16+

«Икенче чирекне «5» легә бетерсәң, Яңа елга яңа форма алып кайтырмын»

Базарда йөреп кайттым.Бөтен кеше балаларына мәктәпкә әйберләр җыя.

«Икенче чирекне «5» легә  бетерсәң, Яңа елга яңа форма алып кайтырмын»

Базарда йөреп кайттым.Бөтен кеше балаларына мәктәпкә әйберләр җыя.

Үземнең дә беренче класска кергәндә  мәктәп кирәк-яраклары  алырга барган чак искә төште.

Әни кичтән үк: "Иртәгә мәктәп әйберләре алырга барырсыз", – дип әйтеп куйды. Минем шатлыкның иге-чиге юк. Ниһаять, мин дә Мамадышка барам! Безнең өчен ул Мәскәүгә бару белән бер иде шул. Шәһәр минем күз алдыма  искиткеч матур булып килә. Дусларым миңа аның турында күп сөйләгәннәр иде инде. Әни: "Акча җитәрлек түгел, шуңа җыелган күкәйне, сөт-каймакны алып барып сатарсыз. Теләсә нәрсә җыймагыз, кирәген генә алыгыз", – диде.

Мин ул төнне тынычлап йоклый да алмадым бугай. Күз алдына матур формалар, алъяпкычлар килә... Моныңчы да башта алып барабыз дип алдап, аннары йоклатып качкан чаклары булгалаган иде. Көтү китү белән торып утырдым. Олы апам белән барачакбыз икән. Ул быел 10 нчы классны бетерде. Апа сөт-каймакларны күтәрде, миңа зур чиләккә тутырып, һәркайсы гәҗиткә төрелгән йомыркаларны күтәрттеләр. Күрше Нурия апа да бара. Ул 8 нче классны тәмамлаган. Аңа да әнисе башта йомырка сатарга кушкан. Сатуын сатарга да, әле бит Югары Ушма турындагы олы  юлга чыгып җитәргә кирәк. Өч-дүрт чакрым җәяү бит ул. Чыга-чыга ул йомыркалар бик авырайдылар. Әле сак кына тотып барырга да кирәк бит. Ватсам, апа кирәкне бирәчәк. Алай да чыгып җиттек. Озак та тормыйча, келтерәп, "Казан-Мамадыш" автобусы да килеп җитте.

Автовокзалдан соң, товарларыбызны күтәреп, Үзәк универмаг янына барырга кирәк. Товарларны урнаштыруга, әби-апалар сырып алды. Сөт- каймакларны, йомыркаларны тиз алып бетерделар анысы. Без дә кибетләр буенча киттек. Мин "матур форма" дип хыялланам. Апа: "Синең размер юк монда, миннән калган форма бар, шуны киярсең", – ди."Менә бит таман гына"– дим. "Таман гына булырга тиеш түгел, әни зурракны алырга кушты, өч-дүрт елга җитәрлек булсын, диде. Андыйлар юк. Елама, мин теге формага матур итеп ак җиңнәр, якалар тегеп бирермен, өр-яңа кебек була ул", – ди. "Алай булгач, ак, кара алъяпкычларны яңаны алыйк", – дим. "Материал гына алабыз, авыл тегүчесе Сәкинә апа тегеп бирәчәк", – ди апа. Минем хыялларны җимерде: "Сиңа сумка, карандаш, ручкалар гына алабыз". Уку кирәк-яраклары кибетенә киттек. Миңа 3 сум 50 тиенгә сумка, пенал, папка, ручка, карандашлар, дәфтәрләр алдык. Аларына да шатландым инде.

Китапларны да үзебез сатып ала идек бит ул чакларда. "Әлифба", "Букварь", "Математика" китаплары сатып алдык. Аларның да һәрберсе 45-50 тиен тора бит әле. Аннары ашамлыклар кибетенә кердек. Апа дүрт ипи сатып алды. Берсе 16 тиен тора иде. Алган ипиләрен минем укырга барырга дигән сумкага тутыра башлады. Ипиләр сыймый, сумканың матурлыгы китә. Мин борчылам. "Кая куйыйм соң, бүтән сумка юк бит", – ди апа.Ул вакытта бит хәзерге шикелле кибет саен пакет сатмыйлар. Алмалар алды. Миңа бер мороженое алып бирде дә, автовокзалга төшеп утырдык.

Автобус белән Югары Ушма турына кайтып, калган юлны җәяүләп, кич кенә авылга кайтып егылдык. Беренче класска форманы ападан калганны кидем, алъяпкычларны тегүче апа тегеп бирде. "Икенче чирекне "5" легә  бетерсәң, Яңа елга яңа форма алып кайтырмын ", – диде әти. Ул да, мин дә әйтелгәнне үтәдек анысы, тик уку елы уртасында яңа форма кию генә алай ук күңелле булмады...

Хәзерге балаларга ел саен алып торалар бит ул әйберләрне. Кая анда кешедән калганны кию. Күпме әйбер исраф ителә. Шуңа күрә киемнең кадере дә юк.

Рүзилә Вәгыйзова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading