Быел Татарстанда тимер юлда 32 кеше имгәнгән, шуларның 26сы һәлак булган.
Араларында тимер юлда иминлек чараларына “бармак аша” карау аркасында зыян күргән балалар да бар. 2025 елда шул рәвешле 4 үсмернең гомере өзелгән, тагын 2се исән калган.
Якыная барган поезд алдыннан тимер юлны кичү, юлны кыскартырга омтылып, үз гомерләрен куркыныч астына кую, колакчыннар һәм капюшон киеп тимер юл буеннан тиешле араны сакламыйча бару, матур фотолар ясарга дип тимер юлга чыгу, үз батырлыгын күрсәтергә теләп, поезд вагоны өстенә менү яки вагонга тагылып бару... Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин тимер юлның хәтәрлеген тиешенчә бәяләмәгән өлкәннәр һәм уеннан уймак чыгарырга яратучы балалар турында сөйләде. Һәр бәхетсезлек очрагы бер-берсенә охшамаган, сәбәпләре дә төрле. Әмма һәркайсының ахыры аянычлы тәмамланган.
- Тимер юлда балалар зыян күргән очракларда ике элементны аерып чыгарырга мөмкин. Беренчесе – тимер юл янында булу һәм тимер юл инфраструктурасыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү. Икенчесе – ата-аналарның балаларына күз-колак булмавы, - дип билгеләп үтте Евгений Ананьин.
Быел балалар катнашында тимер юлда булган кайбер бәхетсезлек очракларына тукталыйк әле.
Беренче очрак ел башында ук – гыйнвар аенда була. Дәрвишләр бистәсе станциясендә бертуган ике бала һәлак булган. Алар караңгы төшкәннән соң станциядән торак массивка таба юл тоткан була һәм ни сәбәпледер поезд составы каршына чыга. Машинист аларны 100 метр кала гына күреп алган. Ул кискен рәвештә тормозга басса да, балалар гомерләрен саклап калып булмаган. Тизлек җыеп барган һәм зур авырлыкка ия составның тормоз юлы 1,5 километрга кадәр тәшкил итә.
Икенче очракта Аракчино станциясендә малай вагон түбәсенә күтәрелә. Дуслары моның куркыныч булуын әйтеп тора. Әмма ул үз батырлыгын күрсәтү максатыннан бу адымга бара һәм электр тогы йөкләнешенә эләгә. 27,5 мең вольтка ия электр көче исән калу мөмкинлеге калдырмый.
Кукмарада моңа охшаш тагын бер хәл күзәтелә. Үсмерләр матур фото ясау өчен вагон өстенә күтәрелә. Бу гамәл берсенең гомерен өзә, икенчесе җәрәхәтләр ала. Алдан менгән егет шунда ук һәлак була, икенчесе – астарак калып, шартлау дулкыны белән читкә алып ташлана.
Тагын бер хәл: Казанда ике кыз күпер астында тимер юл, кояш баю фонында селфи ясарга тели. Шул вакытта поезд килә. Кызларның берсе югалып калмыйча, икенчесен тартып чыгарырга өлгерә. Бәхеткә поезд кызны аз гына эләктереп үтеп, ул исән калган. Яшәү һәм үлем арасында берничә секунд хәлиткеч була.
Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары сүзләренчә, бу очракларның һәркайсын кисәтеп булыр иде. Аларның нигезендә әти-әниләрнең игътибарсызлыгы, балаларының кайда йөрүләрен, нинди фотолар төшерүен контрольдә тотмау ята. Гадәттә бит бәхетсезлек очрагы кинәт кенә килеп чыкмый. Куркынычлылык дәрәҗәсе акрынлап үсеш ала: башта балалар тимер юл янында ерактанрак фотога төшә. Соңрак хәвефсезлек чаралары онытыла, ди Евгений Ананьин. Ә кайчак өлкәннәр үзләре үк начар үрнәк күрсәтә. Балаларга шул җитә кала.
- Тугыз ел эшләвем дәверендә тимер юлда хәвеф-хәтәрләр санын 64 очрактан 30га кадәр киметүгә ирештек. Безнең территориаль идарә кысаларында гына 64 кеше гомере һәм сәламәтлеге куркыныч астына куела иде. Бүген без 30га җиттек. Күпме бу, азмы? Күп. Һәр кеше гомере – бәһасез. Моңа статистика күзлегеннән генә карарга ярамый. Бу сан ноль булырга тиеш. Без шуңа таба барырга тиеш, - ди Евгений Ананьин.
Шуны истә тотыйк: тимер юл хаталарны кичерми. Үз гомереңне беренче урынга куярга өйрәнергә вакыт. Берничә минутны янга калдырам, араны кыскартам, матур фото төшерәм, дип куркынычсызлык чараларын онытырга ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар