Белгеч газлы эчемлекләр белән артык мавыкмаска киңәш итә.
Соңгы вакытта матбугатта һәм социаль челтәрләрдә кола эчү баш авыртуын баса дигән фикер таралды. Бу мәсьәләгә Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Артур Ханнанов ачыклык кертә, дип яза уку йортының матбугат хезмәте.
Галим фикеренчә, коланың тәэсире чыннан да баш авыртуын киметергә сәләтле, чөнки ул киңәйгән кан тамырларын тарайта. «Баш мие авыртуны тоймый. Баш авыртуы кан тамырлары белән бәйле. Кофеин кан тамырларын кинәт тарайта, шуңа күрә авырту вакытлыча кими», – ди белгеч.
Доцент шулай ук кофеинның авырту сигналларын тоткарлаучы матдә булуын һәм даруларның, мәсәлән, ибупрофенның тәэсирен көчәйтүен билгеләп үтә.
Химик сүзләренчә, чиста кофеинны даруханәдән яки юл буендагы кибетләрдән дә табып була, аны ерак юлга чыгучылар йокы килмәсен өчен куллана. Даруханәдәгесе организмга колага караганда тизрәк сеңә.
– Кола эчкәндә, шикәр һәм газ аркасында, кофеин организмга әкренрәк керә. Ләкин бу эчемлектә шикәр бик күп, ә баш авыртуы еш кына канда шикәр микъдары кимүдән килеп чыга. Шуңа күрә кола эчкәч, кеше җиңеллек тоярга мөмкин. Эчемлекнең газы исә авыртуны басуга бернинди йогынты ясамый, ул бары тик күбекләр ясау өчен кирәк, – ди галим.
Моннан тыш, Артур Ханнанов коланы еш эчү ияләнүгә китерергә мөмкинлеге турында кисәтә. Бәйлелекне монда кофеин түгел, ә шикәр тудыра. Әгәр кола яки энергия бирүче эчемлекләрне даими эчсәң, кан тамырлары хәлсезләнә, чөнки кофеин тәэсирендә алар һәрвакыт кысылырга мәҗбүр, бу исә хәлне тагын да начарайтырга мөмкин.
Белгеч сүзләренчә, өлкән кеше өчен көнлек кофеин нормасы – 400 миллиграмм тирәсе. «Җитештерүчеләр мәгълүматына карасак, 330 миллилитрлы бер кечкенә шешәдә 32 миллиграмм тирәсе кофеин бар. Димәк, нормага җитәр өчен 12-13 банка эчәргә кирәк. Ләкин бу кадәр күләмдә шикәр сәламәтлек өчен зур зыян китерә. Мин көненә 1-2 банкадан артык эчмәскә киңәш итәр идем», – ди ул.
Химик әйтүенчә, газ – бу эчемлекләрдә бары тик саклагыч матдә генә. Ул тәмне яхшыртмый, ләкин ашказаны эшен тизләтә һәм басым тудыра. Бу исә эчемлектәге барлык матдәләрнең организмга тизрәк сеңүенә китерергә мөмкин. Аныңча, коланың чәй яки каһвә алдында өстенлеге юк. «Бу эчемлекнең үзенчәлеге – кофеин, тиз үзләштерелүче шикәр һәм газның бергә кушылуында. Әмма кара каһвә яки куе чәй кан тамырларын тарайтуда көчлерәк тәэсир итә. Яшел чәйдә тианин да бар, аның тамырларга тәэсире йомшаграк. Шуңа күрә иң куркынычсыз вариантлар: кара чәй, каһвә, яшел чәй, аннары гына кола һәм энергия бирүче эчемлекләр», – дип кисәтә белгеч.
Артур Ханнанов, энергия бирүче эчемлекне өй шартларында да ясарга мөмкин, ди. Моның өчен даруханәдән L-карнитин һәм кофеин алып, яшел чәй кайнатып, аңа дүрт кашык шикәр салырга кирәк. Эффект шул ук, әмма зыяны күпкә азрак.
Залинә Гыйлаҗиева әзерләде
Фото: нейрочелтәр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар