16+

«Милләтне, татар журналистикасының нигезен саклап калучы шәхес иде...»: Мөнир Әһлиуллин вафат

Татар журналистикасы зур югалту кичерә. Каләмдәшебез, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Габдулла улы Әһлиуллин бакыйлыкка күчте.

«Милләтне, татар журналистикасының нигезен саклап калучы шәхес иде...»: Мөнир Әһлиуллин вафат

Татар журналистикасы зур югалту кичерә. Каләмдәшебез, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Габдулла улы Әһлиуллин бакыйлыкка күчте.

Мөнир Габдулла улы 1940 елның 27 сентябрендә Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. Казан дәүләт университетын, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Мәскәү Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1960 елдан Кама Тамагы районында чыга торган «Кызыл байрак» газетасында бүлек мөдире, 1963 елдан Лениногорск телевидение студиясендә мөхәррир, 1968 елдан ТАССР Министрлар советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире. 1969 елдан «Кызыл таң» газетасында бүлек мөдире (Уфа шәһәре), 1973–1996 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында: хәбәрче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1990 елдан баш мөхәррир. 1997 елдан Татарстан китап нәшриятында директор урынбасары, 1999–2003 елларда «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары, 2005–2007 елларда «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. Татарстан Республикасы халык депутаты (1990–1995).

Гомере буе журналистлар дип яшәде 
Каләмдәшебез Мөнир Габдулла улы Әһлиуллин татар журналистикасына тирән эз калдырган шәхес. Мөнир Габдулла улы белән бер чорда эшләгән кешеләр аның оештыру сәләтенең көчле булуыннан тыш, татар матбугатын саклап калуын, озак еллар журналистика өлкәсендә эшләгән каләмдәшләре өчен бихисап эшләр башкаруын әйтә. 

Габделбәр Ризванов 1972 елдан бирле “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче кеше буларак ул аны яхшы белә. 
- Бик туры сүзле кеше иде. Кемнең кем булуына карамастан, үз сүзен әйтә белде. Болгавыр елларда “Ватаным Татарстан” газетасын саклап калуда бик зур эшләр башкарды. Минтимер Шәрипович – республикабыз җитәкчесе, ул кайда чыгыш ясый, Мөнир Габдуллович шунда бара. Минтимер Шәрипович белән күрешә, ябылу куркынычы янаган газета турында аның фикерен әйттерә. Ахыр чиктә Минтимер Шәрипович «борчылма, ул татарның беренче газетасы, саклап калачакбыз», ди. Бу вакытта “Социалистик Татарстан”га алмашка дип “Татарстан хәбәрләре” газетасы оешкан, күп кенә журналистлар шунда эшкә күчкән чорлар. Ә Мөнир Әһлиуллин, редактор итеп куябыз дисәләр дә, анда китми, газетасын яшәтү өчен тырыша. Мин аны милләтне, татар журналистикасының нигезен саклап калучы шәхес, дип әйтер идем. Газетаның исеме “Ватаным Татарстан” дип ул җитәкчелек иткән елларда үзгәртелде. Район җитәкчеләре, колхоз рәисләре белән яхшы мөнәсәбәттә булды, алар да редакциягә авыр чакта ярдәм итеп тордылар. 

Камил Сәгъдәтшин Мөнир Әһлиуллинның хезммәттәше генә түгел, күршесе дә. 
- Ул гомере буе журналистикада эшләүчеләргә гел ярдәм итүдә булды. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, Журналистлар берлегендә өлкәннәргә шифаханәләргә җибәрүне кайгыртты. Бик актив кеше иде. Дәүләт Советы депутаты буларак та бик күп эшләр башкарды. Мин аны күрше буларак та беләм. Без аның белән бик озак еллар аралашып яшәдек. Гомер бергә узды, балалар бергә үсте. Роза апа бик ачык кеше. Хәл-әхвәлләрне бергә белешеп гомер иттек. Бакчада эшләргә бик яратты, җир кешесе булды. Кешеләр белән аралашырга яратты. 

Азат Гаязов – “Шәһри Казан” газетасының беренче верстальщикларыннан – аның яңалыкларны бик тиз үзләштерергә омтылуын искәртә. 
- Татар газета-журналлары арасында компьютерда эшләүгә иң беренче булып “Шәһри Казан” газетасы күчте, 1994 елның июнь аенда газетаны макетка салуны компьютерда эшли башладык. Ярты елдан соң Мөнир Әһлиуллин мине үз янына чакырып, “Шәһри Казан” газетасының ничек компьютерда эшләве белән кызыксынды. Ул вакытта алар компьютерда текстлар гына җыя башлаган иде, газетаны үзләре макетка салмыйлар, типография белән эшләгән вакытлары. Редакциягә кирәкле бөтен техникаларны алырга, “Шәһри Казан” газетасы тәҗрибәсен үзләренә кертүемне сорады. Компьютерда эшләргә кешеләр туплап, редакцияне заманча эшләргә күчергән кеше ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading