16+

Казанда ел саен 580 мең тонна чүп җыела: күпмесен эшкәртеп була?

Быелның февраль аенда казанлылар “Точка сбора” кабул итү пунктларына 22 тонна икенчел чимал китергән.

Казанда ел саен 580 мең тонна чүп җыела: күпмесен эшкәртеп була?

Быелның февраль аенда казанлылар “Точка сбора” кабул итү пунктларына 22 тонна икенчел чимал китергән.

Башкалада ике урында “ПЖКХ идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан оештырылган “Точка сбора” пункты эшли. Алар: Васильченко урамы, 6 һәм Родина урамы, 45 адресларында урнашкан. Әлеге пунктлар көн саен 7.00 – 19.00 сәгатьләрдә ачык. Экологиягә битараф булмаган 25 мең кеше узган ел шушы ике пунктка 270 тонна икенчел чимал тапшырган. Авиатөзелеш районында эшкуарлар да ике мәйданчыкта икенчел чималны кабул итү пункты ачты.

Казанлылар “Елки-палки” экология акциясе вакытында 2,5 меңнән артык Яңа ел чыршысын һәм наратын җыю мәйданчыкларына китергән. Әлеге агачлар ваклатылган һәм ашлама сыйфатында файдаланылачак.

Северный бистәсендә яшәүчеләр Үзәк-Мариуполь урамындагы көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю пунктына 42 тонна икенчел чимал китергән. Бу пункт эшли башлаганга әле 3 кенә ай. Северный халкы 18 тонна металл, 10 тонна картон, 8 тонна пластик һәм 6 тонна полиэтилен тапшырган.

Узган ел көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю гамәле Казанда 2 326 тонна икенчел чималны кабаттан эшкәртү мөмкинлеге тудырган. Күрсәткеч 2024 елгыдан 902 тоннага күбрәк.

Бистәләрдә контейнерлар өчен 50 мәйданчык төзелгән. Бункерлар урынына 241 евроконтейнер куелган. Көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю гамәле быел да киңәйтелә. Казан буенча тагын 2 200 евроконтейнер урнаштырылачак. Сары төстәге челтәрле контейнерлар: пластик, пыяла, кәгазь, металл өчен. Контейнерларга зур итеп язып та куелган.

– Казанда елына 580 мең тонна калдыклар туплана. Аларның 70 процентка кадәр күләмен кабаттан эшкәртеп була. Ләкин, әлегә чүпләрнең бик аз өлеше генә икенчел чимал рәвешендә аерып алына. Җитештерүче предприятиеләр икенчел чималның чиста итеп тапшырылуын таләп итә. Шунлыктан, көнкүреш калдыкларын контейнерга бөтенесен бергә түгел, ә язуларда күрсәтелгәнчә, аерым-аерым контейнерларга салу зарур. Автомобильләрдә иминлек каешын каптырырга гадәтләндек бит. Көнкүреш калдыкларын да төрләренә аерып җыярга ияләшербез. Иң мөһиме, балалар гадәтләнеп үссен. Казан янындагы чүп полигоннары да икенчел чимал сыйфатында эшкәртелә башлаячак әле, дип өметләнәм мин, – ди “ПЖКХ” идарәче компаниясенең генераль директоры Евгений Чекашов.

Мисал өчен, Германиядә көнкүреш калдыкларының 68 проценты икенчел чимал буларак эшкәртелә, 31 проценты энергия җитештерүдә кулланыла, чүпнең 1 проценты гына полигоннарга күмелә. Көньяк Кореяда, Австриядә, Словениядә һәм Бельгиядә калдыкларның 54–60 проценты эшкәртелә. Россиядә көнкүреш калдыкларының әле 31,8 проценты гына икенчел чимал сыйфатында аерып алына. Һиндстанда, Мисырда, Нигериядә көнкүреш калдыкларының 40 процентка кадәр күләме полигоннарга, гомумән дә, чыгарылмый. Чүпләре теләсә кайда аунап ята. Алай ук чүп кочагында каласы түгел иде инде. Белгечләр әйтүенчә, көнкүреш калдыклары – кулланылмаган байлык, ә икенчел чимал буларак эшкәртү – экологиягә файда.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading