16+

Яшүсмерләрне кем саклар? Татарстанда диверсияләр һәм мәктәп һөҗүмнәре ни сөйли

Соңгы вакытта җәмгыятьне тетрәндергән берничә борчулы күренеш ачыкланды. Яшүсмерләр катнашында диверсия очраклары арта.

Яшүсмерләрне кем саклар? Татарстанда диверсияләр һәм мәктәп һөҗүмнәре ни сөйли

Соңгы вакытта җәмгыятьне тетрәндергән берничә борчулы күренеш ачыкланды. Яшүсмерләр катнашында диверсия очраклары арта.

Мәктәпләргә һөҗүм итәргә омтылышлар да ешрак теркәлә башлады. Болар барысы да тирән социаль проблемаларның баш калкуы турында сөйли. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы Роман Мөхәммәтҗанов китергән мәгълүматлар уйланырга мәҗбүр итә: соңгы елда һәм быелның башында республикада 28 диверсия очрагы теркәлгән. Иң гаҗәбе, мондый җинаятьләрнең яртысыннан артыгында яшүсмерләр гаепләнә.

“Җиңел акча” тозагы

Анализ күрсәткәнчә, күпчелек очракта яшүсмерләрне җинаятькә акча вәгъдә итеп җәлеп итәләр. Башта гади биремнәр: фото төшерү, мәгълүмат җибәрү. Аннары исә катлаулырак эшләр: инфраструктура объектларын күзәтү, ахыр чиктә аларга ут төртү.

Яшүсмерләр моны еш кына “уен” яки “җиңел акча эшләү” итеп кабул итә. Әмма нәтиҗәсе гаилә өчен чын фаҗигага әверелә. Җинаять эшләре террорчылык һәм диверсия маддәләре буенча кузгатыла, ә алар өчен 10 елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

 Җаваплылык — нәкь олыларча

Мисаллар да җитәрлек. Чаллыда бер төркем яшүсмерләргә ут төртүдә катнашкан өчен 5әр ел тәрбия колониясе билгеләнгән. Аларны бу эшкә җәлеп иткән 18 яшьлек егет 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Хокук саклау органнары вәкилләре әйтүенчә, иң яшь тоткарланучыларның берсенә нибары 13 яшь булган. Бу инде проблеманың никадәр тирән икәнен күрсәтә.

Хокук сакчылары бер мөһим фикергә басым ясый, мондый яшүсмерләрнең күбесе үзләре дә корбан. Алар еш кына игътибарсызлык, аңлашылмаучанлык шартларында үсә, имин булмаган гаиләләрдән. Мәктәптә дә, әти-әниләре тарафыннан да теләктәшлек тапмаган бала интернеттагы “дуслар”га ышана башлый.
– Нәкъ шул бушлыктан читтән торып эш итүче вербовщиклар файдалана. Мессенджерлар аша аралашу, анонимлык, “җиңел акча” болар барысы да яшүсмер психологиясенә тәэсир итә, - дип ачына психолог Гөлүсә Ахунова. 

Тагын бер куркыныч тенденция — мәктәпләргә һөҗүм итү. Соңгы елларда берничә шундый очрак кисәтелгән. 
– Аларның уртак схемасы бар: башта — мыскыл итү, буллинг; аннары — өлкәннәрнең битарафлыгы; соңрак — агрессив идеологияләргә мавыгу һәм ахырда — җинаятькә әзерлек, - Роман Мөхәммәтҗанов.

Түбән Камадагы лицейга һөҗүм иткән яшүсмер дә шушы схемага туры килә. Ул мәктәптә агрессия кичергән, ярдәм тапмаган, нәтиҗәдә — көч куллануга мөрәҗәгать иткән.

Җәза белән генә хәл ителми

Хокук саклау органнары катгый позиция тота: мондый җинаятьләргә җавап кырыс булачак. Әмма белгечләр үзләре үк таный — проблема җәза белән генә хәл ителми.

- Иң мөһиме — профилактика кирәк. Әти-әниләрнең балалары белән даими аралашуы; мәктәптә психологик климат; интернеттагы активлыкка игътибар; яшүсмернең эчке халәтен аңлау таләп ителә, - дип йомгаклый Ахунова.

Яшүсмерләрне саклау бары тик гаилә яки мәктәп эше генә түгел, ә бөтен җәмгыять җаваплылыгы. Игътибарсыз калган бер бала иртәгә зур фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин.

Шуңа күрә безнең алдыбызда “кем гаепле?” дигән сорау барлыкка килмичә, нәкъ менә “ничек саклап һәм йолып калырга?” дип уйланырга тиешбез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading