«Яшәү яме» өлкәннәргә яшәү сулышы бирә.
«Жизнелюб – Яшәү яме» Казан шәһәрендә 2016 елның 1 декабрендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән барлыкка килә. Тугыз ел дәвамында өлкән яшьтәге казанлылар әлеге проектны шулкадәр яратып өлгерә. Кем белән генә сөйләшмә, барысы да Казан түрәләренә рәхмәт белдерә.
«Яшәү яме» кемнәр өчен?
«Яшәү яме» лаеклы ялдагы кешеләр өчен бушлай төрле түгәрәкләргә йөрергә мөмкинлек бирүче проект. Ул шәһәрнең 91 мәйданчыгында – мәдәният йортларында, китапханәләрдә, муниципаль спорт оешмаларында, җәйге чорда паркларда, аланнарда һәм елга ярлары буйларында уза. 55 яшьтән узган һәркем вокал, эстрада, халык һәм заманча биюләр, рәсем сәнгате, скандинавия йөреше, театр серләре, декоратив бизәү сәнгате, мобиль ликбез, фитнес һәм башка төр юнәлешләрдә шөгыльләнә ала. Алтын көз яшенә керүчеләр тормыштан ямь табып, үз осталыкларын һәм алган күнекмәләрен шәһәр бәйрәмнәрендә һәм зур чараларда күрсәтәләр.
«Яшәү яме» өлкән яшьтәге казанлылар өчен бик популяр проект. Аның популярлыгы елдан-ел арта бара. 2024 елда, мәсәлән, Казан пенсионерлары 1,7 меңнән артык чарада катнашкан, 623 меңнән артык кеше буш вакытларын күңелле итеп уздыра алган. Шуның 1,6 меңе 2024 елда беренче тапкыр әлеге чараларда катнаша башлаган.
«Ишеткәч барасы килде»
Казан шәһәре башлыгы өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсус проектлар булдырырга кирәк дигән фикер белән чыкканнан соң, матбугат чараларында, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүматлар тарала башлый. Казан шәһәрендә яшәүче Илсөяр ханым Каюмова интернетта утырганда башкалада «Яшәү яме» өлкәннәр клублары оешуын белеп ала. Ә ул яши торган йорт «Юность» мәдәният учагы янында ук. Клубка төрле чараларга кереп, чыгып йөриләр. Авиатөзелеш районында да мондый урыннар бармы, безгә кемгә мөрәҗәгать итәргә дип соравын язып җибәрә. Телефон номерын күрсәтеп җавап килеп төшә. Үз йортларыннан кул сузымында гына булган «Юность» клубының телефоны булып чыга. Илсөяр ханымны клубка чакыралар. «Әйдәгез, бергәләп группа җыябыз, бездә әлегә андый төркемнәр юк, үзегезнең танышларыгызны алып килегез», – диләр. Гимнастика төркеме булдырып, лаеклы ялдагы алты кеше шунда йөри башлый. Акрынлап шулай төркемнәр туплана.
– Ул вакытта «Юность» клубының директоры Сергей Куприянов, урынбасары Азат Фазылҗанов иде. Алар безне шулкадәр җылы кабул иттеләр. Сергей Петрович татар җанлы рус кешесе. Икесе бергә безне шушы «Яшәү яме» дөньясына алып керделәр. Җылы мохит булдырдылар, аралашу тагын да җылырак барсын өчен, чаралардан соң безгә чәй табыннарына кадәр көйләделәр, – ди Илсөяр Каюмова. – Озак та тормый Сергей Петровичны үзе яши торган Вознесенье бистәсе клубына күчерделәр. Инде ничә еллар узды, безне күрсә, әле дә минекеләр, дип колач җәеп безнең белән аралаша.
Берәр елдан соң шәһәр күләмендә «Яшәү ямьнәренең» бәйрәмнәре була башлый. Гомерләре буе эшләп, лаеклы ялга чыкканнан соң нәрсә эшләргә белми аптырап калган буын өчен күк капусы ачылгандай була. Аралашу дәрьясы киңәя, төрле чараларда актив катнаша башлыйлар. «Гомерем буе төзелештә эшләдем, иртән чыгып киттем, кичен өйгә кайтып кердем. Мондый аралашуларны күргән булдымени?! Кайсысына өлгерәбез, барысына да барырга тырышабыз», – ди Илсөяр ханым.
Илсөяр ханым бүгенге көндә «Юность» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Яшәү яме» төркеменең сәламәтләндерү гимнастикасына, халык биюләре, заманча биюләр, театр төркемнәренә йөри. «Заманча ликбез»га йөреп, телефоннарда эшләү буенча яшьләрдән калышмый, бөтенесен дә белә.
– Безнең клуб шәһәр читендәрәк, халык аз яши торган урында. Шулай да бер түгәрәккә 10нан да ким килмибез. Ленин исемендәге мәдәният йортына халык күбрәк йөри. Безгә йөрүчеләрнең кайберсе Ленинга да барырга тырыша. Анда бер группада 30лап кеше килә. Мин дә йөрер идем, икесенә дә барырга вакыт җиткереп булмый, - дип көлә Илсөяр ханым.
«Яшәү яме» клубларда сентябрь аеннан майга кадәр мәдәният учакларында, спорт комплексларында узса, җәен проект паркларда гөрли. Мондый чараларда халыкның иге-чиге булмый, ди Илсөяр ханым.
Безнең белән бергә клубка 78 яшьлек Фәймә апа йөри. Мин аңа берничек тә «апа»дип дәшә алмыйм. Ул шулкадәр җитез ханым. Бер көнне тәүлек буе эшләп кайтты да, эштән кайтуга берүзе урманга барып гөмбә җыйды. Өченче яртыларда кайтты. Кичке алтыда Камал театры янында «Хәрәкәттә бәрәкәт» иде. Аның гөмбәдән кайтуын белгәч, бүген бармабыздыр, инде, дип куйдым. Син нәрсә, тагын бер атна көтәсе була, ничек биемичә калып була, төнлә булса да гөмбәне эшкәртәм, барабыз, диде. Казанның бер читеннән икенче читенә бергәләп барып, биюләр карап, биеп кайттык. Менә шундый янып яшәүче кешеләр җыела мондый чараларга, – ди 16 ел дәвамында Казан урамнары буйлап велосипедта элдерүче Илсөяр ханым.
Җырлап-биеп кенә ятмыйлар
«Яшәү көче бирүче җиребез ул безнең», – ди Рәмзия Латыйпова. – Лаеклы ялга чыкканнан соң икенче сулышыбыз ачылды. «Яшәү яме» барлыкка килгәч, актив өлкәннәр бер төркемгә тупландык. Өйдә кул кушырып утырасы килми, чыгып китеп, кешеләр белән аралашасыбыз килә. Шулкадәр рәхәт, хәрәкәт тә, бәрәкәт тә бирә торган җиребез бар.
Уенчык фабрикасында хезмәт юлын башлап, заманалар үзгәргәч заводка фрезеровщик булып эшкә урнашкан Рәмзия апа, лаеклы ялы якынлаша башлагач, эштән киткәч нәрсә эшләрбез инде, дип кайгыра, үземә нинди шөгыль табармын икән, дип уйлана. «Ул вакытта Ленин клубында хор төркеме бар иде. Җырлый белмәсәм дә, кеше саны булып булса да, шунда барыргамы әллә дигән чакларым да булды. Алланың рәхмәте, борчылуларымны Аллаһы Тәгалә ишеткән булса кирәк, лаеклы ялдагылар өчен клублар эшли башлады. Җырларга да, биергә дә, кул эшләренә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә, барысы да бар», – ди Рәмзия апа.
«Юность» белән Ленин исемендәге мәдәният үзәкләренә йөри. «Икесенә дә җитешергә тырышам», – дип көлә ул. Биюме, йогамы, скандинавия йөрешеме, берсен дә калдырасы килми аның. Шәһәр күләм төрле чараларда катнашып призлы урыннар ала. Якшәмбе көннәрендә эшләп килүче «Матур» клубын да калдырырга тырышмый. Җәен велосипедта йөрсә, кышын чаңгыда шуа. Ел әйләнәсе хәрәкәттә. «Өйдәге эшләр калып тора, чараларны калдыру юк, – дип көлә.
– Кайвакыт телефонга керәсең, озагырак утырсаң баш авырта. Ә хәрәкәтләнсәң, рәхәт. Җанга дәва бирүче рәхәт, мәшәкатьле тормышта яшибез. Күңелсезләнеп өйдә утырмыйбыз. Чыгып китәбез дә, дөньяны онытабыз, борчулар юкка чыга».
Бу өлкәннәр җырлап-биеп, үз рәхәтләре өчен генә йөри, дип уйлый күрмәгез. Алар волонтерлык эше белән дә шөгыльләнә. Республика күләм Ифтар ашына да Рәмзия ханым үзе теләп волонтер булып язылган. Илебезне саклаучы егетләргә дә ярдәм итәргә тырышалар. Картлар йортларында, интернатларда тәрбияләнүче кешеләрнең хәлләрен белеп, аларга концертлар куеп кайталар. «Яшәү яме» төркеме үз күңелләрендә булган рухи азыкны башкаларга да бирергә тырыша.
«Үзем дә өйрәтә алам»
Бу проект барлыгын ишетеп, 40 елдан артык балалар бакчасында эшләгән Әлфия Мингалиева «Юность» клубына килә. Аны директор урынбасары Азат Фазылҗанов кабул итә. «Ул минем телефонымны алып калды, бер-ике көн уздымы, дусларыгызны алып, очрашуга килегез, диде. Менә шулай бергәләп төрле чараларда катнашу бәхете елмайды. Концертлар куя, биюләр өйрәнергә керештек. Скандинавия йөрешенә дус хатыным чакырды. Оешкан вакытта өч кеше идек, хәзер 150дән арттык. Атнага өч тапкыр спортның әлеге төре белән шулкадәр яратып шөгыльләнәбез. Йөри башлавыма биш ел. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым. Соңгы вакытта ярышларда катнашмый башладым, чөнки үземне хөкемдар итеп куйдылар. Әлеге йөрешнең организм өчен файдасы шулкадәр зур. Көчкә-көчкә генә атлап йөрүчеләр килә, күнегүләрне авырлык белән ясыйлар, үз өсләрендә эшли торгач, рәхәтлек сизәләр. Бөтен кеше шулкадәр сөенеп йөри. Аллага шөкер, без монда үзебезне савыктыру өстендә дә эш алып барыбыз. Кайвакыт, үзем дә инструктор буларак килүчеләргә дәресләр алып барам», – ди Әлфия Мингалиева.
Бозлавык вакытында таеп егыла ул. Торып баса да, әгәр дә мин физик күнегүләр эшләмәгән, кулыма телефон тотып өйдә яткан булсам, берәр җиремне сындырган булыр идем, дип куя. 27 ел дәвамында бассейнга йөри. «Гел хәрәкәт кирәк, хәрәкәттә бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр. Мин моны үз мисалымнан чыгып әйтәм», – ди Әлфия ханым.




Комментарийлар