16+

Татарстанда банкка 60 млн сумнан артык зыян китергән мошенниклар төркеме ачыкланган

Татарстанда «Сбербанк» акчаларын үзләштерүгә юнәлтелгән мошенник схемасын оештырган затлар төркеменең эшчәнлеге туктатылган.

Татарстанда «Сбербанк» акчаларын үзләштерүгә юнәлтелгән мошенник схемасын оештырган затлар төркеменең эшчәнлеге туктатылган.

Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, җинаять схемасында катнашучылар банк хезмәткәрләрен алдау юлы белән торак йортлар төзелешенә ипотека килешүләре төзегән. Әмма алынган кредитлар килешү шартларына туры китереп файдаланылмаган. Нәтиҗәдә, банкка 60 млн сумнан артык матди зыян китерелгән.

ФСБның Татарстан буенча идарәсе материаллары нигезендә, әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлеше («Мошенниклык») буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары дәвам итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading