Хезмәт хакына караганда, азык-төлеккә бәяләр тизрәк үсә.
Росстат мәгълүматлары буенча, россиялеләр үз керемнәренең 39 процентын ашауга сарыф итә. Мондый күрсәткеч (39,1 процент) безнең илдә кризислы 2008 елда күзәтелгән булган. Гәрчә, финанс экспертлары исәпләүләре буенча, ризыкка гаилә бюджетыннан 25 проценттан да артык китәргә тиеш түгел. Хезмәт хакы кечкенә булуданмы бу, әллә продуктларның артык кыйммәтләнүе аркасындамы?
Казанда яшәүче дүрт кешелек Сәлимовлар гаиләсенең ашауга аена 60 мең акчасы китә. “Бу гаилә бюджетының – 40 проценты дияргә була. Көн дә кулланыла торган сөт ризыклары бик кыйммәтләнде. Икмәк бәясе дә арзан дип әйтеп булмый. Деликатеслар сатып алу турында уйлаган да юк. Гап-гади ризыкларга 60 мең сум акча тотыла”, – ди хуҗабикә Гүзәлия.
Гаязовларның азык-төлеккә гаилә бюджетының 60 проценты тотыла. “Без тәмле ашарга яратабыз. Бер кергәндә 2,5 мең сумлык товар алына. Әле шул ук көнне ирем дә тәмле ризыклар күтәреп кайтырга мөмкин. Балалар баллы әйберләр яраталар. Кибеткә кергән саен алары да алына. Бала сорагач, акчаны жәлләмибез”, – ди Ләйсәнә Гаязова.
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов продуктларга чыгымнарның артуын тотрыклы югары азык-төлек инфляциясе һәм гражданнарның төп категориясенең шәхси керемнәре җитәрлек дәрәҗәдә тиз үсмәве белән бәйләп аңлата.
– Статистика мәгълүматларына күз салсак, 2025 елда ит ризыклары бәяләре үскән, аерым алганда, сыер ите – 19, сарык ите 15 процентка кыйммәтләнгән. Ә сөт ризыклары 15 процентка арткан. Шул ук вакытта йомыркага бәя 20 процентка, шикәр комына 6 процентка, шулай ук макарон, ярманың күп төрләренә бәя төшкән. Шулай итеп Үзәк Банк күрсәткечләре буенча уртача азык-төлек инфляциясе 5,2 процент тәшкил иткән. Ә номиналь хезмәт хакы узган ел 8,9-9,0 проценттан 14 процентка үскән (номиналь хезмәт хакы ул – башкарылган эшләр күләме яки килешү нигезендә эшләнгән вакыт өчен салымнарны исәпләмичә (мәсәлән, НДФЛ) һәм инфляцияне исәпкә алмыйча хезмәткәргә исәпләнгән сумма. – Ред.). Уртача реаль хезмәт хакы 4,5 процентка артты дип саналса да, кайбер продуктларга бәянең (ит, сөткә) чынлыкта хезмәт хакы үсешеннән узып китүен күрәбез. 2026 елда азык-төлеккә бәя 10-15 процентка үсәр дип фаразлана. Һәр кешенең айлык кереме төрлечә. Керем әз булган саен, азык-төлек алуга аның 25-35 проценты китәргә мөмкин. Бездә инде иң аз керемлеләр –бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, пенсионерлар, студентлар. Шуңа азык-төлек инфляциясе бу категориядә иң зуры. Хөкүмәт бәяләр үсүен туктату сәясәтенә күчмәсә, аеруча торак-коммуналь тарифлары, энергия ресурсларына, инфляция алга таба да дәвам итәчәк”, – ди ул.
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгеч Фәнис Хөсәенов сүзләренчә, гаилә бюджетының 40 проценты ашауга китү, беренче чиратта, даими чыгымнарга акчаны оптималь рәвештә сарыф итә белмәү аркасында шулай килеп чыга.
– Без финанс грамоталылыгы дәресләрендә гаилә бюджеты чыгымнарынының тәкъдим ителә торган параметрлары белән таныштырабыз. Чынлап та, бюджетның 20 проценты – азык-төлеккә; коммуналь түләүләр, интернет, телефон, юл чыгымнарына шулай ук 20 процент; ә кредитка 30 проценттан артмаска тиеш, – ди ул. – Ил халкы керемнәренең 39 процентын ашауга тота дигән фикер белән килешәм. Әмма бу, минем уемча, даими чыгымнарга акчаны оптималь рәвештә сарыф итә белмәү. Кибеткә керәләр дә рәттән нәрсә бар, шуны сатып алалар. Сатып алуны контрольдә тота белмиләр. Соңыннан ник алдым диләр. Монда сүз пенсионерлар, аз керемлеләр турында бармый. Аннары яшьләр нихәтле эшлиләр, шуның кадәр сарыф итәргә өйрәнделәр. Алар гел шулай булыр дип уйлый, чөнки илдә соңгы кризис чагыштырмача күптән булды, аның нәрсә икәнен оныттылар.
Социаль челтәрдә газета укучыларыбыз арасында уздырган сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 55 проценты ашауга гаилә бюджетының 40 процентын тота булып чыкты.
11 проценты – бюджетның 20 проценттан әзрәге
14 проценты – 20-25 процентын
20 проценты – 30 процентын
55 проценты – 40 процентын
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар