16+

Район башлыгы “базар”ны туздырып ташлаган

Рөхсәтсез сәүдәнең зыяны файдасыннан күбрәк.

Район башлыгы “базар”ны туздырып ташлаган

Рөхсәтсез сәүдәнең зыяны файдасыннан күбрәк.

Казанда быел рөхсәтсез сәүдә урыннарындагы 5 тонна товар тартып алынган. Әлеге продуктлар санитар күзәтүсез һәм сыйфат тикшерүе башкарылмыйча сатыла.

Ел башыннан рөхсәтсез сәүдә эшчәнлегенә каршы 200дән артык рейд үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 5 тоннадан артык товар конфискацияләнгән: яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, текстиль, сувенирлар, уенчыклар һәм башкалар. Урам сәүдәсе тәртипләрен бозган өчен инде 2 772 административ эш теркәлгән, шул исәптән физик затларга карата 2 665 беркетмә тутырылган.

Казан шәһәре Башкарма комитетының кулланучылар базары комитетында искәртүләренчә, рөхсәтсез базарлар казанлыларның иминлегенә турыдан-туры хәвеф тудыра. Санитар күзәтчелек һәм сыйфатны тикшерү юк, җәмәгатьчелек мохите пычратыла, хәрәкәт өчен киртә тудырыла – болар әле мәсьәләнең бер өлеше генә. Мондый “эшчәнлек” законлы кече бизнесны авыр хәлгә калдыра.

Рөхсәтсез базарлар еш кына халык агымы югары булган урыннарда барлыкка китерелә. Болар: метро станцияләре, җәмәгать транспорты тукталышлары тирәсе, йокы районнары. Сәүдә тәртипләрен бозуның иң күп очраклары Юлиус Фучик, Рихард Зорге, Декабристлар, Совет һәм Адоратский урамнарында, “Җиңү проспекты” метро станциясе, шулай ук Мәскәү базары янында ачыкланган.

Күптән түгел Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Альберт Салихов шәхсән үзе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы янында рөхсәтсез оештырылган базарны куып тараткан. Рөхсәтсез сәүдә үткәрүчеләрдән 120 килограмм балык продукциясе һәм коры җимешләр тартып алынган. Сәүдә башкарылган автомобиль штраф мәйданчыгына озатылган.

Сәүдә тәртипләрен үтәмәүчеләр Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 3.2 матдәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Продукция, өстәлләр, җиһазлар тартып алына һәм шәһәр кагыйдәләре нигезендә юк ителә.

Сәүдә тәртипләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр (икенче мәртәбә бозганда 4-5 мең сум), вазифаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр (икенче мәртәбә бозганда 40-50 мең сум), юридик затларга – 100 мең сумнан 250 мең сумга кадәр (икенче мәртәбә бозганда 1 миллион сумга кадәр) штраф салына.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading