Җылы җәй һәм ел буе зарыгып көткән отпуск мизгелләре артта калды...
Янә офисларда, оешмаларда эш кайнап торган “казан”га чумарга һәм көн саен бер үк көн тәртибен башкарырга кирәк: иренеп кенә эшкә барырга, теләми генә эшләргә, арып-талып өйгә кайтырга.
Заманча медицина белешмә китапларында сез “отпусктан соң депрессия” яки “отпуск синдромы” кебек авыруны таба алмаячаксыз. Моңа карамастан, Россия халкының 50 проценттан артыгы ялдан соң күңел төшенкелегенең гомуми критерийларына эләгә торган симптомнар белән очраша. Әйтик, эшлисе килмәү, хәлсезлек, кәеф булмау...
Үзем дә, редакциябездәге күп кенә хезмәттәшләрем сыман, отпусктан соң эшлисе килмәү белән очрашкан кеше буларак, бу теманы төптәнрәк өйрәнергә булдым. Ни өчен шулай килеп чыга? Сәяхәт вә отпусктан соң гадәти тормышка ничек кире кайтырга? Еш сәяхәт итүче шәхесләр бу проблема белән очрашамы? Барысы да әлеге язмада.
Зөлфәт Зиннуров, шоумен:

-Гадәттә, гаилә белән елына бер мәртәбә булса да сәяхәт итәргә тырышабыз. Узган елны хатын белән генә Мисырга очтык, 2014 елдан бирле барган юк иде анда һәм Абхазиядә булдык. Кара, ике тапкыр барганбыз икән, бер генә түгел. Быел Дубайда, Алтайда булдым беренче тапкыр. Болай Тайландка, Кубага, Һиндыстанга сәяхәт иткән бар. Гаилә белән ял итәргә бару – сынау! Кешенең кем икәне шушында ачыклана. Фатирда ремонт эшләрен башкару белән бер бу: кемдер бер төрле тели, кемдер – башкачарак (көлә). “Ял итү” дигән исеме генә бар инде, балаларга да күз-колак булырга кирәк бит әле анда.
Елына бер булса да диңгезгә баруны, ял итүне сәламәтлеккә кирәк дип саныйм. Кыш көне авырмасыннар, иммунитетлары нык булсын өчен балаларны да чыныктырып кайтасың шунда. Минем, сүз уңаеннан, отпусктан соң күңел төшенкелеге булганы юк. Киресенчә, “исән-сау барып кайттык. Тагын барырга акча һәм көч тупларга кирәк”,– дип илһамланып кайтам.
Резедә Сәләхова, ТР атказанган артисты:

-Елына, ким дигәндә, ике тапкыр сәяхәт итәргә тырышабыз. Безнең эш белән бәйле рәвештә аннан да арттырып булмый, чөнки театрда ял җәй көне, сезон ябылгач кына. Шуңа күрә җәй көне гаилә белән диңгез ярына барабыз. Кыш көне исә дус кызым белән яңа матур гадәт кертеп җибәрдек – һәр ел саен үзебез өчен яңа ил ачабыз. Мисал өчен, нәкъ биш ел элек үземнең туган көнемне Парижда каршы алырга насыйп булды. Бу – минем бер хыялым иде, аны ирем Артемның рөхсәте, ярдәме нәтиҗәсендә дус кызым белән чынга ашырдык. Чехия, Франция, Италия, Греция, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия кебек илләрдә булганым бар. Сәяхәт итү физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итү, баеп кайту! Рухи яктан баю ул! Яңа мәгълүмат туплау, яңа мәдәният белән танышу, тормыш мәшәкатьләрен онытып, яңа хис-кичерешләргә чуму! Сәяхәт итү сәламәтлек өчен дә бик кирәк дип саныйм. Минем отпусктан соң депрессия була, дип әйтә алмыйм. Һәрнәрсәнең башы булган кебек азагы да бар. Эш сезонын башлап, тырышып эшләсәң, аның да ахыры килеп җитәчәк һәм яңадан ял чоры якынлашачак. Шуңа күңел төшенкелегенә бирелмим, сабыр гына эшлим дә, сабыр гына сәяхәт вакыты җиткәнен көтәм.
Гөлүсә Динюшева, реклама бүлеге мөдире:
- Елына кимендә 3-4 тапкыр сәяхәткә чыгарга тырышам. Бу мине бәхетле итә һәм алга таба нәтиҗәле эшкә этәрә. Беренче сәфәрләремне Төркиядән башладым. Бу илнең барлык юнәлешләрен диярлек әйләнеп чыктым. Аннары Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, шулай ук Европа илләренә сәфәр кылдым: Италия, Франция, Швейцария, Нидерландларда булдым. Бигрәк тә Италияне яраттым – һәм хәзер анда Рим, Венеция, Милан һәм Лигурия яр буйларыннан тыш башка яңа шәһәрләрне күрергә хыялланам.
Сәяхәтләр кыска вакыт эчендә кешене теләсә нинди курс һәм университетларга караганда яхшырак үстерә! Син бер кеше булып китәсең, ә икенче кеше булып кайтасың: яңа караш, яңа хис-кичерешләр, азатлык тойгысы белән. Юлда мин үземне күпкә бәхетлерәк хис итәм. Барлык мәшәкатьләр, статус, проблемалар өйдә кала... Элек сәяхәттән кире кайтканда күңел төшенкелеге була иде, тик хәзер барысы да башкача. Шунда ук яңа сәфәрне планлаштыра башлыйм, һәм бу тагын да илһамландыра. Өстәвенә, мин социаль челтәрләрдә тәэсирләрем белән уртаклашып барам, һәр сәяхәтне шул рәвешле саклап куям. Ә юлда мин йортны һәм якыннарымны сагынам –сәяхәтләрдә вакытта үз оямның, әйләнә-тирәмнең һәм эшемнең кадере тагын да арта.
Резеда Абдулина, психолог:
-Озак көтелгән ялдан яки сәяхәттән кайткач, җиңелчә сагыш һәм апатия хисе – нормаль һәм киң таралган күренеш. Бу халәт хәтта рәсми булмаган атамага да ия – “отпуск синдромы” яки “посттревел-блюз”. Ул әйләнә-тирәнең кискен алмашынуына психиканың табигый реакциясе.
Бу күренешнең мөмкин булган сәбәпләре мондыйрак:
1. Режимның кискен алмашуы. Безнең аңыбыз яшәешебезне “сәяхәт режимына” һәм “гадәти тормыш режимына” бүлә. Ялда баш мие башкача эшли, ул элеккеге вак-төяк проблемаларны оныта. Өйгә кайту исә кискен рәвештә эш һәм көнкүреш бурычларга кире кайту, дигән сүз. Мондый контраст когнитив диссонанс һәм эмоциональ дискомфорт тудыра.
2. Алдан матур итеп планлаштыру циклы. Без атналар-айлар буе сәяхәтне планлаштырабыз, яңа маршрутлар төзибез, хыялланабыз. Кире өебезгә кайткач, бу көчле уңай хис-кичерешләр чыганагы бетә, һәм аның урынында вакытлы бушлык барлыкка килә.
3. Дофамин дисбалансы. Сәяхәт – “яхшы кәеф гормоны”н актив эшләп чыгаруга тәэсир итүче яңалык һәм якты мизгелләр агымы. Гадәти тормышка кайткач, җиңелчә “ломка” белән охшаш халәт туарга мөмкин.
Нишләргә соң, гадәти режимга ничек кайтырга?
1. Беркайчан да сәяхәттән кайтып, икенче көнгә үк эшкә чыкмагыз. Бер генә тәүлек булса да өйдә торгыз, ияләшегез. Мисал өчен, фатирыгызны җыештырып алыгыз, сәяхәттән кайткан киемнәрегезне юыгыз, урнаштырыгыз. Бу вакыт чемоданнарны бушату өчен генә түгел, ә гадәти тормышка йомшак кына күчү өчен кирәк: йокыгызны туйдырыгыз, фикерләрегезне тәртипкә китерегез, продуктлар сатып алыгыз, таныш урыннар буйлап йөрегез, үзегезгә аз гына булса да бернәрсә дә эшләмәскә рөхсәт итегез.
2. Шунда ук яңа сәяхәт турында хыяллана башласагыз да була. Билетларны тиз арада сатып алу мәҗбүри түгел, ләкин яңа юнәлешләр белән илһамланырга, фото-видеолар карарга яки блоглар укырга киңәш итәм. Бу – бик яхшы терапия!
3. Рәхмәтле булыгыз. Шундый якты мизгелләрне тудыра алганыгыз өчен Аллаһы Тәгаләгә, үзегезгә рәхмәт әйтегез. Шулай ук сезнең гадәти тормышыгызда матур, рәхәт детальләргә игътибар итегез (уңайлы йорт, яраткан песи, дус-туганнарыгыз), алар өчен дә бит сез рәхмәтле була аласыз!
4. Тәэсирләрегез белән уртаклашырга онытмагыз. Дусларыгыз белән очрашыгыз һәм сәфәрегез турында сөйләшегез. Башкалар белән бүленгән хис-кичерешләр яктырак була һәм безнең белән озаграк вакытка кала.
P.S.: Шуны да онытмаска кирәк: сагыш 1-2 атна эчендә үтмәсә, даими апатиягә, борчуга яки күңел төшенкелеге, ягъни депрессиягә әйләнә икән, бу тирәнрәк проблема булырга мөмкин. Эштә “яну” белән очрашсагыз яисә тулаем тормыштан тәм тапмасагыз, белгечкә – психологка мөрәҗәгать итегез.
Комментарийлар