16+

Марат Әхмәтов: «Нурлат районының туган телләрне саклау тәҗрибәсен башка муниципалитетларга да тарату мөһим»

Марат Әхмәтов Нурлат районында муниципалитетның республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.

Марат Әхмәтов: «Нурлат районының туган телләрне саклау тәҗрибәсен башка муниципалитетларга да тарату мөһим»

Марат Әхмәтов Нурлат районында муниципалитетның республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе  рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Марат Әхмәтов муниципалитетның республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.

Марат Әхмәтов иң элек Егоркино авылындагы урта мәктәптә булды. Авыл районда иң борынгыларның берсе, аңа 145 ел. Мәктәптә белем рус телендә бирелә, туган тел буларак чуаш телен  өйрәнәләр. Хәзерге вакытта мәктәптә 16 укытучы җитәкчелегендә 55 бала белем ала.

Нурлат районында республикада иң күп санда чувашлар яши, халыкның дүрттән бер өлеше, 13 меңгә якын кеше. «Барлык 55 бала да чуваш телен өйрәнә, – дип белдерде мәктәп директоры Екатерина Киргизова. – Балаларга тел һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү бик ошый. Дәреслекләрдән,  әби-бабайлар сөйләгәннәрдән ата-бабаларыбызның нәрсә белән шөгыльләнүе һәм нинди гореф-гадәтләр булганлыгы турында беләләр. Соңгы елларда безнең мәктәпкә чуаш телендә бик күп матур әдәбият кайтты. Китаплар укучыларны җәлеп итә. Барлык басмалар ике телдә – рус һәм чуваш телләрендә».

Шулай ук, директор әйтүенчә, туган телне һәм мәдәниятне балалар башка чыганаклардан  да өйрәнә. «Мәктәптә электрон интерактив җиһазлар, аерым алганда, балалар өчен күп уеннар кертелгән интерактив такта бар, – диде  Екатерина Кыргызова. – Балаларга чуаш теле җиңел бирелә. Аны рус телле балалар да өйрәнә, чөнки күп кенә гаиләләрдә балалар чуаш телендә сөйләшми. Бу, мөгаен, төп проблемадыр. Әмма балалар үзләренең туган телләрен, үз халкының телен өйрәнү белән кызыксыналар».

Марат Әхмәтовка мәктәп театрының чуаш телендә куелышын күрсәттеләр, ул мәктәп музеен һәм китапханәсен карады. Марат Әхмәтов чуаш телен өйрәнү өчен әдәбият җитәрлекме дип кызыксынды. «Китапханәнең китап фонды – 8 мең данә. Әдәбиятның 10% ы  чуаш телендә. Узган ел тагын 400 китап алдык», –  диде мәктәп директоры.

«Гаҗәеп кызыксынучан коллектив, балалар туган телләрен мавыгып өйрәнәләр, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышалар», – дип белдерде Марат Әхмәтов һәм әлеге мәктәптә чуаш телен өйрәнү буенча район күләмендә үзәк төзергә тәкъдим итте. «Монда 100 километр радиуста, күрше районнарны да кертеп, Кама аръягы зонасында 50 меңнән артык чуваш яши. Егоркино мәктәбендә чуаш телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча инновацион методик үзәк төзергә кирәк. Күршеләр килеп тәҗрибә уртаклашсын өчен учреждениене яңа методик материал белән тәэмин итәргә кирәк», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов Советлар Союзы Герое М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә  дә булды. Мәгариф учреждениесе 2006 елның августында ачылган, ә 2015 елда аңа шушы районда туган Советлар Союзы Герое Михаил Сергеевич Сергеев исеме бирелгән. Бүгенге көндә биредә 700 гә якын укучы рус һәм татар телләрендә белем ала. Биредә Марат Әхмәтов театр тамашачысы булды, шулай ук түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән танышты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Нурлатның «Алсу» балалар бакчасында булды, анда уку татар телендә алып барыла. Быел учреждение, билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итеп һәм яклап, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу конкурсында җиңүче булган. Аларның эш нәтиҗәлелеген эксперт комиссиясе бәяләгән.

2013 елдан мондый грантларны республиканың 258 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе алган. Грантның күләме – 500 мең сум, ул билингваль белем бирүне алга таба үстерүгә, балалар мәйданчыкларын җиһазландыруга һәм татар һәм рус телләрен өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелә.

Район җитәкчелеге һәм активы белән узган утырышта Нурлат мәгариф учреждениеләренең туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

«Шәһәр шәһәр инде ул,  Нурлатта мохит нигездә рус телендә, әмма шул ук вакытта укытучылар да, укучылар да саф татар телендә иркен аралашалар, укыйлар, түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, – дип басым ясады Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Балаларның туган телләрендә шулай иркен аралаша алуына гаҗәпләндем. Балалар бакчасында үз көчләре белән күп кенә методик тәкъдимнәр эшләнгән. Туган телне саклау буенча балалар бакчасы һәм гимназия тәҗрибәсен күрше районнарга да таратырга тәкъдим итәргә була. Туган телләрне саклау, бу территориядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, бердәмлеген саклау буенча да эшләрнең торышыннан  канәгать. Бу мәсьәләләр муниципаль хакимиятнең даими игътибарында, ә мәгариф учреждениеләре моның белән җаваплы һәм нәтиҗәле шөгыльләнә».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading