16+

Үз теләге белән берәү дә беркемне дә җәннәткә кертә алмый

Фәкать Аллаһның киң рәхмәте белән бер кеше икенче кеше өчен шәфәгатьче булырга мөмкин.

Үз теләге белән берәү дә беркемне дә җәннәткә кертә алмый

Фәкать Аллаһның киң рәхмәте белән бер кеше икенче кеше өчен шәфәгатьче булырга мөмкин.

Сорауларыбызга Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирә.

– Тәһлил багышлау турында аңлатып язсагыз иде. Аны ничек ниятләргә кирәк? Ничә тапкыр әйтергә? 
– Тәһлил ул “Ләә иләәһә иллә Аллаһ”, ягъни “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык бернинди дә иләһ юк” дигән сүз. Бездә татарларда аны мәет рухына багышлау нияте белән тәсбих тартып 99 тапкыр әйтү гадәте бар. Ахырда "Ләә иләәһә иллә Аллаһ Мөхәммәдүр расүлуллаһ" дип тәмамлап, савабын мәеткә багышлыйбыз. 

– Баланың кисеп алынган кендеген Коръән китабында саклау дөресме?
– Кендекне Коръән эчендә сакларга кирәкми, ул күмелергә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Та Һа” сүрәсенең 55 аятендә: “Без сезне туфрактан яралттык, үлемегездән соң янә аңа кайтарачакбыз, тагын бер мәртәбә кыямәт көнендә аңардан чыгарачакбыз», – ди. Шул рәвешле кешедән чыккан бөтен нәрсәне дә: чәчен, тырнагын, тешен җиргә кайтару – күмү хәерле.

– Җәннәткә кеше үзе белән бер кешене алып керә ала имеш. Аны кеше үзе хәл итәме? Әллә ул бер туганы, якыны булырга тиешме?
– Үз теләге белән бер кеше дә беркемне дә, хәтта үз-үзен дә җәннәткә кертә алмый. Фәкать Аллаһ Раббыбызның киң рәхмәте белән бер кеше икенче кеше өчен шәфәгатьче булырга мөмкин. Һәм җәннәткә керә торган кеше бу дөньядан иман әһеле булып китәргә тиеш. Юк икән, ул беркайчан да җәннәткә керә алмаячак. 

– Рамазан ае үтсә дә сорыйм әле. Уразам кабул булдымы икән дип борчылам. Мин авыз ачу вакыты кергәч тә су эчеп куя идем. Танышларым радиодан башта азанны тыңлыйбыз, аннан авыз ачабыз, диләр. 
– Уразаның дөрес булу шартлары бар. Шуның берсе – вакыты кергәч авыз ачу. Ифтар вакыты кергәч су эчеп куйгансыз икән, ул вакытта дөрес. Азан тыңлау исә хәерле гамәлләрдән санала. 

– Ни өчен ипине, ризыкны иснәргә ярамый?
– Ризыктан хуш ис килә икән һәм аны Аллаһның нигъмәтенә шөкер итеп иснәп куясыз икән, аның гаебе юк. Ризыкның бозылганмы-юкмы икәнен белергә теләп иснәү дә тыелмый. Бернинди сәбәпсез иснәү дә гөнаһ түгел, әмма ризыкка карата әдәпсезлек санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм алай эшләмәгән. Һәм без аннан үрнәк алырга тиешбез. 

– Иснәнгәндә авызыңны ябарга кирәк, чөнки эчтәге җен белән тыштагы җен сөйләшә, диләр. Бу уйлап чыгарылган гына сүз түгелме?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча без авызны ачканда кул белән капларга тиешбез. Бу шулай ук этикет кагыйдәсе дә. Икенче яктан карасак, бөтен кешенең дә эчендә җен бар дип әйтә алмыйбыз. Булмагач, алар ничек сөйләшсен икән? Шул ук вакытта гомумән шайтан тәэсире булуын да инкарь итәргә кирәкми. 

– Туасы балага кирәк-яракны алдан алып куймаска киңәш итәләр. Моңа динебез ничек карый?
– Моның бернинди дә зарары юк. 

– Аерым көннәрдә чишмәдән су алырга кирәк, ул зәм-зәм суы була диләр. Ул кайсы көннәр?
– Динебездә аның турында ышанычлы мәгълүмат юк. 

– Рәсемле, чәчәкле намазлыкта намаз укырга ярамый дигән сүз дөресме?
– Әгәр дә анда кеше яки тере җан ияләре рәсемнәре булса ярамый. Чәчәкле намазлыкта укырга мөмкин.

– Өйне иминиятләштерергә теләгән идем, әмма танышларым Аллаһ саклый бит, иминиятләштерүче түгел, диләр. Икеләнеп калдым. 
– Бүгенге көндә, кызганычка, хәләл иминиятләштерү инструментлары юк. Шуңа аны рөхсәт итеп, фәтва бирә алмыйбыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading