16+

Россия-АСЕАН саммиты югары дәрәҗәдә үткәрелде

Дусларның елмаюы болытлы көнне дә яктырта

Дусларның елмаюы болытлы көнне дә яктырта

Казанда 17-19июньнәрдә Россия-АСЕАН саммиты булды. Әлеге халыкара чарада Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясенә (АСЕАН) кергән 11 ил катнашты. – Россия-АСЕАН саммиты Президент Владимир Путин җитәкчелегендә Россиянең дипломатик җиңүе ул. Казанда 2 ел элек БРИКС саммиты булган иде. Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 21 апрелендә Казанда Россия-АСЕАН саммитын үткәрү турындагы Указны имзалады. Владимир Путин үткәргән Филиппин, Малайзия һәм Сингапур җитәкчеләре белән очрашуларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан Рәисе үзе дә аерым очрашулар үткәрде. АСЕАН илләре хезмәттәшлеккә әзер. Вьетнам делегациясе иң зурысы иде, Вьетнамга туры авиарейс булдыру ниятләнелә. Лаос дәүләте Казан зоопаркына 2 фил бүләк итте. Делегацияләр Россия мәдәниятенә, кунакчыллыкка соклануларын белдерделәр. Дусларның елмаюлары болытлы көнне дә яктыртты. Россия Президенты ышанычын Татарстан лаеклы башкарып чыкты. Россия Президенты Владимир Путин үзе дә Казандагы саммитны мактады. Россия-АСЕАН саммиты Татарстан продукциясен тәкъдим итәргә уңай җирлек тудырды, – диде Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләгәнчә, АСЕАН илләре Премьер-министрларының хатыннары өчен Казан буенча экскурсия оештырылган. – Премьер-министрлар хатыннары чигү чигеп, чәк-чәк ясап һәм кыстыбый пешереп тә карадылар, Казан Кремлен бик ошаттылар. Камал театрында “Россия буйлап сәяхәт” концерт программасы күрсәтелде, татарча да җырлар башкарылды, – диде Ирада Әюпова. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры

Максим Денисов кунакханәләрнең, аэропортның һәм тимер юлның төгәл эшләгәнен әйтте. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов саммит көннәрендәге вакытлы кыенлыкларны аңлап кабул иткәннәре өчен казанлыларга рәхмәт әйтергә кушты. Бу Казанның, бөтен Татарстанның уртак тырышлыгы. Саммитны үткәрергә ышаныч белдергәннәре өчен Россия Президентына, федераль үзәккә, Росконгресска рәхмәт! Транспорт, хокук сакчылары, Казанның шәһәр хуҗалыгы тырышлык күрсәтте. АСЕАН илләреннән 600 кешелек делегацияләр килде. Эшлекле форумда 500 кеше катнашты. 19 июньдә әле кункханәләрдә 364 кеше калды, аларның яртысы Казандагы Сабан туйларында катнашыр, дип уйланыла. Россия Президенты Владимир Путин кунакларны үзе үк Сабан туенда катнашырга чакырды бит. Татарстанның Россияне лаеклы рәвештә дөньяга күрсәтә алуына сөенәбез, – диде Татарстан премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинетының аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading