– Баланың алкоголь белән мавыгып китүен, чаң сугарга кирәклеген ничек билгеләргә? Әти-әниләргә нәрсә эшләргә кирәк?
– Моны сизми калу кыен. Иң гади мисал – бала дуслары белән аралашканнан соң өйгә соң кайта. Аннан хәмер исе килеп тора. Монда бары игьтибарлы булу кирәк. Ләкин һич кенә дә балага кул күтәрергә, тавыш чыгарырга ярамый. Исерек халәттә аралашуның файдасы юк: сүгү дә, аны оятырга тырышу да булышмаячак. Әңгәмәне иртәнгә кадәр, бала айныганчы калдырып торыгыз. Аны бу адымга барыр өчен нәрсә этәргәнен белегез. Бик мөһим момент: әгәр әти-әни үзе вакыт-вакыт спиртлы эчемлекләр кулланса, ә бала аны шул хәлдә күрә икән, алкогольнең зыяны турындагы сүзләрнең тәэсире икеле. «Син үзең дә минем өчен үрнәк булырлык кеше түгел. Акыл сатып утырган буласың», дияргә дә күп сорамаслар. Әгәр спиртлы эчемлекләр белән мавыкмыйсыз икән, «Безнең өйдә хәмер эчүче булырга тиеш түгел» дип, үз позициягезне ачык билгеләргә була. Әгәр дә вәзгыять үзгәрмәсә, наркологка, шулай ук психологка мөрәҗәгать итү дөресрәк булыр, чөнки бу гамәлнең төп сәбәбе баланың ниндидер хис-кичерешләре нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Балаларыбызга үзебез үрнәк булыйк! Тормышка аек күз белән карап, тәм табып яшәргә өйрәник, балаларыбызга да тормышның матур якларын күрсәтик.
– Әгәр үсмер начар компаниягә эләгеп, алар йогынтысында булса, нишләргә?
– Монда төгәл генә киңәшләр бирү авыр. Баланың кем белән аралашуын тулысынча контрольдә тота алмыйсыз. Хәтта башка шәһәргә күчү дә вәзгыятьне үзгәртмәячәк. Чөнки компания, билгеле бер даирә безне сайламый, ә без аны сайлыйбыз. Баланың яңа урында да начар компания табуы бар. Әгәр дә сез балагызны начар гадәтләре булган кыз яки егетләр белән аралашуын күрәсез икән, ул чагында: «Улым (кызым), мин шундый дуслар сайлавыңны хупламыйм», – дип әйтергә кирәк. Әлбәттә, сүзләрегез игътибарсыз калырга мөмкин, әмма бу хәлгә мөнәсәбәтегезне һичшиксез белдерергә кирәк. Бала һәрвакыт начар гадәтләре булган дуслар сайлый икән, бу әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә бик үк әйбәт булмавына ишарәли. Шулай ук бу психологка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп. Ләкин күп кенә әти-әниләр ничек эш итә? Белгечкә киләләр дә: «Менә минем балам, аның проблемалары бар», – ди һәм шуның белән сөйләшү тәмам. Әмма баланың проблемалары – гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе ул. Нәкь менә әти-әни дәвалау процессында беренчел роль уйнарга тиеш, ә кырыйдан гына күзәтү кире эффект бирергә мөмкин.
– Әгәр бала алкоголиклар гаиләсендә үсә икән, аның бу үрнәккә иярмәвенә өмет бармы?
– Әлбәттә, баланың алкоголь куллана башлау куркынычы күбрәк әти-әнисе эчә торган гаиләләрдә барлыкка килә. Ләкин бу генетик авыру буларак нәселдән нәселгә күчми. Бары тик омтылыш хисе генә туа. Эчүче әти-әнинең булуы бу әле баланың киләчәктә дә аларга ияреп китүен аңлатмый. Төрле очраклар бар, үсмер бала әти-әнисенең шундый хәлгә төшүен күреп хурлана, үз-үзенә гомердә дә исерткеч эчемлекләрне авызына алмаска сүз бирә.
– Кем белән эшләү катлаулырак – кызлар беләнме, әллә малайлар беләнме?
– Иң элек шуны әйтәсе килә, яшүсмерләр арасында алкогольгә караганда наркотикларга бәйлелек күбрәк. Алкоголь тыелган матдәләр кебек тиз бәйлелек синдромын китереп чыгармый. Ләкин шуны аерым ачык әйтә алам, кызлар белән эшләү һәм дәвалау процессы малайларга караганда катлаулырак һәм озаграк.
– Дуслары белән подъездда кайда да булса йөргәнче, бер тапкыр әти-әнисе каршында хәмер татып карауны күпләр яхшырак дип саный. Бу гамәл дөресме?
– Әти-әниләрнең иң киң таралган хаталарыннан берсе әлеге гамәл. Сүз уңаеннан, тәмәке белән дә шул ук хәл: янәсе, тәмәке тартсын да, күңеле болганганчы агулансын. Бер тапкыр күңел болгану, баш авырту кебек начар тойгыларны кичергәннән соң, бала тартуыннан туктар дип уйлый ата-ана. Балалар исә болайрак дип фикер йөртә: "әгәр мин моны бер тапкыр кичерә алсам һәм нәтиҗәдә барысы да нормальләшсә, алга таба да шулай эшләргә мөмкин. Ә әтигә бу хакта белү мәҗбүри түгел".
– Балаларга ликерлы конфет, коньяклы шоколад бирергә ярыймы?
– Әлбәттә, юк. Сезнең балагыз алкоголь тәмен никадәр соңрак белсә, аның өчен дә, сезнең өчен дә шулкадәр яхшырак. Сүз уңаеннан, кагыйдә буларак, кечкенә балалар мондый конфетларны яратмый.
Питрәч районының Көек авылы имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов:
– Бала тәрбияләүдә иң яхшы корал – ул әлбәттә шәхси үрнәгебез, йомшаклылык, хикмәт, мәрхәмәтлелек. Балага акрынлап, ипләп, җайлап-майлап, яратып кына тәрбия бирергә кирәк. Бала нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген үзе белергә тиеш. Әлбәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, институтларда дин өйрәтелми. Ләкин баланы, анда алып бармыйча, өйдә генә бикләп тоту да дөрес түгел.
Бала тәрбияне иң элек ана карынында булганда, аннары әти-әнидән ала. Ул шундый дөрес тәрбия алса, кайда гына булмасын, туры юлны сайлаячак һәм кешенең начар йогынтысыннан имин булачак. Кеше яхшылыкны гына күрсә, начарлыкның барлыгын белмәячәк тә. Ә инде икесен дә күргәч, ул, акылга таянып, яхшылыкны яманлыктан аерачак һәм начарлыкка каршы тора алачак.
Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен. Аларның игелеген күреп, ике дөньяның рәхәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина

Комментарийлар