— Әгәр интернет-кибеттән алынган әйбер башка зурлыкта яки начар сыйфатлы булса? Акчаны кайтарсыннар өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
— Интернет-кибеттән сатып алынган товарны кире кайтару Россия Кулланучылар хокукларын яклау турындагы канунның 26.1 маддәсе белән регламентланган кагыйдәләр буенча гамәлгә ашырыла.
Интернет-кибеттән сатып алынган әйбер размеры буенча туры килмәгән икән товарны 7 көн эчендә кире кайтарырга хокуклы. Тик шарт белән. Күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланып калса, азык-төлек булмаган товарны алмаштыру үткәрелә.
Товар сыйфаты ягыннан кимчелекле (брак) булса, сез үзегез теләгәнчә акчаны кире кайтаруны, товарны алмаштыруны, бәяне төшерүне яки кимчелекне түләүсез бетерүне таләп итә аласыз.
Шуңа да игътибар итик, эре интернет платформалар (OZON, Яндекс.Маркет, Wildberries һәм башкалар), үзләренең хокукый асылы буенча еш кына агрегаторлар гына булып торалар. Агрегатор – интернет челтәрендәге программалар һәм (яисә) сайтлар хуҗасы булган һәм кулланучыга бер үк вакытта сатучының товарны сату-алу шартнамәсе төзү турындагы тәкъдиме белән танышу, сатучы белән сату-алу шартнамәсе төзү, шулай ук күрсәтелгән товар өчен алдан түләү мөмкинлеге бирә торган оешма. Күпчелек очракта сәүдә мәйданчыгы товар сатучы булып тормый. Сәүдә мәйданчыгында товар сатып алганда һәм бәхәс туганда, таләпләрне турыдан-туры сатучыга белдерергә кирәк. Моны агрегаторның шәхси кабинеты аша яки турыдан-туры сатучының үзе белән элемтәгә кереп эшләргә мөмкин. Сатучы турында белешмәләр товар карточкаларында, шулай ук сатучы/тәэмин итүченең ИНН күрсәтеп, сатып алу чекларында бар.
— Шәхсән үзем кибеттә йөргәндә, рәт-рәт тезелеп куелган шешәләр яныннан сак кына узам. Әмма очраклы рәвештә аларга тиеп китеп, әйтик, шешә ватылса нишләргә?
— Гражданнар кодексының 459 нчы маддәсе нигезендә, акча түләргә өлгергәнче төшеп ватылган товар өчен кулланучы түләргә тиеш түгел. Бәлки, ул эчемлекне киштәгә кибет хезмәткәрләре үзләре дөрес куймагандыр. Бәлки, стеллажлар ГОСТ таләпләре буенча урнаштырылмагандыр. Кибетләрнең күбесендә күзәтү камералары куела. Аннан карап та мәсьәләгә ачыклык кертергә була. Әгәр сатучы белән килешә алмыйсыз икән, кибет администрациясенә шикаять язарга мөмкин.
Шул рәвешле, товарның очраклы бозылуы чыгымнарын кибет үзе капларга тиеш. «Очраклы зарарлану» төшенчәсе үз эченә товарны бозарга ниятегез булмауны аңлата. Ягъни, ватылган шешә сезнең саксызлыгыгыз нәтиҗәсе булырга мөмкин, ләкин аны вату теләге туу нәтиҗәсе булып саналмый. Монда сатып алучының гаепле яки гаепсез булуы турында сөйләү урынлы.
— Аз гына кимчелеге булган товар өчен ташлама таләп итәргә мөмкинме?
— Сатып алыр алдыннан ниндидер җитешсезлек ачыкланган очракта, кулланучы товарның бәясен тиешенчә киметүне таләп итә ала. Әмма кибетләр еш очракта товарны алыштырырга тәкъдим итә. Ташлама күләмен закон көйләми, моны сатучы белән сөйләшергә кирәк.
— Кибеттәге каравылчы сатып алучыны тикшерә аламы яки аны әйберләрен саклау камерасында калдырырга мәҗбүр итә аламы?
— Кибет каравылчысының сатып алучыны, аның әйберләрен мәҗбүри тикшерергә яки әйберләрен саклау камерасында калдыруны таләп итәргә хокукы юк. Бары тик полиция хезмәткәрләре генә, шаһитләр (понятойлар) янында шәхси әйберләрне тикшерүне үткәрә ала. Каравылчы сумканың эчен күрсәтүне сорарга яки әйберләрне саклау камерасына тапшырырга хокуклы, әмма бу үтенечне үтәү сатып алучының үзеннән тора.
Хокук бозуларның иң еш очрый торган сәбәпләре:
– Азык-төлек продуктлары (товарларның сыйфатын һәм яраклылык срокларын да кертеп) – 60 процент.
- Кибетләрдә кулланучыларны алдау – икенче урын.
- Тәртип бозулар саны буенча торак-коммуналь өлкәсе өченче урында тора.
Кулланучылар югалтуы:
- Һәр икенче россияле (66 процент чамасы) матди зыян кичергән.
- 30 процент кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
- Азыктан агулану һәм сыйфатсыз туклану сәламәтлеккә зыян китерүнең иң еш сәбәбе булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар