Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Альмира Гайнуллинага якыннары 8 март булсынмы, туган көнеме яки башка берәр бәйрәмме, нәрсә бүләк итәргә икән дип аптырамыйлар.
Аның өчен иң зур бүләк – чәйнек. Әмма аны сайлавы кыенрак анысы, коллекциясендә булмаганны табарга кирәк бит. Үзенчәлекле дә булсын, кабатланмасын да.
Альмира ханым тумышы белән Биектау районының Зур Битаман авылыннан. 7нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән Казандагы Юдино бистәсенә күчеп китәләр. Оста куллы әтисе Дәрвишләр бистәсендә йорт салып чыккач, шунда күчеп яши башлыйлар. Хәзергесе көндә Альмира ханым Югары Ослан районында урнашкан стендка ату буенча олимпия резервы мәктәбендә өлкән администратор, хуҗалык мөдире булып эшли.
Чәйнекләрне исә ул очраклы рәвештә генә җыя башлый. “Кече улым “Ак барс” хоккей балалар командасында шөгыльләнде, иң беренче турнирлары 2005 елның март аенда Пенза шәһәрендә үтте. Улым белән мин дә бардым. Без тукталган “Россия” кунакханәсенең беренче катында чәйнекләр һәм чәйләр саталар иде, шуннан беренче чәйнегемне сатып алдым. Аның “колак арты” җиңел булды. Икенче ярыш узган шәһәрдән дә күтәреп кайттым һәм һәр барган җирдән шулай чәйнекләр алырга ияләнеп киттем. Минем кызыксынуымны күреп, командадагы балаларның әти-әниләре дә чәйнек эзләргә булышалар иде”, - дип сөйли ул, чәйнекләр җыя башлау тарихын искә алып.
Бүген аның коллекциясендә 1270ләп чәйнек, 21 самовар бар. Алай гына да түгел, алар өчен өйләрендә аерым бүлмә булдырылган. Тик бу бүлмәгә дә сыешмый башлаганнар ди.
Чәйнекләренең ниндиләре генә юк. Формасы ягыннан да, зурлыгы, бизәлешләре белән дә, эшләнгән урыны һәм еллары белән дә аерылып торалар.
- Күбесе хәерче базарларыннан, бушлай игъланнар сайтларыннан алынды, шул ук вакытта бик күбен бүләк иттеләр, хәзер дә бирәләр. Америка, Таиланд, Шри-Ланка, Вьетнам, Кореядан алып кайтылганнары да бар. Урын чамалы булу сәбәпле, хәзер инде бик сайланып, күңелемә якын булганнарын гына алырга тырышам. Иң үзенчәлеклеләре дип тегү машинасы формасындагыларын атар идем. Сирәк экземплярлар да юк түгел, алары - революциягә кадәр эшләп килгән Гарднер һәм Кузнецов фарфор фабрикаларыныкылар, шулай ук Австрия һәм Франция фабрикаларында 19 нчы гасырда эшләнгән чәйнекләр. Чәйнекне хәтерләткән сәгатьләр, алка, йөзекләр, ут кабызгычлар, брошкалар да бар әле миндә.
- Иң кыйммәтлесе кайсы?
- Махсус бәяләрен карап эзләнеп утырганым юк, әмма бушлай игъланнар сайтында минеке шикелле Англиянең Роял Альберт фабрикасы чыгарган бер чәйнекне 100 меңгә сатуларын беләм.
- Һәр гаиләдә кулланылган совет чоры чәйнекләрен дә җыясызмы?
- Баштарак үзенчәлекле, коллекция чәйнекләре җыйсам, 2014 елдан һәр йортта булган “дәү әни” чәйнекләренә игътибарым артты. Күп кеше заманча савыт-сабаларга күчкәч, булганнарыннан арына башладылар, ә минем аларны коткарып каласым килде. Тарих бит ул. Әбиләребезнең кул җылысын саклыйлар.
- Татарстанда сезнең кебек чәйнекләр җыючы коллекционерлар тагын бармы икән?
- Саба районында Гәүһәрия ханымның коллекциясе барлыгын беләм, аның чәйнекләрен барып карыйсым килә. Казанда яшәүче Ирина ханым бары тик коллекцион кечкенә чәйнекләр җыя. Ул моннан берничә ел элек Европадан чәйнекләр кайтартып сата иде, аның белән шулай таныштык. Югары Осландагы “Волжская Новь” газетасының элеккеге баш мөхәррире Римма Троицкая белән дә чәйнекләр таныштырды, аның фатирда 150ләп чәйнек бар. Ул бик кызыклы шәхес. Аңа быел 80 яшь тулды, әле дә Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатларын эзләү экспедицияләренә йөри, “Безнең хәтер музее”н ачкан. Шулай ук махсус хәрби операциядәге солдатларга да ярдәм итәргә өлгерә. Сыйныфташым Эльмира да чәйнекләр җыя. Музей ачсаң, бөтен чәйнегемне дә сиңа бирәм, ди.
- Әллә чәйнекләр музее ачу нияте бармы?
- Андый хыял юк түгел. Шуның кадәр матурлыкны халыкка күрсәтүнең берәр ысулын табарга иде дип йөрим. Аллаһ теләсә, пенсиягә чыккач керешермен дип торам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар