16+

Йортка ялган паспорт бирсәң, прокурорга аңлатырсың

Төзекләндерүчеләр кышка әзерлектә Кыш бабайдан бик курка

Йортка ялган паспорт бирсәң, прокурорга аңлатырсың

Төзекләндерүчеләр кышка әзерлектә Кыш бабайдан бик курка

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча быел күп фатирлы йортларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 3 миллиард сум бирелде. Бу чыганак тагын 219 йортны ремонтлау мөмкинлеге тудырды.

Искергән лифтлар кулланылмый
– Республикада быел күп фатирлы 911 йорт капиталь төзекләндерү планына алынды, эшләрне башкаруга 11 миллиард сумнан артык акча билгеләнде. Хәзер 333 йортта эшләр тәмамланды, 480 йортта төзекләндерү чаралары дәвам итә, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Социаль-мәдәни учреждениеләрнең кышкы чорга әзерлеге 98 процентны тәшкил итә. “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты ярдәмендә республикада 10 мәктәп капиталь ремонтланды.

“Лифтлар куллану срогы чыккан очракларда да һаман да файдаланыламы?”– дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Татарстанда быелгы планда 711 лифтны алмаштыру күздә тотыла. Куллану срогы чыккан лифтларны һаман да файдалануга юл куелмый, искергән лифтлар тиешле вакытында яңага алмаштырып барыла, – дип җавап бирде Дамир Шәйдуллин.

Җир астында хәл кыен
Коммуналь инфраструктураны камилләштерү буенча 2023 елдан башлап федераль программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда 2023-2024 елларда 128 чакрым инженерлык челтәрләре яңартылган.

– Җир асты инженерлык челтәрләренең нык таушалганлыгын исәпкә алып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов федераль программага өстәмә рәвештә 2025 елдан республика программасына да башлангыч бирде. Республика программасында 8 миллиард 526 миллион сум тәгаенләнде. Республика буенча 269 чакрым инженерлык челтәрләрен яңарту планлаштырыла, – диде Дамир Шәйдуллин.

“Тормыш өчен инфраструктура” федераль проекты һәм республика программасы кысаларында быел 45 муниципаль берәмлектә 368 чакрым үткәргечләр, 25 суҗыйгыч каланча, 15 канализация-насос станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы, 7 котельный яңартыла. 

Битарафлыкның соңгы чиге
– Казанда торак-коммуналь хуҗалыкка, төзекләндерүләргә карата шикаятьләр башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда азрак. Бу уңай күренеш. Республика буенча капиталь ремонт уздырылган күп фатирлы 898 йорт тикшерелде. Әгерҗедә Пушкин урамы, 5 адресындагы йортка төзекләндерү-карау уздырылмаган килеш “кышка әзер” дигән паспорт биргәннәр. Казанда Зорге урамындагы 1нче йорт та шундый ук ялган паспортка ия булган. Мондый фактлар прокуратурага хәбәр ителә. Төзекләндерелмәгән йортка “әзер” паспорты бирү хәвефле гамәл ул. Газ колонкалары кулланыла торган йортларга аеруча җаваплы карау зарур. Быелның 7 аенда республикада сөрем газыннан 8 кеше үлде, 28 кешенең сәламәтлегенә зыян салынды. Газ җиһазлары төзек, ә төтен суыру юллары ачык-чиста булырга тиеш. Быелның 7 аенда 325 фатир хуҗасы газ хезмәте хезмәткәрләрен кертмәгән. Моның өчен алар административ җавапка тартылачак, – дип кисәтте Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин.

Газ туктаса, күмер бар
“Татэнерго” акционерлык җәмгыяте карамагында 287 котельный, гомум озынлыкта 2 773 чакрым инженерлык челтәрләре исәпләнә. 
– Казанда 26,1 чакрым үткәргечләр төзекләндерелде. Түбән Кама шәһәрендә хәл катлаулы иде, җир астындагы торбалар тимер көрәк белән кадауга ук тишелә. Түбән Камада быел 47,4 чакрым үткәргечләрне яңарту планга кертелде, шуның 40 чакрым өлеше инде яңартылды. Кыш айларында кайчак газ килү тукталып тора. Шунлыктан, 106,3 мең тонна мазут, 59 мең тонна ташкүмер һәм 3,4 мең тонна судно ягулыгы хәстәрләп куйдык. Безнең ничек әзерлегебезгә кыш үзе кырыс сынау уздырачак, – диде “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев. 

“Казэнерго” акционерлык җәмгыятенә 126 котельный, 704 чакрым үткәргечләр карый. 
– Күп фатирлы 2 меңнән артык йортка хезмәт күрсәтәбез. Быел котельныйлардагы 4 пар казаны яңага алмаштырылды. Инженерлык челтәрләре 59 процентка тузган, – диде “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Юрий Никоноров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading