөриләр. Бер аксакалдан: «Нишләп өйләнмәдең?» – дип сорыйлар икән. «Гомер буе идеалымны эзләдем», – дип җаваплаган. «Тапмадыңмы?» – дигәч, «Таптым, ләкин ул да идеалын эзләгән икән», – дип җавап бирә. Беребез дә фәрештә түгел. Ләкин Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Бер-берсенә тигез кешеләрне берләштерәм», – ди. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безне кем беләндер очраштырган икән, димәк, ул үзебезгә тиң кеше. Беребез дә идеаль була алмыйбыздыр.
Кызганыч, элек без, муллалар, никахларын 20 яшьтә укый идек, аннары бу яшь 25-30га күчте. Хәзер 30 плюста, әле аның плюсы бик зур, беренче никахларын укыталар.
Гаилә коруда тагын бер кыенлык матди як белән бәйле. Әле кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк, дип әйтеп киләм. Мине моның өчен сүгәләр дә. Әмма фатиры булгач, хатын-кыз көн-төн чаба, эшли. Аннары анда ниндидер “мужик” килә, носкиларын ташлый, “шуны ашыйсым килә”, “моны пешер”, “киемемне үтүклә” дип командалар бирә башлый. Торыр урыны, тормышы җитеш булгач, кызлар инде “Гаилә тормышы миңа нәрсәгә кирәк?”, – дип уйларга мөмкин. Әти-әниләребез исә, без өйләнешкәндә, бездә бер тәлинкә бар иде, дип сөйлиләр. Генерал хатыны булу өчен, курсантка кияүгә чыгарга кирәк, диләр бит. Шуңа күрә юләр баштан кияүгә чыгып калырга кирәк.
Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе һәм яучы Наилә Җиһаншина:
- Бүгенге хатын-кызларның күбесе проектлар тормышка ашырам, фатирлы булам, карьераның югары баскычына менәм дигән хыяллар белән яши. Бу – ялгышлык. Карьера-карьера дип чабалар да, аннары тау башында бер ялгызлары утырып калалар. Кыз баланың иң беренче, иң кирәкле вазыйфасы – хатын, әни булу. Калганнарын инде аннары да булдырасың. Шәхси тормышны беренче урынга куярга кирәк.
Аннары элек кызларның кияүгә чыкканда таләпләре дә түбәнрәк иде. Хәзер алар артканнан-арта. Элегрәк кызлар: “Миңа эчми тартмый, эше булган егет кирәк”, – диләр иде. Ә хәзер ирнең күпме күләмдә акча табуы беренче сораулар рәтендә тора.
Кешеләрнең интернетка кереп китүе дә гаилә институтына тискәре йогынты ясый. Әлбәттә, анда кемгәдер бәхет ява, әмма күпчелеккә мондый бәхет тәтеми. Анда бик сирәк кеше генә үз тиңен таба ала. Интернетта реаль форматка күчкәч, алар бер-берләренә сорау да бирә белмиләр.
Без яучылык өлкәсендә дистәләгән еллар үзебезнең көч-куәтне куеп эшлибез. Чөнки кешеләрне тоеп, сизеп яшәүче, аларга кем кирәкне аңлый белүче кешеләр булырга тиеш, дип саныйбыз. Кешенең эчке дөньясын күрә белү яучылык эшендә – иң кирәкле сыйфат. 15-20 минутта аның җанын күрә белмисең икән, син яучы түгел, син үзеңә ниндидер һөнәр генә эзләүче.
2010 елдан безнең “Татар гаиләсе” дип исемләнгән гаилә кору үзәге эшләп килә. Безгә килүчеләр арасында дөньявилар да, диниләр дә бар. Әмма барысы да бик яхшылар, тәртиплеләр. 15 ел эчендә 3 меңгә якын кеше үз парын тапты. Бу – зур сан. Парлар кавышканнан соң да, без алар белән берничә ел элемтәдә торырга тырышабыз. Алар арасында, әлбәттә, ыгы-зыгы килеп чыкмыйча калмый. Берәү дә никахтан соң, туйдан соң кочаклашып кына гомер итми. Әлбәттә, ниндидер сораулар килеп чыга. Чөнки ике дөнья бергә кушыла. Шуңа күрә без аларны бу тормыш юлында да озата барабыз, киңәшләр бирәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Шуңа күрә аерылышучылар саны да бик аз. 90 проценты гаиләне саклап кала. Бу саннарга бик куанабыз.
«Адәмнәр һәм Һавалар» проекты авторларының берсе Ринат Исламов:
- Яучылык, төрле таныштыру үзәкләре ул – әкрен-әкрен генә чәйнекне кайнату, дияр идем. Аның җылысы да озаккарак җитә. Социаль челтәрләрдә, интернетта аралашу, сүз дә юк, җайлы. Әмма диванга ятып, фотографиягә карап, “монысы – ошады, монысы – ошамады” дип кенә хәл итү дөрес күренеш түгел. Егетләр-кызлар шул рәвешле реаль тормыштан бизәләр. Кеше белән, беренче чиратта, очрашып сөйләшергә кирәк. Шуңа күрә “Адәмнәр һәм Һавалар” кебек проектлар бик тә кирәк, дип саныйм.
Бу проект 2019 елда башланып киткән иде. Ул вакытта 15 кыз һәм егет очрашты. Хәзрәт тә чакырылды. Ул яшьләргә үз фикерләрен җиткереп, киңәшләр бирде. Тора-бара без әкренләп ишәя башладык. Платформабызда 700 кеше теркәлү узды: шуларның 70 проценты – кызлар, 30 проценты – егетләр. Соңгы чараларда «Туган авылым» комплексында ике көн эчендә 150 кешегә кадәр җыела башлады. Яшьләр бергә-бергә ашарга пешерәләр, ризыкны бергәләп авыз итеп, буш араларда интерактивларда катнашалар. Чара үткәннән соң, әлбәттә, шәм тотып тору теләге юк. Без белгәне – 10 пар кавышты. Аралашып, парлашып торалар.
Хәзерге вакытта без 150 кеше җыю форматыннан әкрен генә китеп, сыйфатка күбрәк игътибар итәргә җыенабыз. Туй үткәргәндәй җыелып, 4-5 сәгатьлек конкурс чаралар үткәрү нәтиҗәле түгел дип саныйбыз. Шуңа теләгебез 10-15 кешене генә җыеп, тыныч кына аралашу, кызыклы кешеләр белән очрашу форматына кайту, сыйфатка басым ясау. Бу рәвешле күзләрдә барлыкка килгән очкыннарны күрү, аларны эләктереп калу да җиңелрәк булыр төсле.
Яучы Гөлназ Мөхәммәд:
- Мин 20 ел дәвамында тыныч кына эшләп ята торган яучы. Әгәр, эштә, дуслар аша, төрле чараларда таныша алмыйсыз икән, һичшиксез, яучы хезмәтеннән файдаланырга кирәк, дигән киңәш бирәм. Максат куйганнан соң теләгәнеңә ирешмисең икән, кешеләр яучылар барлыгын истән чыгармасыннар иде. Бер дә кыенсынырга, оялып торырга кирәкми, бу табигый нәрсә. Чөнки җитлеккәч тә, алдыбызда гаилә тору инстинкты тора. Кешенең җанына ярату, мәхәббәт, кемнеңдер яныңда булуы мөһим. Бу проблеманы тизрәк хәл итәргә кирәк. Гаиләле, икең бергә булып яшәүдән дә мөһиме юк.
Әти-әниләр дә вакытны кулдан ычкындырмасын иде. Бакчада җиләк-җимеш өлгергәч, без аны әрәм итмичә, урнаштырырга тырышабыз. Улың яки кызың да 20 яшькә җиттеме, шулай ук аның хәстәрен күрергә кирәк. Өлкән буын гаилә кору ягына юнәлеш бирергә тиеш.
Соңгы вакытта үз парын таныштыру сайтларыннан эзләү бик популярлашып китте. Әмма бу ысул мондый сайтлар барлыкка килгән елларда гына яхшы эшли иде. Ә хәзерге вакытта аны башка максатларда файдаланган кешеләр артып китте. Анда аферист кешеләр дә утыра, психик авырулары булганнар да бар, вакыт уздыру өчен теркәлүчеләр дә күп. Үземнең дә бу өлкәне өйрәнеп караганым булды. Интернетта төрле кешеләр белән бу темага сөйләштем, аларның фикерен белештем. Бер хатын-кыз миңа болай диде: “Бу – чүплек. Шушы чүплектә көннәр буе казынасың-казынасың, кайсы белән күрешәсең дә, әмма аның сиңа туры килмәгәнен аңлыйсың. Бу эшкә әллә ничә елыңны сарыф итәргә мөмкинсең”. Дөрес, танышу сайтларында бер-берсен очратып, кавышканнар, гаилә корганнар да бар. Бу очракта кешеләр сайтта бераз языша да тиз арада очрашу ягын карый. Атналар буе язышып утыра икән, бу интернет вампиры, ул синең вакытыңны гына әрәмгә уздыра. Шуңа күрә танышу сайтлары белән бик сак булырга кирәк.
Комментарийлар