16+

«Кайтып җиттеңме, улым?..» – бер гаиләнең сугыш, югалту һәм сабырлык белән сугарылган тарихы

Еллар үткән саен хәтер йомгагын сүтәм. Уйларым мине балачакка, әти-әниле, әби-бабайлы елларга алып кайта.

«Кайтып җиттеңме, улым?..» – бер гаиләнең сугыш, югалту һәм сабырлык белән сугарылган тарихы

Еллар үткән саен хәтер йомгагын сүтәм. Уйларым мине балачакка, әти-әниле, әби-бабайлы елларга алып кайта.

Бу язмам бабам Бәгъдәнур, әбием Мәрьямбикә, әти-әнием һәм Зөһрә әби рухына дога булып барып ирешсен иде.

Сугыш башланганда Бәгъдәнур бабай белән Мәрьямбикә әби ике бала белән Чита шәһәрендә яшәгән. Олы кызлары Раилә һәм кечкенә уллары – минем әтием Миннераиф. Үзәккә үткән ачлык-ялангачлык елларында тормыш җиңелрәк булыр дип киткәннәрдер. Әмма озак та үтми сугыш башланган, бабайга фронтка китәргә хәбәр килгән. Киткәндә ул әбигә: «Ничек тә туган якларга кайтыгыз. Сугыш беткәч, мин дә яныгызга кайтырмын», – дигән.

Әби ике баласын җитәкләп озын һәм авыр юлга чыккан. Бу кайту мизгелләре, әле бала гына булса да, әтиемнең күңелендә онытылмаслык булып сакланган. Ул аны еш искә ала торган иде. Әмма авылга кайткач кайда сыенганнар, ничек көн иткәннәр – монысын безгә сөйләп бетерергә өлгермәде.

1943 елда бабай каты яраланып сугыштан кайткан. Әтиле булу балалар өчен зур бәхет булган. Әмма тормыш җиңеләйми: югалтулар, авырлыклар янәшә атлый. Әби игезәкләр тапкан, тик алар озак яшәми. Матур гына буй җиткереп килгән Раилә апа да каты авырып китеп вафат булган. «Әти кайтты, сугыш бетте, сыер да алдык. Мин генә үләрмен микәнни?» – дигән сүзләре гаилә хәтерендә ачы яра булып саклана.

Бабай белән әби өчен тормышның бердәнбер терәге булып минем әтием калган.

Әнием Яңа Мичән авылыннан. Әти аны урлап алып кайткан. Яшьлек мәхәббәте йөрәк түрендә сакланган булса да, әни гомер буе әтигә тугрылыклы булды. Кайберәүләр әнине «усал» дип сөйләгәндә, Мәрьям әби: «Усал булсын, безгә нык кеше кирәк», – дип, гайбәт сүзләрен кисә торган булган.

Яңа йорт җиткереп, балалар үстереп, тормыш дәвам итә. Кышларын бабай белән әти Башкортстан якларына акча эшләргә китә. Ул елларда авыл ир-атлары «итеккә китү» гадәте белән яши иде. Нәкъ шул чорларда бабай белән әби арасына салкынлык керә. Язмыш сынаулары гаиләне читләп узмый.

1974 елның ноябрендә бабай белән әти янә читкә киткәч, әби каты авырып киткән. Аны хастаханәгә салалар. Табиблар өмет аз булуын әйтә. Әни хәбәр җибәрә. Ерак юлдан кайтып җиткән әти белән бабайны: «Бик аз гомере калды», – дип каршы алалар. Соңгы минутларында әби күзләрен ачып: «Кайтып җиттеңме, улым, Миннераиф?» – дип эндәшә. Бу сүзләр ана йөрәгенең соңгы тибүе була.

Әби вафатыннан соң ярты ел чамасы вакыт үткәч, бабай Башкортстанга күчеп китәргә ниятли. Әти-әни каршы булсалар да, ул карарын үзгәртми. Көннәрдән бер көнне юл биштәрен тутыра. Биштәргә кием-салымын һәм тальян гармунын сала. Киткәндә: «Әйбәт яшәгез. Мин кайтып йөрермен», – дип хушлаша.

Җәй көне ул Зөһрә әби белән бергә кайта. Баштарак бу очрашу җиңел булмый. Әмма вакыт узу белән ике як та бер-берсен аңларга өйрәнә. Соңрак әни үзе Аксәет авылына барып, бабайларның яшәү шартларын күреп кайта. Шуннан соң ике арада җылырак мөнәсәбәтләр урнаша.

Зөһрә әби белән бабай егерме ел тату гомер кичерә. Бабай гомеренең соңгы көннәренә кадәр кадер-хөрмәттә яши. Баштарак аны Аксәет зиратына җирләгез дип әйтсә дә, соңрак Тимершык авылындагы Мәрьямбикә әби янына күмүләрен тели. Әти белән әни аның васыятен үти. Хәзер бабай белән әби янәшә ята.

Бу язмам беркемне дә гаепләү түгел. Язмышлар төрле була, тормыш сынаулары һәркемгә җитә. Кемгә нинди өлеш язылган – шунысы белән яши адәм баласы.

Әти-әниемне, әби-бабайларымны, Зөһрә әбиемне сагынып искә алам. Бу юлларым алар рухына дога булып барып ирешсен иде.

Гөлсинә Биктимерова,
Тимершык авылы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading