16+

Иртә буран, кич тә буран: быелгы кар тормышны ничек үзгәртте?

Быел ичмасам чын кыш булды. Кыш уртасында яңгыр яумады, кары гына иште.

Иртә буран, кич тә буран: быелгы кар тормышны ничек үзгәртте?

Быел ичмасам чын кыш булды. Кыш уртасында яңгыр яумады, кары гына иште.

Гомер иткән әби-бабайлар безнең чорның кышы, дип искә ала. Кемгә ничектер, ләкин минем үземә, 2024 елда кар күбрәк иде кебек. Ул елда тау-тау карлар зуррак өемдә иде. Бакчага теплица чистартырга баргач та, ул елгы кебек кар күп түгел кебек, авылда да кар өеме бераз кечкенәрәк тоела.  

Быелгы кар башка елларга караганда үзенчәлеклерәк сала, гомер булмаганны, бер уйламаган җирләрне умарта күче кебек сырып ала. Юк, кыш тәмамланмаган, кары-бураннары март аена кадәр дәвам итәргә мөмкин әле, дисезме. Сүзегездә хаклык бар. Кар күп яуганга көрсенергә кирәкмидер, ул җиргә дым алып килә. Күп кар булган елны су басулар азрак була, андый елларда туфракта туң катламы булмый, кар суы җиргә сеңеп бетә. Белгечләр шулай дип аңлата. Ләкин яуган кар белән көрәшмичә булмый. Йөрер юлларны көрәргә кирәк. Юлны гына түгел, түбәләрне дә. Әнә бит, республикада кар авырлыгыннан күпме түбә зыян күрде. Шуңа күрә бүген һәркем үз милкен, түбәсен сакларга тырыша, карын көри. Үзе эшли алмаганнар кеше чакырта. Түбә чистартабыз, дип игъланнар да шактый куела башлады. Шундыйларның берсенә шалтыратып, бәясе белән кызыксынган идек, эш күләменнән чыгып бәя куела, дип әйттеләр. “Кемнәрнеңдер түбәсенә бик нык булып катлам-катлам сарган, кемнәрдер түбәдән төшкән карны да түгүебезне сорый. Урынга барып эш күләмен күрмичә бәя әйткәнебез юк”, - диделәр Казан шәһәре бистәләреннән кар чистартып йөрүче кешеләр.

Дөрес, бу бик куркыныч эш, Аллаһ сакласын, страховка куелмаган очракта егылу куркынычы да зур. Түбәсеннән кар чистартканда егылып төшү очракларын да ишетергә туры килә. Халык кардан ничек арына? Шул хакта сораштык әле.      

Бергәләп көрәшәбез

Илдар Габидуллин, “Шәһри Казан” газетасының баш редактор урынбасары:

– Үз йортым белән торгач, билгеле, карны үзебезгә көрәргә туры килә. Участогыбыз 6 сутый. Бөтен ишегалды, бакча ягы кар белән тулды, куяр урын калмады, коймалар кар белән тигезләнде. Моңа кадәр теплица тирәсен чистартып тора идек, хәзер кар зыян салмасын өчен өстеннән генә алырга калды. Кишәрлегебез тыкрык буенда. Аннан җәен генә йөриләр, кышын карын чистартучы юк. Ишегалдындагы карны шунда чыгарам. Түбәләргә кадәр кар белән тулды. Анысын да чистартмыйча булмый. Улларыбыз менеп түбә карын чистартты, без җиргә төшкәнен ташыдык. Быелгы карны гаилә белән бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була.

Мәшәкате белән рәхәтлеге бергә

Айзат Шәйхелмәрданов, Казан шәһәр филармониясе баянчысы:

– Без – авыл балалары. Авылда үскән, җирдә казыну күңелгә рәхәтлек бирә. Шәһәрдә яшәсәк тә, күңел җиргә тарта. Шуңа күрә бакча йорты сатып алдык. Яздан көзгә кадәр гаилә белән шунда казынабыз. Кыш көннәрендә дә барып торыр идек, безнең бакчачылыкта кышын яшәмиләр. Шулай булса да, кышкы чорда да бакчаны ташларга тырышмыйбыз, барып, карап киләбез. 2024 елда да бик күп кар яуган иде. Ул елда капка-коймалар кар белән капланып, капка өстеннән атлап кына кердек. Безнең урамнар кышын чистартылмый. Үзебезнең йортка кадәр керер өчен хатын белән икебезгә махсус ау чаңгысы сатып алдым. Күптәннән андый чаңгыга басып карыйсы  килгән иде, җае чыкты. Ләкин ул чаңгыда йөри белергә, гәүдә авырлыгыңны тотарга, туры басып торган җирдән бераз гына артка авышып йөрергә кирәк икән. Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, чаңгы 15-20 см тирәнлеккә бата. Баштарак йөри белмәдек, бата-чума бакчага кердек. Соңыннан җаена төшендек.  Табигатьтә булырга яратучыларга менә дигән чаңгы. Аның белән балыкка да барырга була, урманга да. Алдагы елларда йорт белән мунча түбәсен генә көри идек, узган ел беседка эшләдек. Быел анысы да өстәлде.  Хатыным Ләйсәрә сумка тутырып ашарга алып барган иде. Өй салкын булса да, эшләп кергәч, тәмләп чәй эчтек. Мәшәкате дә булды, физик эш эшләп арсак та, күңел ял итте. Кайбер кеше бакча йорты кирәкми, авырыйбыз, эшләп булмый, диләр. Мин бу сүзләр белән килешеп бетмим. Безнең өчен рәхәте белән мәшәкате бергә бара. Дөрес, көн саен бөтен территорияне чистартып чыгучыларга кар алҗыткандыр. Ләкин безнең кебек романтика яратучыларга ул ләззәт бирә.    

Тимурчылар ярдәм итә (подзаг)

Марат Хәмидуллин, Нурлат районының Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы:

– Аллага шөкер, юл чистартуда кыенлыклар юк. Район җитәкчелеге  ягулыкны, тракторчыларга акчасын биреп тора. Тракторчылар - Хәлим Саттаров, Фәнис Мостафин, Рушан Саттаров,  Фидаил Әхмәдиев, Раил Фәйзуллин, Ришат Тимербулатовларга бик зур рәхмәт, чистартып торалар.  Авырлыклар килеп туса, фермерлар ярдәм итәргә тырыша. Авыл халкы үз территориясен үзе чистарта, без авыл урамнарын ачып торабыз. Үзләре генә яшәүче өлкән кешеләргә мәктәпнең тимурчылар командасы ярдәмгә килә. Укучылар укучылары белән бергә барып, өлкәннәрнең карларын көриләр. Безнең авыл җирлегендә 95 яшьтән арткан 7 өлкән кеше яши. Тиздән бер әбиебезгә 101 яшь булачак. Унга якын кешебез 90 яшьләрен тутырырга әзерләнә. Аларның барысы да гомер буе физик эштә булганнар, терлеген дә караган, карын да көрәгәннәр. Ничек шулай озын гомер яшәргә була дип сорасак, без иренеп тормадык, эшләдек, эшләгән кеше үлми, дип җавап бирәләр. 96 яшьлек бер бабаебыз, Иглай авылында иман булып торган Усман абый Гайнуллин, Аллаһ Тәгалә аның исәнлеген бирсен, кайбер ир-егетләр утырып намаз укыганда, ул әле дә намазлыгына басып, сәҗдәгә, рәкугка китеп укый. 97 яшен тутыручы Гыйзифа апа Батталовага килеп керәсең, күзлексез Коръән китабы укып утыра. Мөзәйнә апа Саттарова гомер буе ялгыз яшәде, балалары юк, аны социаль яклау бүлеге үз карамагына алды. Социаль хезмәткәр күрше авылдан машина белән килә. 98 яшьлек әбиебез, ул килешкә машина белән килеп туктар өчен урын чистартып каршы ала. Җәйге чорда авылда иң чиста бакча кемнеке, дип сорасагыз, авыл кешеләре Мөзәйнә апаныкы дип җавап бирер. Менә шундый уңган-булган, хәрәкәтчән кешеләр яши бездә.

Ишелмәсен дисәң түлисең инде

Хафизә Зәйнәгетдинова, Балтач районы, Таузар авылы:

– Безнең йорт территориясе бик зур.  Яшь барган саен авыр эшләрне башкарырга да кыенлаша, шуңа күрә кар көри торган җайланма алдык. Кыш буе шуның белән бөтен җирне чистартып тордым, бик уңайлы әйбер ул. Тормыш иптәшем эштән кайтышка чистартып куярга тырышам. Быел кар бигрәк күп яуды. Башка якларда да шушы тамашадыр. Әллә ничә тапкыр кар ишмәсен дип, теплицаны да көрәдем. Түбәдәге карлар эчне пошырып торгач, кеше чакыртырга мәҗбүр булдык. Өйнең ике як түбәсен, лапасның бер ягын алган өчен 20 мең сум түләдек. Кыйммәт инде, үзең эшли алмагач, кая барасың, кешегә эшләтергә туры килә. Ул кеше түбәдән генә төшереп китте, җирдәге карны ташымады. Икенче көнне авырткан аркам белән урамга үзем түктем.

Шәһәр халкында битарафлык көчле

Гөлнур Валитова, Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе компаниясе хезмәткәре:

- Быелгы кар бик күпләргә авырлыклар тудырды. Авыл кешесе үз территориясендәге карын үзе чистарта ул, үзенең көченнән килмәсә, башкаларга акча биреп булса да милкен саклый. Ул яктан шәһәр җирендә башкачарак. Шәһәр урамнарында машиналар кар астында күмелеп калды. Бу машиналар кар чистартырга килгән тракторчыларга шулкадәрле зур авырлык тудыра. Кар өемеме, машинамы, кайберсен аңлый торган да түгел. Инде ничә тапкыр йорт чатларына ишегалдындагы машиналарыгызны чистартып куегыз, башкаларга комачау итәсез, дип әйтсәк тә, кайберсе кыш буена машинасы янына чыгып та карамый, кадерсез булып кар астында ята бирә. Үз милкенә шундый битарфлык булучыларга аптырыйм. Быел кар бик күп, өстәвенә ишегалды чистартучылар җитми. Күп катлы йортларда яшәүчеләрнең күбесе безнең хәлебезгә кереп, тракторлар килгәндә көрәк тотып ярдәм итәргә чыга, сүз дә юк, андый йортлар ишегаллары чистарак, чөнки вакытында машиналарын күчереп куялар. Трактор киләсен кичтән әйтергә тырышабыз, эштәгеләр күршесенә ачкычын калдырып китә. Хәлне аңлап, бер-берсенең машинасын күчерүче йортлар бар. Мондый ишегалдында эшләү дә рәхәт, алар – безгә, без йортта яшәүчеләргә рәхмәтле. Тик менә кайбер йортларда битарафлык хөкем сөрә. Күпме әйтеп тә, чатларга язып та, трактор килгәч машиналарын алмыйлар.  

 Марат Хәмидуллин фотосы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading