16+

Берәү 30 миллион сум акчасыннан колак каккан

«Ялгыш күчерелгән акча», сим-бокслар, ялган сайтлар - мошенниклар йокламый.

Берәү 30 миллион сум акчасыннан колак каккан

«Ялгыш күчерелгән акча», сим-бокслар, ялган сайтлар - мошенниклар йокламый.

Берәү 30 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Кешенең Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына ия булу мошенникларның беренче чираттагы максаты булып кала. Быел Татарстанда кибермошенниклык һәм счетлардан акча урлау белән бәйле 13 меңнән артык җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүчеләр азрак булсын өчен әлеге эшкә эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, банклар һәм башка күп кенә ведомстволар кушыла.

Иң популяр «ятьмәләр»
10 ай эчендә Татарстанда мошенниклык буенча 10 меңнән артык җинаять эше кузгатылган.
Банкларның оператив рәвештә эш итүе аркасында, банк карталарын вакытында блокировкалау ярдәмендә россиялеләрнең миллионлаган акчаларын коткарып кала алганнар. Шуңа да карамастан, кырыгалдарларның гамәлләреннән килгән зыян суммалары миллиардлар белән исәпләнә. 

— Август аенда телефон элемтәсе һәм интернет кулланып кылынган мошенниклык очраклары саны кимүе билгеләп үтелде, әмма сентябрьдән октябрьгә кадәр кинәт кенә үсеш булды. Августта мошенниклык турында – 866, 203е – банк карталарыннан урлау фактлары буенча җинаять эше ачылган. Сентябрьдә мошенниклык – 903, карталардан акча урлау буенча 262 җинаять эше кузгатылган. Октябрьдә җинаятьләр саны тагын да артты: 1046 - мошенниклык һәм 255 е - банк карталарыннан урлаулар белән бәйле җинаять эшләре ачылды, - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның 10 аенда Татарстанда мошенниклык турында 10 620 һәм банк карталарыннан акча урлау турында 2 521 җинаять эше кузгатылган.

Популяр мессенджерларның эшен чикләүгә карамастан, мошенниклар җинаятьләр кылу өчен яңа ысуллар һәм яңа мөмкинлекләр уйлап таба. Әле күптән түгел генә кулланыла башлаган МАХ мессенджеры аша да шалтырата алалар, ләкин бу очракта алар шунда ук фаш ителәчәк. Шуңа күрә аферистлар еш кына башка кушымталарда аралашуны дәвам итәргә тырыша, дип кисәтте Рәдис Йосыпов.

Ноябрь һәм декабрь – арзан бәядән генә товар сатып алулар (распродажа) вакыты һәм шул ук вакытта мошенниклар да активлаша. «Кара җомга», яки Яңа ел алды акцияләре вакытында иң мөһиме-башыңны югалтмау һәм артык кызыктыргыч тәкъдимнәргә шаккатып калмау.
Танылган кибетләрнең һәм брендларның күчереп ясалган сайтлары аның чынына бик охшаган, әмма аларның домен исемнәре бераз башкача күренә, рәсмиләштерү дә гадирәк башкарылырга мөмкин. Шулай булгач, шикле хәбәрләр алганда һәрвакытта да тикшерелгән каналлар аша кибеткә рәсми ярдәмгә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

— Кайчак социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 90 процентка кадәр ташламалы товарлар тәкъдим итүче реклама барлыкка килә, — Рәдис Йосыпов. — Еш кына мондый "кибетләр" нибары берничә көн генә яши, кызыксынган кеше алар белән элемтәгә керә, тегеләре: «товар берничә данә, шундый кызыктыргыч бәяне кулдан ычкындырмас өчен тиз арада акча күчерүне сорыйлар», һәм акча алганнан соң ук юкка чыгалар.

- Браузерда сайтның адрес юлын һәрвакыт җентекләп тикшерегез. Кибет атамасында хаталар булмавына инаныгыз (адрес https://белән башланырга тиеш). Әгәр товар сатучы акчаны турыдан-туры аның шәхси картасына яки электрон янчыгына күчерергә сораса-бу мошенниклыкның йөз процент билгесе диярлек. Юридик күзлектән мондый күчерү акчаларны ирекле тапшыру булып тора һәм аны дәгъвалау бик кыен булачак. Сайтның сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Грамматик хаталар, Түбән сыйфатлы сурәтләр булу, шулай ук компаниянең реквизитлары (ИНН, ОГРН), физик адресы булмау сагайтырга тиеш.

Әле шушы көннәрдә генә Казан циркындагы тамашаларга ике-өчләтә арттырылган бәядән сатучы ялган сайтлар барлыгы турында билгеле булды. Ул күрше төбәкләрнең берсендә рәсмиләштерелгән. Аннан сатып алынган электрон билетлар буенча үтеп булмый икән. 

— Көзнең тагын бер схемасы, —дип дәвам итте ул, — "ялгыш күчерелгән акча" – россиялеләргә билгеле бер сумманы кире кайтару үтенече белән язылган хатлар килә. Әйтик, кешегә чит номердан бер-ике мең акча килә, шунда да аны кире кайтару турында языла. Моның өчен билгеле бер сылтама һәм QR-код җибәрелә, шулай ук хәбәрдә "ВСУга ярдәм иткән өчен рәхмәт" дип язылган булырга мөмкин, шуннан соң мошенниклар потенциаль корбаннарны янәсе каршы як армиясенә ярдәм иткән өчен ФСБга мөрәҗәгать итү белән яный башлый.

—Бу схема күчерелгән акчаларны шактый зур күләмдә кире кайтаруга (сезгә бер-ике мең күчерелсә, мошенниклар 200-300 меңләтә кире кайтаруны) яки аларны "имин" счетларга күчерүдән гыйбарәт, - дип аңлатты эксперт.

Сим-бокслар
Россиядә барлыгы 56 кеше үз исеменә миллионнан артык телефон номерын теркәгән. 
ТР Прокуратурасының тикшерү, сорау алу һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең сорау алу һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев искәрткәнчә, Россиядә быелның апреленнән виртуаль автоматик телефон станцияләре (АТМ) һәм сим-боксларның яңа эш шартлары гамәлдә.

Хәзер АТМ һәм сим-боксларны законсыз файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы гамәлдә, ә законлы рәвештә шалтыратулар ясау өчен элемтә операторы белән килешү, мәгълүматларны һәм максатларны ачу, шулай ук җиһазларны урнаштыру адреслары турында килешү кирәк.

Хокук саклау органнары, шалтыратуларның законсыз ысулларын ачыклау хокукын алгач, масштаблы тикшерүләр уздырган, алар кысаларында ике меңнән артык сим-Бокс һәм 500 меңнән артык сим-карта алынган, алар аша тәүлегенә россиялеләргә 20 миллионга кадәр мошенник һөҗүм ясалган.
Нәкъ менә шушы чаралар кысаларында барлыгы 56 кешегә миллионнан артык номер рәсмиләштерелгәнлеге ачыкланган.

— Безнең төп бурыч-сим-боксларны ачыклау һәм сим-картаны сатуны контрольдә тоту. Быел Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оператив бүлекчәләре тарафыннан 74 сим-Бокс һәм 13 меңнән артык сим-карта тартып алынган.  Чаллыда яшәүче ике кешегә карата сим-бокслар кулланган өчен җинаять эше ачылган. Аларның өйләрендә тентү уздырганнар, хәзер тикшерү бара, - диде прокурор.

Бер тәүлек эчендә Татарстанда 5-10 кеше мошенниклар корбанына әверелә, бер очрак буенча килгән зыянның күләме 30 миллион сум акчага җиткән.
— Кибермошенникларның корбаннарының төп характеристикалры-  республиканың эре шәһәрләрендә яшәүчеләр. 25 яшьтән 44 яшькә кадәрге урта белемле эшләүче хатын-кыз. Ә үз сим-карталарын мошенникларга сатучы дропперларның  портретына килсәк, 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге егет, – дип сөйләде Михаил Желаев.

Банклар
+77 белән башланган телефон номерыннан шалтыратканда трубканы алмаска кирәк - нәкъ менә шундый код буенча мошенниклар ешрак шалтырата. Бу хакта Россия Банкы – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде.
Мондый шалтыратулар еш кына виртуаль автоматик телефон станцияләре (АТС) һәм сим-бокслар ярдәмендә башкарыла. 

— Банклар тиз түләүләр системасы буенча зур суммаларга күчерүләрне күзәтеп торачак. Клиент ким дигәндә ярты ел дәвамында "таныш булмаган" кешегә шартлы рәвештә 200 мең сумнан башлап бернинди акча күчермәгән икән, бу инде шик тудыра. Тагын бер мөһим шарт шунда ки, бу күчерү алдыннан СБП аша үз-үзенә күчерү бара. Бу шикле операция булып саналачак.

— Әгәр сез мошенниклар ятьмәсенә эләксәгез, бу хакта, барлык мәгълүматлар системага эләксен өчен, һичшиксез үзегезнең акчагыз сакланган банкка хәбәр итәргә кирәк. 1 октябрьдән мошенниклык турында гаризалар бирү процедурасын гадиләштерә торган закон эшли башлады. Эре банклар үзләренең мобиль кушымталарына клиентларга мошенниклар күчерү турында оператив белдерергә мөмкинлек бирә торган функция өстәгәннәр, – ди Нурания ханым. — 1 августтан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар әти-әниләренең ризалыгыннан башка банк счетын ача алмый-бу мошенникларга банк карталарын сатуны булдырмау һәм яшүсмерләрне дропперларга җәлеп итү өчен эшләнгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading