16+

Бер җөмлә Нурания апаның бөтен тормышын үзгәрткән: «Син — укытучы»

1966 елның сентябрендә ул мәктәпне генә тәмамлаган яшь кыз иде.

Бер җөмлә Нурания апаның бөтен тормышын үзгәрткән: «Син — укытучы»

1966 елның сентябрендә ул мәктәпне генә тәмамлаган яшь кыз иде.

«Менә монысын — укытучы, монысын пионерлар җитәкчесе итеп ал»

Истәлекләр, истәлекләр... Аларның төрлесе бар. Шатлыктан гына торганы да, кыенлыклары булганы да. Туган авылым мәктәбе хакындагы истәлекләр — гомерлек юлдашларым. Анда укыган еллар истәлеге, укытучы булган еллар истәлекләре».

Дәү әнием Нурания үткән тормышын һәрвакыт җылы истәлекләр белән уртаклаша. Аның сөйләгәннәрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.

школа. фото ТИ

Безнең Зур Кавал мәктәбе тау астында, елга буенда урнашкан иде. Мәктәпне тәмамлаган елларым. 1966 елның сентябре. Мәктәп директоры Насыйбуллин Рәфкать Ганиевич мине иптәш кызым белән үзенә чакыртты. Мәктәпкә керүче балалар саны 40тан артып киткән. Сыйныфны икегә бүлеп укытырга кирәк. Ә укытучы юк. Шулай ук пионерлар җитәкчесе дә кирәк икән.

Иптәш кызым белән күзгә-күз карашып алдык та, ризалыкны белдереп, баш кактык.

Директорыбызның бик кырыс һәм таләпчән икәнен без белә идек, шуңа да уйларга, икеләнергә мөмкинлек юк иде. Рәфкать Ганиевич безне арбалы мотоциклына утыртты да районның мәгариф бүлегенә алып китте.

Директорыбыз аттестатларны алып, мәгариф бүлеге җитәкчесе янына кереп киткәч, йөрәкләрнең күкрәктән чыгардай булып типкәне әле дә истә. Балачактагы хыялым тормышка ашарга тора бит! Күпме хыяллана идем укытучы булырга. Иптәшләремне өстәл артына утыртып, «укырга, язарга» өйрәткән көннәрем еш була иде.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы булдым!

РОНО җитәкчесе кабинетының ишеге ярым ачык иде. «Менә монысын — укытучы, монысын пионерлар җитәкчесе итеп ал», — дигәне аермачык ишетелде.

«Кайсыбызның аттестатына төртеп, укытучы сайлады икән?» — дип, директорыбызның ишектән чыгуын дулкынланып көтүем дә хәтердә.

Рәфкать Ганиевич канәгать йөз белән җитәкче кабинетыннан чыгып, кулыма аттестатымны тоттырды:

— Син — укытучы.

Шатлыктан күңелем тулды. Мотоцикл арбасында авылыма хыял канатларында кайттым.

Шулай итеп, мин — Саттарова Нурания Абдул кызы — башлангыч сыйныфлар укытучысы булдым!

Үзем укыган мәктәптә укытучы булып эшләү үзе бер җаваплылык иде. Бер елны яңгырлар күп явып, мәктәпне су басты. Бөтен укыту-уку әсбаплары, плакатлар яраксызга әйләнде. Сыйныф бүлмәсенә кереп, балалардай кычкырып елаганым хәтеремдә.

Школа. Фото ТИ

Икенче уку елын яңа мәктәптә башладык. Су буендагы мәктәпне авыл уртасына, колхоз идарәсе бүлмәләренә күчерделәр. Яңадан кулдан яңа плакатлар, укыту әсбаплары әзерләдек. Төннәр буе эшләгәннәр дә хәтердә. Шунсыз мөмкин дә түгел иде.

Чөнки мәктәптә үзең укыткан укытучылар янында эш буенча имтихан тотасы бар бит. Төшеп калырга ярамый. Алар һәр адымыңны, һәр гамәлеңне бәяләп баралар.

Рәфкать Ганиевич, Лотфуллина Нурия апа, Идрисова Дания апалар белән бергә эшләү минем өчен зур горурлык иде.

Аннан үзем укыткан балалар укытучы булып эшкә кайта башлагач, тагын бер горурлык хисе кичердем.

40 ел укытучы тормышы белән яшәдем. Хезмәтемне яраттым, укыткан балаларымны яраттым.

Фидан Минабинов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading