16+

Кибет “Бүләк картасы”ның вакыт чиген мәҗбүри кыскарта алмый

Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары нигезендә 15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Кибет “Бүләк картасы”ның вакыт чиген мәҗбүри кыскарта алмый

Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары нигезендә 15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстанда узган ел Роспотребнадзор бүлекчәләренә халыктан 19 меңгә якын мөрәҗәгать кергән, шуларның 8 меңнән артыгы кулланучылар хокукларына кагылышлы.

Чәчәк хәсрәте

 Республикада 8 март бәйрәме көннәрендә китерелгән чәчәк бәйләмнәренең сыйфатына кагылышлы шикаятьләрнең кискен артуы күзәтелгән.

– Азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелгән продукция, шул исәптән чәчәкләр, яңага алмаштырып бирелми. Әгәр дә инде чәчәкне китертүгә дистанцион рәвештә сату-алу килешүе төзелгән булса, ул очракта кулланучының, товарны сатып алган вакыттан башлап, 7 көн эчендә килешүдән баш тартырга хокукы бар. Чәчәк бәйләменең сыйфаты сатучы яки курьер гаебендә начарланса – бу хезмәткәрләр җаваплылыгында. Әлеге очракта сатып алучы акчасын кире кайтарырга яки чәчәкләрне яңага алмаштырырга хаклы. Сатып алу барышында бәяне тагын да арттырсалар, ул очракта кулланучы бәя аермасын түләттерә ала, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова.

Комсыз сәүдәгәр баемас

Кешеләр үзләренә бүләк ителгән карталарны яки сертификатларны киләсе берничә ел вакыт аралыгында кулланырга мөмкин. Ләкин, кайбер кибетләр һәм учреждениеләр карта ярдәмендә товар сатып алуның яки хезмәт күрсәтүнең вакыты чиген “мәҗбүри” төстә кыскартырга керешкән.

– Бу хәл тизрәк акча эшләргә омтылыш күренеше. Сатучының яки хезмәт башкаручының әлеге карталардан акчаны тотып кала башларга, картаның вакыт чиген кыскартырга хокукы юк, – диде Юлия Булатова.

Таныш булмаган җаваплылыгы чикләнгән оешмалар тәкъдим иткән лекция-курсларга язылып, аларга акча күчерүдән сак булыгыз.

Эт аңламый, ә хуҗасы “өрә”

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә узган ел халыктан 2,5 мең мөрәҗәгать кергән. Араларында шактый сәер һәм мәзәк сыйфатындагылары да бар. Бер хатын интернет сәүдә аша этенә ак муенса-бау сораткан, тик аңа яшел төстәгесен китергәннәр. “Ак этемә яшел муенса килешми”, – дип кара кайгыга калган хатынның мөрәҗәгате уңай хәл ителгән, ак төстәге муенсага алмаштырып биргәннәр.

– Тамашачылар кинотеатрларга үзләренең ашамлыклары белән кереп утырырга хокуклы. Моны чикләү, өстәмә хезмәтләрне мәҗбүри тагу канунны бозу санала. Сәүдә челтәрләрендәге, шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге азык-төлеккә экспертиза үткәрелә. Яшьләр “роллы” ризыгын ярата, әлбәттә. Тик әлеге ашамлыкның сыйфаты тиешле югарылыкта түгел. Авыллардагы азык-төлек кибетләре дә эзлекле рәвештә тикшереп торыла, алардагы продукциянең сыйфат мәсьәләсе канәгатьләнерлек, – диде Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading