16+

Кочаклашу бәхетле итәме?

Кочаклашу рәхәтлек кенә китереп калмый, ә менталь һәм физик сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый дип санала.

Кочаклашу бәхетле итәме?

Кочаклашу рәхәтлек кенә китереп калмый, ә менталь һәм физик сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый дип санала.

КФУның «Фәнни вердикт» проекты кысаларында кочаклашуга бәйле иң тотрыклы фикерләрнең дөреслеге тикшерелгән. Сорауларга ачыклык кертергә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы доценты Алла Подгорная, Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Анна Лаврентьева ярдәм иткән. 

Кочаклашу бәхетле итәме? 
Клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Анна Лаврентьева сүзләренчә, кочаклашу, чыннан да, «стресс гормоны»  буларак билгеле булган кортизол эшләнеп чыгуны акрынайта. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметергә сәләтле. 

-Кочаклашу вакытында барлыкка килә торган нейрохимик процесслар физик һәм психик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Беренчедән, окситоцин – аны бәйлелек гормоны дип атыйлар, бүлеп чыгарыла. Икенчедән, авырту тоюны киметә, безнең кәефне күтәрә торган эндорфиннар барлыкка килә. Шул ук вакытта парасимпатик нерв системасының активлашуы бара, бу тынычланырга ярдәм итә, – ди белгеч.

Кочаклашу һәм тактильлек – сәламәт мөнәсәбәтләр нигезе. Алар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшыракмы?
Бу шактый киң таралган караш. Анна Лаврентьева фикеренчә, иң элек кем кочаклавы мөһим.

-Кагылуларга ихтыяҗ – табигый ихтыяҗларның берсе. Ләкин кешеләр төрле була. Кайберәүләр тактильлеккә күбрәк мохтаҗ, аларны кинестетиклар дип атыйлар. Икенчеләре физик контактны яратмый, бигрәк тә таныш булмаган кешеләрдән ераграк торырга тырыша. Шуңа күрә кешенең шәхси чикләрен хөрмәт итү һәм саклау, ризалыкны сорап кына кочаклау мөһим, – ди А.Лаврентьева. 

Тактильлеккә мәдәни факторлар да йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, бездә ир-атларның тән контакты чикләнгән. Шунысы кызык, кочаклау «нормалары» да бар. Әйтик, психолог Вирджиния Сатир фикеренчә, психологик тотрыклылык өчен – 8, ә шәхес үсеше өчен 12 тапкыр кочаклашу кирәк.

Беренче булып кочаклаган кеше эшлекле, дустанә яки гаилә мөнәсәбәтләрендә икенчел роль уйный, кочакларга “рөхсәт иткәне” алдынгы булып тора, дип уйлау дөресме?

-Дибегәне үз кулына алучы һәм иярүче – социаль уен. Кочаклашу исә, күбрәк кешенең шәхси тормышы аспекты. Әгәр дә эшлекле мөнәсәбәтләр, статуслылык турында сүз йөртәбез икән, һичшиксез, кем кемне беренче булып кочаклаган, партнер моңа ничек җавап биргән –  боларның барысы илләр, компанияләр һәм эшлекле партнерлар арасындагы мөнәсәбәтләр күрсәткече буларак кабул ителә. Бу очракта беренче булып кочаклап алучы дистанцияне юк итүдә, бердәмлеккә омтылуда, озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруда актив позициясен күрсәтә. Кочакланучы кеше аларны кабул итсә, бу ышаныч һәм ризалык билгесе буларак карала, - ди конфликтология кафедрасы доценты Алла Подгорная. 

Шәхси тормышта, гаиләң һәм дусларың белән аралашу турында сүз барганда, беренче планда кеше һәм аның хисләре тора. Кочаклашуны эмоциональ контакт чагылышы буларак кабул итү дөресрәк.

-Бу очракта кочаклашу – хисләр, эмпатия, ярату, кайгырту, ярдәм күрсәтүнең ихлас чагылышы. Шәхси тормышта беренче булып эчке ресурсы, чын күңелдән үз мөнәсәбәтен күрсәтергә теләге булган кеше кочаклап ала. Әгәр дә кешеләр бер-берсен ошата икән, кем кемне ничә тапкыр кочаклаган икәнен санау берсенең дә уена килмәс, - ди А.Подгорная.

Кочаклау авыртуны баса торган нәтиҗәгә ияме?
 Күргәнегез бардыр: кечкенә бала уен вакытында бәрелеп яки егылып, куркудан һәм авыртудан елый башлый. Әмма әнисенең кочагында юаныч тапкач, ул бик тиз тынычлана. Өлкәннәрдә дә шул ук хәл: күңел ярасын ямау өчен кайчак бер генә кочаклау да җитә. 
Анна Лаврентьева бу феноменга аңлатма бирә: 

-Нейробиологлар С-тактиль системаны тасвирлый. Ул тиредә һәм буыннардагы сизгер нейроҗепселләрнең очларын берләштерә. Кешене акрын гына сыйпаганда һәм кочаклаган вакытта алар активлаша. Кагылулар җитмәү, тән депривациясе депрессияләргә, борчылуларга, ялгызлык тоюга, иммун системасының көчсезләнүенә китерергә мөмкин.

Гүзәл Камалова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading